Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Су — хәзинә, су — фаҗига
4.07.2018

Су — хәзинә, су — фаҗига

Республикада эссе һава торышы тору сәбәпле, халык күп вакытын табигатьтә, су буенда уздырырга тырыша.
Әйе, җәй – кояшта кызына, суда коена торган чор. Тик, кызганычка каршы, кешеләрнең барысы да суда һәм су буенда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белеп бетерми, ә кайберләре, белә торып та, санга сукмый. Моның нәтиҗәсе исә еш кына аяныч төгәлләнә. Җәй аена кергәч, Удмуртия сулык­ларында 5 кеше батып үлгән, шуларның 4се — балалар. Фаҗигаләрнең барысы да су коенырга рөхсәт ителмәгән урыннарда булган.
Йөзә белү – суда куркынычсызлыкның төп гарантияләреннән берсе. Әмма онытмагыз, менә дигән шәп йөзүче кеше дә саклык чаралары турында һәрчак истә тотарга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Махсус билгеләнгән урыннарда: пляжда, бассейнда коену яхшырак та, куркынычсызрак та. Походта булсагыз, коеныр өчен суның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы, яисә вак ташлы урынны сайларга кирәк. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агымы да көчле булмасын.
Таныш булмаган урында коенганда баш белән суга чумарга ярамый. Сай җиргә эләгеп, агач тамыры, яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.
Су коенырга барганда, яисә су буенда кызынырга ният иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартуыгыз хәерле булыр. Бигрәк тә балаларыгыз да янда булса. Ә балалар, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак даими игътибарга мохтаҗ. Сак булыгыз! Су буйларында гади генә кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тиешенчә үтәсәгез, ялыгыз фаҗигасез узар.