Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сулмас гигант чәчәкләр
30.04.2019

Сулмас гигант чәчәкләр

Фантазия һәм эзләнүдә булган кеше беркайчан да тик утырмый. Талантлы кешегә Интернет заманасында чикләр юк. Авылдашым Гөлфия Шәйхетдинова хәләл җефете Радик белән ике ул – Кәрим белән Сәлимне тәрбиялиләр. Гөлфия буш вакытларында гигант чәчәкләр ясый, торт­лар пешерә. Гигант чәчәк диләр, чөнки озынлыклары ике метрга җитә. Гөлфиянең кул эшләре турында — аның белән әңгәмәдә.

Гөлфия, син Әгерҗе районы Яңа Авыл мәктәбен тәмамладың. Аннан кайда белем алдың?

-Мәктәптән соң 2 ел Ижау дәүләт техник университетында һөнәри белем алдым. Аннан Удмурт дәүләт университетында укыдым. Белемем буенча — менеджер.

-Кул эшләре белән шөгыльләнү теләге кайчан туды?

-Декрет ялына чыгар алдыннан яшь әни башта «ял итәрмен», «тормышымны тәмам үзгәртермен» дип хыяллана. Өйдә кечкенә бала белән бер-ике ел «ял» итеп алгач, үзеңне ниндидер яңа өлкәдә сынап карыйсы, гаилә өчен файдалы буласы, акча эшлисе килә башлый. Бала ялында озак утырганнар, минем белән килешер. Хәзерге Интернет заманында яңа шөгыльгә өйрәнү өчен мөмкинлек зур. Вакыт табып эзлисең, өйрәнәсең һәм үзеңне сынап карыйсың. Миндә озын, зур таҗлы, киң ябалдашлы чәчәкләрне ясап карау теләге туды. Интернетта мастер-класслар таптым, мин моны үзем дә ясый алам инде дип уйладым. Чөнки тәрәзә төбендәге гөлләр кышын шау-чәчәктә утырмый, ишегалды җәй көннәрендә генә аллы-гөлле чәчкәләргә күмелә. Ә мин ясаган чәчәкләр сулмыйлар да, көн дә безне сөендереп, ямьләп торалар. Иртән торуга аларны күреп, күңел күтәрелә. Алар әле гади чәчкә кенә түгел, торшер ролен дә үтиләр, яктыртып, җылытып торалар. Күпләр аны декорация бизәгәндә файдалана.

-Эш иң элек нәрсәдән башлана?

-Иң элек күпме, нәрсә алырга икәнлеген исәплим. Чәчәкләрне күбрәк үзем өчен ясыйм. Туган көннәргә, юбилейларга бүләккә бик яхшы бүләк. Заказлар булганда, сатарга да туры килә. Бәясе төрлечә, күпме материал кулланганнан килеп чыга. Гигант чәчәкләр хәзер модада, ә тырышканда акча эшләргә дә була.
-Чәчәкләр, торшерларны нидән эшлисең, нинди материалдан?Ясау өчен күпме вакыт кирәк?

-Төрлечә була инде. Торшерга заказ алган идем. Бик ашыгыч кирәк булды. 2 көн, 2 төн ясадым. Ясавы тиз, аның материалларын алырга вакыт күп кирәк. Бәйрәм алдыннан заказлар күп булды. 14 февральгә һәм 8 мартка имбирле прәннекләр пешердем. Төннәр буе пешердем, бизәдем. Яраткан шөгылең булса, вакыт табыла, шуннан ләззәт аласың.

-Гөлфия, синең кул эшләреңне ирең, дусларың ничек кабул итә?

-Ирем Радик кирәк чакта булыша. Дуслар, туганнар: “Молодец, булдырасың инде. Ничек шулай матур итеп ясый аласың?” — дип шаккаталар, кызыксыналар. Чәчәкләрне кем генә яратмый икән?! Күп очракта бүлмәләрен, балалар бакчаларын, кибетләрен бизәр өчен сорыйлар.

Гигант чәчәкләр, торшерлар — туган көннәргә нинди бүләк сайлыйм икән дип баш ваткан кешеләр өчен бик яхшы, кул җылысы кергән үзенчәлекле бүләк. Гөлфия ясаган чәчәкләр бер-берсенә охшамаган. Һәрберсеннән яктылык, җылылык бөркелә. Гөлфия – авыл кызы, иҗади кеше. Авыл кызлары эшсез тик тора алмый. Уңган-булган Гөлфиянең нинди генә эшкә тотынса да, кулы ятып тора, эшкә җанын биреп, бик яратып эшли. Алга таба да яңа уңышлары белән куандырып торсын. Кулларыннан куансын!

Гөлнара Вәлиева.