Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Сугыш чорындагы балачак
22.06.2017

Сугыш чорындагы балачак

Рүзәл Юсуповның “Сугыш чорындагы балачак” дигән әсәрен кат-кат укыдым. Бу әсәрдә сугыш чоры балалары язмышын җанга үтеп керерлек, эчтәлекле, тетрәндергеч итеп тасвирлаган автор.
22 июнь — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Хәзерге буын бу еллар турында укысын, кызыксынсын, сабак алсын, дип, әсәрдән өзекне “Яңарыш” укучыларына тәкъдим итәм.

Сугыш чорындагы балачак
(Әсәрдән өзек)

Исемдә калган тәүге хәлләр дәһшәтле Ватан сугышы авазлары белән бәйле. Әнинең “Суслонгер”, “Суслонгер” дип нәрсәдер сөйләгәнен аз гына хәтерлим. Соңыннан белдем: әти, армиягә алынгач, безнең авылдан бик ерак түгел Суслонгер урманнарында хәрби өйрәнүдә булган икән. Сөйләүләренә караганда, анда солдатларны ярымач тотканнар. Ачлыктан үлеп китү очраклары да булган. Безнең әтине шуннан фронтка җибәргәннәр.
Ул елларның михнәт-җәфа­ларын, илдәге миллионлаган балалар кебек, мин дә җитәрлек татыдым. Аларның эзләре күңелгә гомергә бетмәслек уелып калды. Ул көннәрдә кечкенә бала күңеленнән узган шөбһәле, тетрәндергеч кичерешләр җиде дистәдән артык елдан соң да хәтердә ачык сак­лана. Бигрәк тә кышкы караңгы көннәр, искә төшеп, үзәкне өзә.
Миннән ике яшь чамасы гына кечерәк энем Әнәс белән икебез көннәр буе салкын өйдә ач килеш утырып чыгабыз. Әни, бер капчык ашлык салган чана тартып, утыз чакрымдагы Арча элеваторына яки Дөбъяз тирәләрендәге Алат авылына киткән була. Миннән берничә яшькә олырак Равил һәм Наил абыйлар мичкә ягарлык әйбер хәстәрләү эше белән мәшгуль: яки басуда кар юка урыннардан әрем җыя, яки су буендагы тал чыбык­ларын чабып алып кайталар, яки авыл тирәсендәге эскертләрдән салам ташыйлар. Алар, эшләрен тәмамлап, көннең кай вакытында кайтып, ашарга нәрсә юнәтә торган булгандыр, хәтерләмим. Хәер, без ул елларда бәрәңгедән һәм аерткан, ягъни сепаратордан чыгарылган сөткә умач салып пешергән аштан башка ризыкны белмәдек тә. Үзәккә үтәрлек салкын, буранлы көннәрдә, утызар чакрым арага чана өстерәп барып, безнең әниләр өйгә кайчан кайтып җиткәндер? Әмма гел ашыйсы килеп, туңып, көне буе сәкедә каңгырып утырганыбыз хәтергә яхшы сеңеп калган…
Абыйлар таба алган ягулыкларын алып кайтып, өйгә кертеп бушаткач, мичкә ягу гамәле башлана. Монысы инде минем өйдәге күп санлы вак-төяк эшләрнең берсе иде. Әмма ул җиңел шөгыль түгел: чи чыбык тиз генә янмый, чыш-пыш килеп тик утыра, янарга теләми. Әрем дә тиз генә янмый: ул да кипмәгән. Салам булса, монысы, киресенчә, мичкә тыгуга гөлт итеп кабынып, яна да бетә, бер-бер артлы бик еш тыгып, озак ягарга туры килә. Мич барыбер кызмый, өй җылынып җитми. Салам бөтен өйгә тарала. Аны себереп чыгару — шулай ук минем эш.
Салам ягуның куркыныч ягы зур: өйдә янгын чыгу ихтималы адым саен сагалап кына тора. Ягучы кечкенә малай гына бит: сәләте, игътибары җитеп бетми, мич авызыннан янып торган салам кыйпыл­чыклары идәнгә килеп төшә дә, анда чәчелеп яткан салам дөрләп янып китәргә генә тора. Сүндереп өлгерү зур җитезлек һәм кыюлык таләп итә. Бер тапкыр шулай да куркыныч хәл булып алды: идәндәге саламда дөрләп киткән ут, кроватька сикереп менеп, юрганга капкан иде. Ярый әле, абыйлар өйдә иде, югалып калмады, юрганны тиз генә, урамга алып чыгып, карга салып таптады. Янгын чыкмый калды.
Фронттан еш килеп торган шомлы хәбәрләр истә. Кышын хатын-кызларның җыелып кич утырулары гадәткә кергән иде. Ул еллардагы фәкыйрьлекне сөйләп бетерерлек түгел. Ашау-эчү, кием-салым җитмәү, ягарга булмау гына түгел, шырпы-керосин кебек әйберләргә дә кытлык зур иде. Учакка ягып җибәрү өчен, кешеләр бер-берсеннән, мичләре янып торган бер йорттан икенчесенә, утлы күмер алып чыга. Безнең авылда бу шөгыльдә аерылып торган, үзенә күрә бер батыр кеше — Газизә апа бар иде.
Ул күршеләреннән утлы кү­мерне ялан учына салып кына алып чыга икән, дип сөйләгәннәре исемдә калган.
Безнең абыйлар исә утны таш гасырдан калган ысул белән дә таба иде. Ике чакма ташның берсенә мамык бәйлиләр дә, ташларны, очкын чыгып, мамыкка ут эләккәнче, бер-берсенә бәреп торалар. Шулай суккалый торгач, Ходай рәхмәте, ниһаять, бер очкын мамыкка килеп эләгә. Малайлар, еш-еш өреп, мамыкка ут кабыза. Шуннан учак чырасын үрләтәләр.
Ут табуның тагын бер заманчарак ысулыннан да файдаланалар иде. Монысы — утны лупа ярдәмендә кояштан алу. Лупаны җиңел янып китәрлек берәр нәрсә өстенә юнәлтеп озак кына тотып торалар да, теге нәрсә әкренләп көйри башлый… Аннан ут учакка күчерелә.
Өйдә ут бик кирәк вакытларда гына яндырыла, анда да ярымкараңгы җиделе лампа. Керосинга экономия булсын өчен, хатын-кызлар кичләрен бер көнне берсенең өендә, икенче көнне икенчесендә җыелып утыра, һәркайсының кулында йон җебе белән бәйләү энәсе: кайсысы бияләй, кайсысы оекбаш бәйли. Сөйләшү, әлбәттә, күбрәк фронттагы хәлләр, аннан килгән хәбәрләр турында: безнекеләр кая барып җиткән, кайсы шәһәрне алган… Аннары соңгы көннәрдә сугыш кырында һәлак булган, яраланган, аяксыз-кулсыз калган авыл ир-егетләрен барлап чыгалар. Ә андыйлар җитәрлек: бер кечерәк кенә безнең Кышкар авылыннан фронтка китеп барган 200ләп кешенең яртысы сугыш кырларында мәңгегә ятып калган.
Шулай кич утырган әниләр, апалар, үлем хәбәре килгән кешеләрне сөйләп, кайгырышып, җырлап ала. Аларның ул җырларының сагышы, моңы шулкадәр тәэсирле булган: әле дә колагымда яңгырап тора кебек.
Апалар безнең өйдә утырган кичне әнине башлап җырлатырга тырыша иде: “Лотфикамал, әйдә җырла әле, синең тавышың матур!” Әни җырлый, чыннан да моң­лы итеп җырлый иде. Ул чактагы әниләрнең, апаларның җыр­ла­рын-да моң, сагыш күңелемә го­мергә сеңеп калган: мин хәзер дә радио-телевидениедән халык җыр­ла-
рын, бөтен эшемне ташлап, әсәр­ләнеп тыңлыйм, аеруча моңлы җыр­лардан күзләремә яшьләр килә.
Фронттан килгән шомлы хәбәр безнең йортны да читләтеп узмады. Беркөнне әни, өч почмаклы хат тотып, елап кайтып керде: “Их, балаларым, ятим калдыгыз бит, әтиегез үлгән ич!” Мин, әле ул чакта әнинең бу сүзләреннән безгә никадәр зур фаҗига килгәнлеген аңлап бетермәсәм дә, әнинең кайгыдан бик өзгәләнгәнен күреп еларга керештем, парланып торган тәрәзә пыяласын бармакларым белән ышкый-ышкый үксеп тордым. Ярый әле безнең бәхет булган: әтинең үлеме турындагы хәбәр ялгыш булып чыкты, берникадәр вакыттан соң аның үзеннән хат килеп төште. Хәл болай булган икән. Безнекеләр һөҗүм иткәндә әти, каты яраланып, ятып калган. Сугыш барган җир немецлар кулына эләккән. Безнең часть командованиесе әтине үлеп калган дип исәпләп, безгә шул турыда хәбәр итеп тә өлгергән: Әмма совет хәрби часте тиздән, контратака ясап, калдырып торырга мәҗбүр булган җирләрне яңадан үзенә кайтара һәм шунда яраланып яткан безнең әтине дә, табып алып, госпитальгә салалар. Бераз хәле рәтләнгәч, әти безгә хат язып җибәрә.
Михнәтле көннәр, айлар, еллар уза торды, һәм, ниһаять, сугыш афәте дә бетүгә якынлашты. Без, бер әни кулындагы дүрт малай ничек җан саклап калганбыздыр, бер әни генә белгәндер инде аны. Сугыш бетәр алдыннанрак кына безнең әти кайтып төште. Ул, яраланып, куллары җәрәхәтләнгәнлектән, җиңү көненнән аз гына иртәрәк кайт­кан. Аның кайтып керүе шулай исемдә калган: мин иртән, мичкә салам ягып бетереп, идән себереп йөрим. Кинәт өйгә форма кигән бер ир кеше килеп керде. Әнине кочаклап алды. Әни шатлыктан пышык-пышык елый… Шуннан аның безнең әти икәнлеген аңладым, югыйсә, танымый идем. Без, малайлар, өчен иң әһәмиятлесе — күчтәнәче дә бар иде: ялтыравыклы картон тартмада Америка җибәргән шикәр. Безнең аңарчы күрмәгән диярлек ризык…
Әти кайтты кайтуын, Аллага шөкер. Әмма безнең тормыш, ул кайтып, тиздән сугыш тәмамлангач та, күп еллар буе сизелерлек яхшырды, дип әйтерлек булмады әле.
Сугыш вакытын әйтеп торасы да юк инде, сугыштан соңгы елларда да шәһәр халкына да, авыл халкына да бик авыр булды, ләкин авыл кешесенә шәһәрнекенә караганда да авырракка туры килгәндер. Авыл тормышын яхшы беләм: үз җилкәмдә татыдым.
Совет чорындагы крестьянның хәле патша Россиясенең крепостное право заманындагыга караганда начаррак иде. Ныклабрак уйласаң, авыл халкы башка сыймаслык изүдә булган. Крестьянга бер сыер, өч-дүрт сарык яки кәҗә, берәр оя каз, унар тавык тотарга рөхсәт ителде. Артыгын ярамый. Әмма иң гаҗәбе шунда: мал-туар, кош-кортның шушы кадәресен асрарга да мөмкинлек юк иде диярлек.
Безнең авыл мул җир-сулы түгел: болыннар да, урман, елга-күлләр дә юк. Кечкенә инеш кенә (Симет елгасының башлангычы) бар. Өй салырга агач, ягарга утын табу — мең бәла. Мал асрау өчен чабарга печән юк. Авыл тирәсендәге бер-ике коры елганың печәненә исәп тотып булмый: алар колхоз маллары өчен.
Халык җәфаланып, этләнеп асрады терлеген. Сыер тота алмаган кешеләр дә бар иде. Ә сыерың булмаса, ачка үләргә генә кала. Безнең әниләр басуда утаган чүп үләнен, төйнәп, берничәшәр чакрымнан җилкәләренә салып кайта иде. Ә без энем Әнәс белән, кул арбасы тартып, межалардагы, басу кырыйларындагы үлән калдыкларын чабып ала торган идек. Аны да, председатель күрмәгәе дип, качып-посып, курка-курка гына алып кайтабыз. Кайбер көннәрне өчәр-дүртәр километр араны узып, икешәр рейс ясый торган идек. Ашау аертылган сөттән оеткан катык белән бәрәңге генә, ул тиз төшеп бетә, эч суыра. Хәл бетеп, ятып ял итеп алабыз. Кузгалак, акбаш, какы, сәрдә дигән, тагын ниндидер үләннәр белән карынны тутырабыз… Кышын әти-әнинең иң зур хәсрәте — мал-туарны язга, көтү чыкканчыга кадәр исән килеш саклап җиткереп булырмы икән дип борчылу иде, чөнки мең бәла белән әзерләнгән терлек азыгы җәйгә кадәр җитми.
Шулай михнәтләнеп асраган малының игелеген күрдеме соң крестьян? Юк шул, бөтен хикмәт тә шунда. Ул чакта авыл халкына зур күләмдә ит, сөт, май, йон, йомырка налогы салалар иде. Шуның өстенә, көчләп заем алдырталар. Аңа акча кирәк. Налог түләгәннән калган азык-төлекне әти-әниләр базарга алып барып сата. Җиде кешегә (әти-әни, биш малай — бишенчесе Мөнир сугыштан соң туды) кием-салым алу өчен, бары тик шул акча гына. Ул акча, әлбәттә, җитми. Шуңа күрә тишелгәнне ямап, беребездән калганны икенчебез киеп яшәдек. Урамга чыгып уйнау да катгый лимит белән — атнага бер тапкыр гына иде — уйнаганда кием дә тизрәк туза, ашарга да күбрәк китә, ди…
Бер кызык һәм кызганыч хәл истә: әни Наил абыйга, казанга салып манып, капчык тукымасыннан чалбар тегеп бирде. Мануы ялгышрак булган, күрәсең: чалбар ала-кола булып чыккан. Абый, әлбәттә инде, мондый ямьсез чалбар кияргә теләми. Әни ачуыннан аны тотып кыйный. Әни мәрхүмә, күп төннәрен, йокымсырый-йокымсырый, хан заманындагы Зингер машинасы белән безгә күлмәк-ыштан тегеп, безнең ертыкларны ямап утыра торган иде.
Минем балачакның, минем өчен генә түгелдер, әлбәттә, иң ямьсез, иң караңгы көннәре кышларын булды. Мичкә күбесенчә салам якканлыктан, өй җылынып җитми, салкын, тәрәзәгә боз ката, пыяласыннан эреп аккан су тәрәзә бусагасына аскан шешәгә җыела, аны еш-еш түгеп торабыз. Болай да кечкенә генә тәрәзәләргә тышкы яктан яртылаш такта кагылып, пыяла белән ике арага ашлык кибәге тутырылган, бу аз булса да салкыннан саклану өчен шулай эшләнә. Өй көндез дә ярым караңгы, баз кебек. Бердәнбер агач кроватьта әти белән әни йоклый, Әнәс белән мин — сәкедә, Равил, Наил абыйлар — идәндә. Бераз үсә төшкәч, Әнәс белән мин дә идәнгә төштек: аяклар сәкедән асылынып тора башлады.
Ниһаять, карлы-буранлы, сал-
­кын, караңгы кыш көннәре узып, язгы кояш карый башлагач, тәрәзәләргә каккан такталарны кубарып алгач, без, малайлар өчен беренче бәйрәм, зур шатлык була: өй яктыра, кояш төшә. Аннары инде, көндезләрен карлар эри башлап, башта кара каргалар, бераздан сыерчыклар килгәч, шатлык тагын да арта. Беренче карганы һәм беренче сыерчыкны күргәч, карга ятып ауныйбыз: йоласы шундый. Яз яз шул инде ул, балаларда да, олыларда да яшәү дәрте уята, тормышның яхшыруына, яктыруына өмет уты кабыза.

Рүзәл ЮСУПОВ, Казан шәһәре.