Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сыерлар “карусель”гә киттеләр
23.04.2020

Сыерлар “карусель”гә киттеләр

Ий, замана… Оптимизация, ягъни чыгымнарны киметеп, керемнәрне арттыру өчен бер түбә астына җыю, малкайларга да килеп җитте. Узган атнада гөрләп эшләп торган фермалардан сыерларыбыз мегафермаларга китеп барды. Юк инде, җәяүләп түгел, аларны төяп алып киттеләр. Колхозлашкан еллардан бирле эшләп килгән Исәнбай мөгезле эре терлек фермалары бушап калды. Бервакытта да алдынгылыкны бирмәгән, республика күләмендә танылган сарыкчылык, дуңгызчылык фермалары таралганда, бу кадәр үк авыр түгел иде әле.

Абзарлар тулы сыерлар, таналар, бозаулар булгач, болынлыкларга таралып көтү йөргәч, күңел бу кадәр үк сыкрамаган иде. Фермаларда гына түгел, күңелдә бушлык… елыйсы килә. Кем белә, бәлки, малкайларның да, этә-төртә абзарлардан куып чыгарып, машиналарга төягәндә, күзләрендә яшь булгандыр. Кемнең туган җиреннән җиңел генә аерылганы бар?!

Сыерлар мегафермаларга “карусель”дә әйләнергә китте. Әйе, аларга, бәлки, анда яхшырак та булыр, сөтләре артыр! Заманча технология, чисталык, яктылык, витаминлы ризык.Акыл аңлый, йөрәк тыңламый шул. Авылның яртысын кисеп алып киттеләр сыман. Үле тынлык. Абзарларның тәрәз-ишекләреннән шомлы салкын җил генә йөри. Авылның җанлы, эш кайнаган бер мәйданы иде бу! Кем генә җитәкчелек итсә дә, сынатмаган, көнне-төнгә ялгап эшләгән, дистә, йөзләгән тонналар сөт савылган, хөкүмәткә озатылган урын бит ул! Аяк­ларына бот төбеннән резин итекләр киеп, ферма ишегалларындагы ерып чыкмаслык сазлыкны ерып, чиләкләп, бидоннар белән сөт ташып газап чиккән, әмма бер дә сыкранмаган, зарланмаган, ВДНХларда макталган, бүләкләнгән авылдашларымның эш урыны иде бит ул! Юк, бу гади сыер абзарлары гына түгел, монда кеше белән галиҗәнап хезмәт идарә итте! Монда ничә буын балалар эшнең авырлыгын, тәмен, яшәү ямен белеп үстеләр. Тереклек иясенә игътибарлы, мәрхәмәтле булырга өйрәнделәр, печән, юкә пиннеге әзерләү серләренә төшенделәр, силос, сенажның нәрсә икәнен белделәр. Эшләгән үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс, дигән халкыбыз мәкаленең мәгънәсен башка балаларга караганда иртәрәк аңладылар. Әниләренә ияреп, сыер савып үскән балалар авылда да, шәһәрләрдә дә сынатмыйлар. Алар — эш сөючән, алар — мактау­лы. Авылыбызда әбисе, әнисе, кызы, оныгы — динас­тия белән сыер савучылар да булды. Әйе, булды дип язу күңелле түгел. Әмма малкайлар белән бергә сыер савучы һөнәре дә китеп бара, тарихка күчә шул.
Авыл бит ул атлары, колыннары, сыерлары, бозаулары, кош-кортлары белән матур. Авылда, бары авылда гына таң әтәче уята, иртәнге томанга җылы сөт исе кушыла, чыбыркы шарт­лый, урамнардан горур атлап, сыерлар уза. Әле дә ярый шәхси хуҗалыкларда сыерлар, үгезләр бар. Алары да күп түгел шул.
Авыл фермаларыннан соңгы сыерлар китте. Алар мегафермаларда чистарынып, юылып, “карусель”дә әйләнәләрдер инде. Электрон җайланмаларда сөт күләмен санап саннар йөгерешәдер, сыерларга уңайлы булсын өчен компьютерлар ярдәмендә тәрәзә пәрдәләре, шторалар вакытында ачыладыр, ябыладыр. Малкайлар да яңалыкка тиз өйрәнерләр…

Күңелләр дә елар-елар да бер басылыр. Адәм баласы яхшыга да, начарга да күнегә бит ул. Ә күпме кеше эшсез калды? Ирле-хатынлы, гаилә белән терлекчелектә эшләгәннәр бар. Алар кая барыр? Ничек яшәр? Авылда бит эш урыннары да юк! Җирле халыкны кем эшле итәр? Бар бит әле авылда яшь гаиләләр — эшче көчләр. Алар да чарасызлыктан авылдан чыгып китсәләр?.. Эх, яшәтәсе иде авылны!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.