Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Студентлар парады дистәләгән мең студентны берләштерде
20.09.2018

Студентлар парады дистәләгән мең студентны берләштерде

15 сентябрь көнне Россия студентларының XVII парады узды. Әлеге чара Россиянең 47 шәһәрендә билгеләп үтелде. Удмуртия дә бәйрәмнән читтә калмады, төрле уку йортлары студентлары парадта катнаштылар.
Бу көнне һава торышы да яшьләрнең үзләре кебек якты һәм аяз иде. ИжДТУ, УдДУ, ИДМА, ИжДАХА, шулай ук төрле училище, техникум һәм көллият студентлары Ижау коралчылары һәйкәле янына җыелды. Шат йөзле актив яшьләр, бердәм булып, М. Горький урамы буйлап Халыклар дуслыгы монументына уздылар. Биредә чараның иң җаваплы, күңелле өлеше узды дияргә дә мөмкин, чөнки беренче курслар Россия студентының антын кабул иттеләр, кабат Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге яшьтәшләрен телекүпер аша сәламләделәр. Шул рәвешле, студентлар парады Россиянең төрле төбәкләреннән дистәләгән мең беренче курс студентларын берләштерде. Әйтергә кирәк, студентлар парадының иң тәүгесе 2002 елда Мәскәүдә узды. Ел саен акциядә 45 меңнән артык беренче курс студенты катнаша. Ел саен бәйрәмгә яңа шәһәрләр дә кушыла. Быел Ижауда әлеге чара өченче тапкыр узды.