Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Спорт ул – тормыш
28.02.2018

Спорт ул – тормыш

Кышкы авыл уеннары — 2018

Бөтен җиһан Пхёнчханда узучы Олимпия уеннарын күзәткән, спортчыларыбыз өчен җан аткан көннәрдә, 21-24 февральдә Удмуртиядә XXIV кышкы авыл спорт уеннары көннәре гөрләп узды.
Быелгы кышкы спорт уеннарының символы – үткәнне, бүгенге һәм киләчәкне чагылдыручы, тормышка гашыйк, актив һәм хәрәкәтчән удмурт кызы образы. Ярышларда Удмуртиянең 25 районыннан меңнән артык спортчы хоккей, шахмат, шашка, баскетбол, кышкы полиатлон, чаңгы һәм башка спорт төрләре буенча көч сынаштылар. Чаңгы ярышларында Алнаш районының данын атказанган спорт мастеры, ике тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Владислав Лекомцев яклады. Спортчылар арасында милләттәшләребез дә бар иде: командалы спринт төрендә Алнаш районы өчен Әнисә Фәттахова көч сынашса, дартс уеннарында Кез районы данын Рәшит Мөфтәхов яклады.

Кышкы һәм җәйге авыл уеннары – рес­публикабызда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, яшьләребезне спорт­ка өндәүче зур һәм мөһим чара. Авыл уеннары һәрвакыттагыча авылларны үстерү өчен үзеннән нинди дә булса өлеш кертә: яңа спорт объектлары, чаңгы базалары ачыла. Шушы уңайдан Кече Пурга районында яңа “Зимняя” чаңгы базасы ачылды. Кем белә, бәлкем нәкъ Кече Пургада киләчәктә Россия һәм Удмуртиянең җыелма командасы әгъзасы булырдай көчле спортчы үсеп чыгар.
Быелгы кышкы авыл спорт уеннары Удмуртиянең спорт территориясе булуын тагын бер кат раслады. Кышкы уеннарда җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында чиксез горурлыгыбыз, Олимпия уеннарының алтын медаль иясе Алинә Заһитованың чыгышы экранда күрсәтелде. Тантанада Олимпиадада зур уңышлар яулаучы тагын бер горурлыгыбыз – чаңгыда узышу буенча ирләрнең җыелма командасының өлкән тренеры, якташыбыз Олег Перевозчиков исеме дә искә алынды. Бу хакта Александр Бречалов ассызыклап: “Әлеге кышкы авыл уеннары спортчыларына Олимпия уеннарындагы спортчыларыбызның уңай энергиясе җиңү яуларга ярдәм итүенә шигем юк. Удмуртиялеләрнең чаңгы яратуларына да инде гаҗәпләнми башладым, чөнки шушы минутларда якташыбызның кул астында тәрбияләнүчеләр 50 чакрымга чаңгыда узышу буенча көмеш һәм бронза медальгә лаек булдылар!” – диде.

Кышкы авыл уеннары тәмам. Игра районы спортчылары ярышларның төп җиңүчеләре дип табылды. Әлеге ярышларның дәвамы буларак 2-4 март көннәрендә Удмуртиядә беренче Бөтенроссия кышкы спорт уеннары узачак.

Ләйсән Әхмәтова.