Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Студентлар отрядына — 50 ел!
21.12.2017

Студентлар отрядына — 50 ел!

Декабрь аенда Удмуртиядәге студентлар отрядына 50 ел тулды. Россиядә әлеге хәрәкәтнең тарихы 1924 елга барып тоташа.
Студентлар заводлар, шәһәрләр, тимер юлы төзелешләрендә эшли, сәламәтләндерү лагерьларында балалар тәрбияли, поездлар, электричкаларда пассажирларга хезмәт күрсәтә. Студентлар эшче отряды ДнепроГЭС, Мәскәү метрополитены, “Восточный” космодромы, СОЧИ-2014 олимпиада уеннары объектлары кебек зур, тарихи төзелешләрдә катнашалар. Шулай ук соңгы елларда авыл хуҗалыгы, хокук саклау, медиклар отрядлары барлыкка килде һәм алар уңышлы гына эшлиләр.
Ел саен Удмуртиядән 1800дән артык студент әлеге отрядларда хез­мәт куя. Аларның күбесе зур масштаблы төзелешләрдә катнаша. 2016 елда студентлар отрядының Удмуртия­дә­ге региональ штабы республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, Кама һәм Буй елгалары аша күпер салырга ярдәм итү өчен, “Кама күпере” регионара студентлар төзелешен булдыра. 50 ел эчендә студентлар отряды мәктәбен 100 меңнән артык студент үткән. Аларның һәрберсе республиканы, регионны, илне үс­терү өчен үз өлешен керткән.
Бәйрәм уңаеннан Дәүләт циркында театрлаштырылган концерт программасы куелды. Удмуртиядәге студентлар отряды хәрәкәтен рес­публика Башлыгы Александр Бречалов котлады. “Бүген монда алып чыккан байраклар һәм сезнең уңышларыгызның санын күргәч, Удмуртиядәге студентлар отряды белән горурланып булганына тагын бер кат инандым. Сезнең актив лидерларыгыз 2020 елда Ижауда Россия күләмендә студентлар слеты уздырырга тәкъдим иттеләр. Без Мәскәүгә бу турыда сорап, хат юлларга булдык. Әлеге чараны уздыра алырбыз дип ышанам”, — диде Рес­публика Башлыгы үз чыгышында. Шулай ук Александр Бречалов залда команда һәм бердәмлек рухы көчле булганга басым ясады. “Студентлар отряды хәрәкәтенә төрле яктан да ярдәм итәргә әзермен. Миңа сездәге үҗәтлелек ошый. Студентлар отряды мәктәбен узганнар бизнес өлкәсендә дә, дәүләт эшләрендә дә зур уңышларга ире­шәләр. Киләчәктә дә бу бердәмлек рухын саклап калуыгызны телим”, — диде Александр Бречалов.
Бәйрәм барышында студент­лар­ның иң активлары, әлеге хә­рәкәтнең ветераннары федераль һәм региональ бүләкләргә ия булдылар.