Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Студент чак хатирәләре яңарды
28.03.2018

Студент чак хатирәләре яңарды

Ижау шәһәренең педагогия көллиятендә татар теле һәм әдәбияты белгече Вәсилә Хәкимова җитәкчелегендә татар тарихын һәм телен өйрәнү клубы эшләп килүе турында күптән ишетеп белә идем. Педагогия көллиятенең Кирпичная урамында урнашкан филиалы ябылу сәбәпле, биредә укучы студентлар быел көллиятнең төп бинасында белем алалар. Бирегә күченгәч, әлеге клуб эшлиме, студентларга бу күченү кыен булмаганмы? Шушындый кызыксынулар, студентларның үзләре белән очрашу теләге белән 15 мартта көллияткә бардык. Без дигәнем мин, бу язманың авторы, һәм шагыйрә Гүзәл Исхакова.

Биредә безне бик җылы кабул иттеләр. Очрашу педагогия көллиятендә урнашкан Удмуртия республикасы халык мәгарифе музеенда булды. Бирегә чыгарылыш курс студентлары – булачак тәрбиячеләр җыелган иде. Алар арасында татарлар да, удмуртлар да, руслар да бар. Шуңа күрә аралашу рус, удмурт телләрендә барды. Музей җитәкчесе Светлана Танаева — безне музей эшчәнлеге, Вәсилә Хәкимова клубның эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. 21 февральдә студентлар белән Казан шәһәрендә узган Халыкара туган тел көненә багышланган чарага барганнар. Бу чара ел саен уздырыла, педагогия көллияте студентлары анда быел 9нчы тапкыр катнашканнар. “Быел студентларыбыз Лилия Муллаәхмәтова — Гаяз Исхакый, Әдилә Гыйззәтуллина — Шиһабетдин Мәрҗани, Айзилә Гайнетдинова Ибраһим Биектаулы иҗаты турында фәнни эш әзерләп, өч диплом алып кайттылар”, — ди Вәсилә Хәкимова. Хәзерге вакытта көллият музеенда татарларга кагылышлы күргәзмәләр оештырыла икән. Ә Вәсилә ханым Ижау татар мәгарифе тарихы турында экспозиция булдыру максаты белән яна. “Удмуртиядә татар мәгарифенең дә тарихы шактый бай бит. 20нче мәктәпне генә алыйк, көчле педагогларны туплаган, күпкырлы эш башкарган мәктәп ул. Моннан тыш та музейда урын алырлык тарихы зур Удмуртиядәге татар мәгарифенең. Хәзерге вакытта материаллар туплау өстендә шөгыльләнәм”, — дип, максатлары белән уртаклашты Вәсилә ханым.
Ә очрашуга килгәндә, без студентларны үзебез иҗат иткән шигырьләр белән таныштырсак, алар безгә студентлар тормышы, балалар бакчаларында уздырган гамәли прак­тикалары, киләчәккә хыяллары турында сөйләделәр. “Башка бинага күчүне бик авырдан кичердек. Имтиханнар, көндәлек уку мәшәкатьләре белән онытылып, күнегә барсак та, туган йортыбыз кебек кадерле, кечкенә филиалыбызны бик сагынабыз”, — ди студентлар.
Кулларына диплом алу алдында торган яшьләр белән очрашу студент чакларны искә төшерде, хатирәләргә чорнады. Очрашу җанлы, эчтәлекле үтте. Яшьләр белән аралашуны оештырган Вәсилә Хәкимовага һәм Светлана Танаевага зур рәхмәтебезне җиткерәсем килә.

Элмира Нигъмәтҗан.