Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


14.06.2017

Су юлы (хикәя)

“Яңарыш” газетасында каләм чарлаучы, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче даими хәбәрчебез, бик күп шигырьләр авторы Альбина Гайнуллина Татарстан Республикасында “Экология һәм җәмгыяви киңлекләр елы” уңаеннан «Идел» журналы оештырган «Идел бит ул, киң бит ул» дип аталган әдәби конкурста катнашып, проза номинациясе буенча беренче урынга ия булган. Каләмдәшебезне җиңүе белән тәбриклибез һәм әлеге хикәяне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Яңа көн, текә яр кырыенда хатирәләр авырлыгыннан янтайган иске эскәмиядән ятсынып, авылга йөгерде. Аның артыннан кузгалмакчы булып тау итәгенә тәгәрәгән үзле балчыкны наратларның сизгер тамырлары тотып калды. Ярың нык булсын дисәң, каты тот икән. Убылмасын дисәң, бәхетең-тамырларыңа таян.
Йөгереп төшкән көннең эзлә­реннән дулкынланып калган буада төз наратлар шәүләсе биеште. Урман шавы булып тау ярыннан тәгәрәгән кайтаваз да башлаган сүзен әйтеп бетерми каядыр югалды.
Үз биләмәләрен барлаган хуҗа төсле, көн авылны айкады. Йорт саен тәкъдир кушканны өләштеме, сорап, чакырып алган тансык бәхетләрдән, хыял-өметләрдән сә­лам китерүе булдымы — һәр хуҗалыкка, һәр бусагага кагылды яңа көн.
Адәм баласы үз юлында гел теләгәненә ирешеп барса, татыган бәхетенең, күргән рәхәтенең кадерен белмәс иде. Шуңа күрәдер, һәр рәхәтнең үз михнәтен өлешеңә күрә өләшә көннәр.
Хыяллар йөртәме, хатирәләрме… Машинасын олы юл кырыена куеп, чишмә юлларын, күрше авылның су буйларын әйләнергә булды Фәннүр. Үз вакытында көн дә таптаган таныш сукмаклар яшьлекнең үзенә алып кайта төсле. Күңелнең хәзер дә тәүге хисләргә алдануымы? Йөрәкнең кайсыдыр төшендә мәхәббәткә охшаган сагыну посып калды микән әллә? Түгелдер… Юк, дип кистереп әйтәсе килә дә… Шәүлә төсле хатирәләр, чынбарлыкка ияреп, таныш аланга килеп чыга. Тау өстеннән караганда авыл уч төбендәге кебек, ике урамы, мәдәният йорты, барысы да чатнап күренеп тора.
“Еллар үз төсен керткән бу якларга да. Башка төсмер алган авыл, картайган. Алан, су буйлары үзгәргән. Мескенләнеп, кечерәеп калган төсле. Кызганыч”. Бәгырьне телеп үткән уйларыннан арынмакчы булып, текә ярдан чишмә янына йөгереп төште ир. Авылның унике чишмәсе белән таныштырган Рәйхан, әле дә хыялларына бирелеп, шушында берәр нарат төбендә куен дәфтәренә шигырь язып утырадыр төсле.
Бояр чишмәсе, зарын аңлаучы, сабыр гына тыңлый белүче табылганга сөенеп, челтер-челтер сүзен дәвам итте. Сагынып кайтучыларга шат, якты чырай күрсәтүче ул гына калган төсле.
Чишмә юлын ышыклап, буа башын каплап торган агачлар боегып, сирәгәеп калган. Кайсы ауган, кайсын кискәннәр, гамьнәре юк кунакларда. Буаның да суы караңгыланып, шомланып тора. Ләм каплаган яр буйларында бакча артлап кына төшереп туккән чүп өемнәре шәйләнә. Битарафлыкка рәнҗеп, юлын бүлгән торбага капланып елавы иде, күрәсең.
Бу пруд (авыл кешесе буаны шулай атый) Шәйхи бояр боерыгы белән буылган, дип, әбисеннән ишеткәннәрне тәмләп кенә сөйли иде, табигатьнең матурлыгына мөкиббән киткән, әти-әнисенең туган авылына ихлас гашыйк шәһәр кызы. Ике торбаның берсен ябып куя торган булганнар. Язгы ташу, көчле яңгырлар вакытында гына ачып, прудның суын җибәргәннәр. Шул торбаларның су киткән икенче ягына бояр тегермән салдырган. Байны кугач та, күп еллар бу тегермән якын-тирәдәге күп авылларны тиендергән. Чишмәләр суыннан туенып, даими тулып торган прудның уртасында корылган байлар беседкасын бер дә күргәне булмаса да, шундый яратып, шундый сагынып тасвирлый иде Рәйхан. Соңгы елларда авыл мәктәбе вазифасын үтәгән бина Шәйхи бояр йорты булган икән. Ике катлы йортның зур залларында кала кунаклары, Татарстанның зыялылары килеп ял иткән. Боярның бик бай, меңләгән китаплардан торган зур китапханәсе булган, имеш. Байны кугач, авыл халкы ул китапларны яндырып, мирас итеп калдырырдай кыйммәтле җиһазларны ватып, юк итеп бетергән. Парк юлларының текә урыннарында баскычлар корылган булган. Шул юлдан прудтагы беседкага төшеп ял иткән бояр кунаклары. Кабат бала-чаганың чыр-чу килеп шунда коенганын да, килен-апайларның, басмаларга басып, кер чайкаганын да хозурланып искә ала иде Рәйхан.
Матурлыкка мөкиббән кит­кән иркә шәһәр кызы, алпа­выт билә­мәләренең эстетик күренеш­ләрен күз алдына китергәндә, авыл халкының хәле турында, аның коллыкта күргән газаплары хакында белә микән, дип уйлый иде егет. Әбисе, сабый күңеленә шом салмас өчен, тарихның күркәм якларына гына тукталып үткәндер дип фаразлый иде.
Каз-үрдәк сөенеченә калган буаны гына белгән кеше өчен, аның артык кадере, җанны борчырлык бәһасе дә булмагандыр. Паркның текә юлларыннан, матайда, яисә берәрсенең тракторында элдереп төшкәннәрен, су буенда елан аулап, кызлар куркытып йөргәннәрен генә хәтерләгән күңелгә, тарихта казынган, үткәннәр белән киләчәге арасында юл сузган укымышлы шәһәр кызының борчулары ят иде.
Матай куган юллар да беткән инде хәзер, чүп белән тулган сай буада да каз-үрдәккә урын тардыр, мөгаен. Теге торбаларны бер ачкан килеш, кабат ябучы булмаган, ахры. Рәйхан соңгы хатларының берсендә язган сүзләр кайтаваз булып хәтердә яңара: “Ата-бабалары яулаган җирнең кадерен белмәгән буын баласы бит мин. Чүп үләне, алабута үстерер өчен кирәк булганмыни ул биләмәләр? Авылдашларының иреге өчен гомер куйган агайларның көрәшенә хыянәт түгелме бу ваемсызлык?! Гасырлар буе туендырган газиз җиреннән баш тартып, хезмәттән бизеп, нинди бәхет эзли Кеше?..
Шушы пруд, югалып барган чишмәләр өчен ничек әрнегәнем бел­сәң, дустым. Игенченең уңыш өчен кыйналган җаны кебек, ша­гыйрь күңеле кадере булмаган матурлык өчен өзеләдер. Шуңа күрә минем җиң сызганып шушы паркны кешедән калган шакшыдан чис­тартасы, корыган, черегән ботакларны түгәсе килә. Баскычларын яңартып, күпьеллык гөлләр утыртыр идем яңадан. Бояр йортын реставрацияләп, музей ясар идем. Прудның суын, төбен чистартып, балык үрчетәсе, теге беседканы яңартасым килә. Кадерсезләнеп калган су юлына алмагачлар, чияләр, сирин куаклары төртсәң, тагын бер буынны сөендерерлек матурлык туар иде бит…
Әтигә хыялымны сөйләгәч көлде генә, “Эшең булмаса, бар, кайтып, әбиеңә бакча утарга булыш”, — диде.
Фәннүр, син ничек уйлыйсың, өмә җыеп, авыл тирәләрен җыеш­тырырга, чишмәләрне яңартып, прудны тазартырга чакырсаң, авыл кешесе килер иде микән? Юктыр. Һәркемнең үз эше, үз мәшәкате. Әти каршы булганны, башка кеше тыңлыймы минем сүзне. Алар да шулай ук миннән көләрләр төсле.”
Бу хатка җавап итеп язарга сүз тапмады Фәннүр. Хыялый студент кызның шундый эчтәлекле тагын берничә хаты җавапсыз калды.
Хатлар язышмаганга да хәтсез гомер узган инде. Ике йөрәктә уртак мәхәббәт уты янып китә алмадымы, кабынып өлгергән учакка арадагы чакрымнарның салкын яңгырлары, җилләре катырак бәрелдеме? Төрле мөхиттә яшәгән яшьләр бер-берсен аңламадымы? Суынды хисләр. Бары бер үкенеч булып тормышка ашмаган кемнеңдер хыялы гына, төзәлә алмаган яра төсле, гел ачылып, үзен искәртеп тора. Бүреккә салган бүре баласыдай, күңел әле дә шушы урманнарга, кешелеккә кирәге калмаган ташландык җирләргә тартыла. Сагындырып төшкә кергән шушы су юллары уйландыра. Әйтерсең туфрак тарта.
Уйларыннан арынып, чишмә бурасына таянды ир. Авыл халкы кулыннан килгәнчә тырыша бит, барыбер. Кемдер Бояр чишмәсен тәрбияләп тора икән әле. Әкиятләрдәге урман өйләрен хәтерләтеп, бура да бурап куйган әнә. Чишмәнең улаклары да яңа, чиста. Караучы бар, димәк, битарафлык тамыр җәймәгән. Калганына гади кешенең вакыты гына да түгел, хәле тә җитми торгандыр аның. Нинди генә эшкә тотынсаң да, чыгымнарсыз булмый бит. Бер әйдәүче, юл күрсәтүче белән бергә матди яктан терәк тә кирәк.
Кичкә таба гына кайтып кергән ирне гаиләсе сагынып та өлгергән. Бигрәк тә биш яшьлек улы зарыккан. Әтисенең алдына ук менеп утырып, кочаклап алды сабый. Әниләренә охшап, тәмле телле, наз­лы булып үсәләр балалар. Үзләренә кирәген әниләре кебек, ипләп сорый беләләр, хәйләләренә кайчак төшенми дә каласың.
— Әтием, без баймы?
— Белмим шул. Үзең ничек уй­лыйсың? — Көтелмәгән сораудан көлеп җибәрде, Фәннүр. Нәрсә алдырмакчы була икән бу бала, дип, алга таба кызыксынып тыңлавын дәвам итте.
— Авыл малайлары безне бай, диләр, әтием. Менә кара: безнең машиналарыбыз бар, әбигә атна саен кунакка кайтабыз. Гел күчтәнәчләр, бүләкләр алабыз.
Бик җитди генә, бармакларын бөгә-бөгә сөйли Язнур.
— Йә, улым, шуннан?
— Әтием, теге зур машина белән авылга су алып кайтырга кирәк. Авыл башында күл бар икән. Бер бабай безгә, элек аның суы бар иде, шунда балык тота идек дип сөйләде. Авыл малайлары да шул күлдә су коенган. Хәзер күл кипкән дә, балыклары үлеп беткән икән. “Нигә анда су салмыйсыз?” — дип сораган идем бабайдан, “Андый байлык юк шул бездә, олан”, — диде. “Хәзер калхуз да юк бит машина сорарга, калхуз булса, персидәтел абыйга барып, күлгә су агызырга кушар идек,” – дип әйтәләр малайлар. Авыл кешесе бай түгел, аларның әтиләренең зур машиналары да юк, “Жигули”лары гына бар икән. Мин синең белән сөйләшеп карарга сүз бирдем. Әтием, әйдә шәһәрдән су алып кайтып салабыз шул күлгә. Теге бабай тагын балык тотар, без малайлар белән җәй көне су керер идек. Авылның бер сулы күле булырга тиеш бит инде.
Фәннүр улын кочаклап алды, муеннарын үбеп кытыклады, иркәләде. Сабый кечкенә бармаклары белән әтисенең авызын капламакчы булып кеткелдәп көлә, тавышы тау­дан йөгереп төшкән чишмәне хәтерләтеп бөтен өйгә тарала.
Күз алдында Рәйхан язган хат юллары биешә: “Авылда өмә җыеп, су буйларын чистартыйк, дип әйткәч, әтием кычкырып көлде. Бик рәнҗедем шуңа. Миңа аның кыйммәтле бүләкләре кирәкми. Әбекәемнең авылына кайтып, су буйларының элекке ямьле чакларын гына кайтарасым килә. Ходай биргән байлыктан баш тартып, аны юкка чыгарып, бәхет эзләүче мескеннәр токымы буласым килми минем! Үземнән киләчәк буынга мирас итеп, мине илһамландырган, шигырьләремдә искә алынган шушы байлыкны, шушы матурлыкны калдырасым килә. ”
“Шәһәр баласы бигрәк иркә була инде, тапкан әтисенә үпкәләр сәбәп”, — дип уйлады егет ул чакта. Аның авылында су коенырга, балык каптырырга күлләр бар иде әле.
Ләкин вакыт бер урында тормый. Фәннүр авыл мәктәбен тәмамлап укырга китте, югары белем алып, алдагы тормышын шәһәр шаукымына бәйләде. Авылга, әбиләренә гашыйк, иркә балалар үстерде. Баксаң, бүген яшьлек дустын борчыган сорауны Фәннүрнең кечкенә улы күтәрде. Сабый күңеле гади табигый матурлыкны яңартуны сорый, аңа синең кыйммәтле бүләкләрең кирәк түгел. Баланың әбисе янына кунакка кайтып, авыл малайлары белән балыкка барасы, су коенасы килә. Шуның өчен күл кирәк. Менә ни өчен күрше авылы кунак кызы язган хатлар еллар буе җанга тынгылык бирмәгән икән. Ни генә дисәң дә, Бояр буасы исән бит әле. Ә Фәннүрнең туган авылында су коенып үскән күле корыган, улына калмаган.
— Әтием, шаярма инде, җитәр. Әйт инде, син ризамы?
— Ярый, улым, син әйткәч, эшлибез аны. Балык үрчетерлек кенә байлык табарбыз, боерган булса…
— Чынмы әтием? Шаярмыйсыңмы? Язнурның җитдилеге яшенә күрә түгел.
— Улым дусларына сүз биргәч, шаярырга ярамый. Ир кешенең сүзе бер була.
Язнур сөенечен уртаклашырга әбисе янына йөгерде. Фәннүрнең иңнәренә хатынының йомшак куллары кагылды. Янәшә генә ирләр серен тыңлап торган күрәсең.
— Су китереп салыйк диме, әй бала… Очына чыгып булса, үзе бер истәлекле, изге эш булыр иде, әтисе. Авылның күлен яңарта алсак, туган җиргә кайтарасы бурычыбызның бер кечкенә генә өлеше керә торыр иде, әйеме. Язнур ул күл турында сөйләнеп йөри торгач, әнкәйнең дә теле чишелде бүген. Яшьлегенә бәйле күп хатирәләр белән уртаклашып, әткәй турында сөйләп алды. Шул күлгә койган чишмә буйларында танышканнар, су юлында күрешә торган, үзләре генә белгән матур аулак урыннары булган. Күлгә койган чишмәләрне карап, чистартып торучы кеше синең бабаң булган икән. Авылда колонкалар куйгач, һәр йортка су кергәч, теге чишмәләргә сукмаклар суынган. Әтиең дә ул хакта сөйли башлаган иде, яшьрәк, ваемсызрак булганбыз, күрәсең. Тел төбен аңламадым. Син боларны белә идеңме, җаным.
— Юк… Синнән ишетәм. Ми­нем гаиләм турында син үземнән күбрәк беләсеңдер.
Әни белән боткагыз пеште, рәхмәт кадерлем. Ул бит йомык кеше, күңел серләрен чат саен чишеп йөри торганнардан түгел. Әти дә сүзгә саран иде. Синең ачкыч аларның сер сандыгына ярады, күрәсең. Димәк, минем умартачы бабай, чишмә караучысы да булган.
Хатынының ягымлы карашында үзен күреп елмайды Фәннүр. Бәхет дигәнең шулдыр. Үзеңне сөйгән кешеңнең наз тулы күзләре карасында күрү, бер уйда, бер сүздә булу.
— Әнкәсе, әйдә, миңа да әти-әниемне кавыштырган су юлларын күрсәт әле. Күл булган урыннарны карап кайтыйк. Чыннан да корыды микән ни? Нәрсәдер майтарасы булыр бит инде, малайга сүз биргәч. Бер дә булмаса, улыбыз кушканча, шәһәрдән су китереп салырбыз. Бабайның рухына бер дога булып ирешерлек гамәл кылып куйсак, ярап торыр иде ул. Матурлыкны күрергә гомер җитми кайчак. Үкенечкә калмасын, йөреп кайтыйк әйдә.

Альбина Гайнуллина, Казан шәһәре.