Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сукбайлар кемгә кирәк?
24.11.2021

Сукбайлар кемгә кирәк?

“Мин Казанда яшәдем. Гаиләм — хатыным һәм кызым бар иде. Заводта эшләдем. Тик боларның кадерен белмәгәнмен, күрәсең, хәмер белән дуслаштым. Әнә шулай упкынга тәгәрәдем, тормышта бар нәрсәне дә югалттым, яшәүнең мәгънәсе дә калмаган иде”. Үзенең авыр, хаталы язмышы турында миңа Дима Белов сөйләде. Ул 3 елдан артык Ижаудагы “Язмышлар” социаль реабилитация һәм адаптация үзәгендә яши.

Әлеге үзәк турында беренче тапкыр өч ел элек язган идек. Аны 2018 елда Илшат Гыйльфанов, Рамил Кәримов һәм Илдар Шәйдуллин оештыра. “Безнең волонтерлык хәрәкәтенә декабрь аенда 4 ел була. Мондый социаль реабилитация һәм адаптация үзәге Казанда һәм Уфада уңышлы гына эшли. Алардан үрнәк алып, мөмкинлек барлыкка килгәч, мохтаҗларга, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итәргә алындык. Чөнки барыбыз да кеше кайгысына битараф булсак, урамда яшәргә мәҗбүр булганнарга чирканып карасак, аларга кем ярдәм итәр соң?” – дип сөйләде Рамил Кәримов. Аның белән без Үзәк мәчет янындагы Вадим Сивков урамында урнашкан ярдәм итү пунктында очраш­тык. Иман йортыннан ерак түгел урнашкан иске барак коймасында: “Ночлег нуждающимся” “Принимаем одежду, еду” дигән язуларга күпләрнең игътибар иткәне булгандыр. Рамил Кәримов сөйләвенчә, монда мохтаҗларга, яшәү урыннары булмаганнарга көненә ике тапкыр кайнар ризык әзерләнеп таратыла. Тәүлегенә 50гә якын кеше килә. Салкыннарда кунар урыннары булмаганнар өчен 6 урынга исәпләнгән җылы бүлмә дә бар. Мондый ярдәм итү пунктын тәэмин итү, ризык әзерләп тарату айга якынча 150 мең сумга төшә икән. “Безгә битараф булмаган кешеләр, мөфтият, эшмәкәрләр булыша. Биредә шулай ук “Яхшы әйберләр ярминкәсе” дип аталган кечкенә кибет тә бар. Анда очсыз хакка өс киемнәре, аяк киемнәре сатып алырга мөмкин. Сатудан кергән акча да ярдәм итү пунктын тәэмин итү өчен тотыла. Шулай ук без айга берничә тапкыр мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә бушка кием тарату оештырабыз. Хәзерге көндә безгә балалар һәм ир-атлар киемнәре җитми. Киемнәрнең чиста, яхшы хәлдә булуы мөһим. Чөнки ертылып беткән, пычрак, бик нык иске киемнәр алып килүчеләр дә бар. Шәһәр халкы тагы да активрак булсын, кеше кайгысын читләтеп үтмәсен иде”, — диде әңгәмәдәшем. Аның белән сөйләшкән арада ишегалдына өлкән яшьтәге бер апа килеп керде. “Минем өйдә мендәр, одеял, матрас бар. Алып килергә мөмкинлек кенә юк, үзегез алып китегез әле”, — диде ул. Социаль үзәктә эшләүчеләр апа белән сөйләшкәннән соң, мин дә аның янына килеп сүз башладым. Башта бик кыенсынса да, сөйләшеп киттек. “Исемем Зоя. Мөмкинлек булганда, монда өйдән камыр ашлары пешереп алып киләм. Үзем кулланмый торган савыт-саба, киемнәрне дә үзәккә тапшырдым. Без бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм”, — дип сөйләде Зоя апа. Фотога төшәргә тәкъдим иткәч: “Юк, мин бу эшләрне башкалар алдында мактаныр өчен эшләмим”, — дип, тиз генә китү ягын карады.

Әйе, кайсыбызга нинди язмыш әзерләнгән, нинди сынаулар аша үтәсебез бар, бер Аллаһ кына белә. Язмам башында телгә алган Диманың тормышы да үкенечле. Эчкечелек аркасында барысын да югалтып, йорт­сыз, эшсез, гаиләсез калган Димага бары тик әлеге социаль үзәктә генә ярдәм итәләр. “Мин төрле үзәкләрдә яшәп карадым. Нәтиҗәдә, йөри торгач, Ижау­га килеп эләктем. Монда мине эчкечелектән дәваладылар. Психологик яктан булыштылар. Эш белән тәэмин иттеләр, торыр җирем бар. Хәзер егетләр белән берлектә минем кебек авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итүдә катнашам. Яшьләр тормышның кадерен белсен, наркотиклар, хәмергә алданып, язмышларын пыран-заран китермәсеннәр иде”, — диде Дима.
“Үзәккә төрле яшьтәгеләр килә. Иң яшенә — 18, иң өлкәненә — 76 яшь. Күбесе эчкечелек аркасында тормыш төбенә тәгәри. Ятимнәр йортыннан соң торак ала алмаучылар да бар. Алар да урамда кала. Кемдер төрмәдән чыга, ә туганнары аны фатирсыз калдырган була. Балалары өеннән куып чыгарган картлар да бар. Югары хезмәт хакы түләүләренә ышанып, шәһәргә эшкә килеп, алданучылар да күп. Аларның хәтта кире кайтырга акчалары да булмый. Кемдер туганнарыннан кыенсына. Аларны эшкә урнаштырыбыз, акчалары булгач, өйләренә кайтып китәләр. Монда төрле язмышлар очрый, китап язарга була”, — ди Рамил.
Үзенең ничек итеп эчкечегә әйләнүен Алмаз исемле ир-ат та сөйләде. “Әнием сеңелем янына Вот­кинск шәһәренә кунакка китте. Шунда хәле начарланып, хастаханәгә эләкте. Аның хәлен белергә дип бардым. Ә иртән безгә әнинең үлеме турындагы хәбәрне җиткерделәр. Аны туган ягына – Красный Борга җирләргә алып кайттык. Озатырга бик күп кеше җыелган иде. Җирләп кайткач, әби-апалардан качып, мунчада ир-атлар белән аракы эчтем. Кире шәһәргә кайткач, янә дуслар белән эчтек. Кайгым шул кадәр зур иде, эчкәч рәхәт кебек тоелды. Әнә шулай мин хәзер урамда калдым”, — диде ул.
Әлеге упкыннан чыгарга теләүчеләргә реабилитация үзәгендә биш айлык дәвалану тәкъдим итәләр. “Кешенең теләге бар икән, без ярдәм итәргә әзер. Кайчагында кайсы-берсен тукталышлардан, торба асларыннан табып алабыз. Үзебезнең үзәк турында сөйлибез, булышырга әзер булуыбызны белдерәбез. Кемдер курка, бармый. Кайберәүләре ризалаша. Без аларга медицина, юридик ярдәм күрсәтәбез, документларын торгызабыз. Адаптация үткәч, эшкә урнаштырабыз. Торыр урыннары булса, алар бездән күченеп китә. Ә кемнеңдер бары җире юк, андыйлар яшәргә кала ”, — дип сөйләде Рамил.
Вакытлыча тору урыны, ә кем өчендер туган өйгә әйләнгән ике катлы агач йорт Ивушка поселогында урнашкан. Биредә бүгенге көндә утызга якын кеше яши. Хуҗалыкта кош-корт, куяннар асрыйлар, яңа мунча төзиләр. Мөмкинлеге булганнар эшкә йөри. Араларында инвалидлар да бар. Тик күбесенең хәтта пенсияләре дә юк. Шуңа күрә аларны башка реабилитация үзәкләренә яшәргә дә алмыйлар. Физик мөмкинлекләре чикле булгач, эшкә урнаштыру да мөмкин түгел икән. Алар йортта хуҗалык эшләрен башкаралар, ризык әзерлиләр. Ә хатын-кызлар арасында куян үрчетү белән шөгыльләнүчеләр дә бар. “Әлеге өйдә дә эш җитәрлек. Беркем дә ял итеп кенә ятмый. Монда бөтен уңайлыклар тудырылган, һәркем яңа тормышы өчен рәхмәтен белдерә. Без шуңа сөенәбез”, — ди Рамил. Үзәктә яшәүчеләр җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашалар. Мәсәлән, мәчетләр территориясен чистартуга бик теләп үз өлешләрен кертәләр икән.
Тиздән Төзүчеләр шәһәрчегендә социаль үзәкнең тагын бер пункты ачылачак. “Безгә мөфтият нык ярдәм итә. “Матрица” сәүдә үзәге янындагы әлеге пункт уртак тырышлык белән ачыла. Монда мохтаҗларга кайнар ризык тарату оештырылачак. Шулай ук шәһәребездәге ике кафе үз хисабына атнага берничә тапкыр кайнар ризык пешереп бирә, без аларны сукбайларга таратабыз”, — диде Рамил.
“Язмышлар” социаль реабилитация һәм адаптация үзәге чыннан да бик зур, кирәкле эш башкара. Биредә авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итәләр. Халыкны да битараф булмаска чакыралар. “Сез яшәгән йорт янында яки башка җирдә сукбайлар күренә икән, безгә хәбәр итегез. Бәлки бу кешегә ярдәм кулы сузарга әле соң түгелдер?” – дип мөрәҗәгать итә алар.
Шулай ук реабилитация үзәгенә озак саклана торган азык-төлек, кием-салым, медицина, көнкүреш, урын кирәк-яраклары кирәк.

Ярдәм итәргә теләүчеләр +7 (3412) 56-17-20 номеры аша шалтырата алалар.