Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Спорт – Пәйгамбәребез сөннәте
20.02.2019

Спорт – Пәйгамбәребез сөннәте

Ижау шәһәренең Ленин районында “Сәламәтлек сукмагы” проектын тормышка ашыру эшләре башлану турында газетабызда язган идек инде. Әлеге проект Парашютная урамы очындагы наратлыкта ял итү, спорт белән шөгыльләнү урынын төзекләндерүдән гыйбарәт.

Ленин районы – татарлар күпләп яши торган район. Сер түгел, халык ял итәрлек, спорт белән шөгыльләнерлек урыннар биредә бик аз. Күпләр әлеге наратлыкны үз итә: моннан атна дәвамында кеше өзелми. Үзенә күрә бер ял паркы. Өлкәннәр дә, балалар да спорт белән шөгыльләнергә дип килә. Кемдер чаңгыда шуа, икенчеләр скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Гаиләләре белән килүчеләр дә шактый. “Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада ял итү – сәламәтлек өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе. Төрле авырулар, начар гадәтләр күп булган заманда бу аеруча мөһим. Үзем дә монда рәхәтләнеп саф һава сулап, ял итеп кайтам”, — дип сөйләде Рөстәм Шагиев. Дамира Муллаәхмәтова да районда ял итү урыны барлыкка килгәненә сөенә: “Без гаиләм, дуслар белән монда көн саен йөрибез. Кеше бик күп, балалар, яшьләр килә. Чаңгыда шуу өчен шәһәрнең икенче башына барырга кирәкми, бик рәхәт”.
“Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сөннәте”, — ди Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт. Үзе дә әлеге наратлыкта еш була. скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Нәкъ менә Удмуртия мөфтияте тәкъдиме белән көз көне наратлыкта зур өмә уздырылды. “Шушы җирдә кышын чаңгы белән шуалар, җәяү йөриләр, скандинавия йөреше белән дә шөгыльләнәләр. Без үзебез дә, милләттәшләребез, дин кардәшләребез дә килә монда. Җәй көне җәйге спорт төрләре белән шөгыльләнәбез”, — ди ул. Аның белән бергә Удмуртия һәм Ижау митрополиты Викторин да спорт белән шөгыльләнергә чыга икән. “Без монда Фаиз хәзрәт белән еш кына очрашабыз. Шул вакытта дини эшләр буенча аралашырга да җитешәбез. Әлеге наратлыкта мөселманнар гына түгел, рус милләтеннән булганнар да рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәләр, урын һәркемгә җитәрлек. Без трассаны бүлмибез. Һәркем сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен үз көчен куя”, — диде ул, дустанә мөнәсәбәтләрне исбатлап.

Нәкъ менә Удмуртия диния нәзарәте, Епархия һәм халык тәкъдиме белән шәһәр хакимияте тарафыннан әлеге наратлыкны төзекләндерү турында карар кабул ителә. Биредә кичләрен чаңгыда йөрү өчен шарт­лар җитәрлек түгел, балалар белән ял итү өчен спорт мәйданчыклары, утырып тору урыннары да юк. Шәһәр хакимияте вәгъдә итүенчә, тиздән бу урында тулы комплекслы ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү паркы булачак. Инде беренче адымнар ясалган, наратлыкта урнашкан спорт мәйданчыгы 7нче санлы спорт мәктәбе карамагына бирелгән. “Мондагы наратлыкны төзекләндерү буенча безнең махсус эш комиссиясе төзелде. Алып барылган эш буенча атна саен җыелыш уздырабыз, анда белгечләр, дин әһелләре дә катнаша. Берничә этапка бүленгән юл картасы төзелгән, һәр этап өчен җаваплы кеше билгеләнгән. Хәзер без ут кертү өстендә эшлибез. Тиздән 16 урында (500 м) яктырт­кыч җайланмалар куелачак. Шуннан соң башка этапларга тотыначакбыз. Моңа спорт мәйданчыклары булдыру, юлларны рәтләү, этләр белән йөрү урынын булдыру керә”, — диде Ижау шәһәренең Ленин районы җитәкчесе Рамил Гайнуллин.
Әлеге проект өстендә эш тукталмаячак дип вәгъдә бирә шәһәр җитәкчеләре. Халык та кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Удмуртия диния нәзарәте тәкъдиме белән, узган елның көзендә наратлыкта өмә дә уздырылган иде. Күп еллар дәвамында халык яратып йөргән бу урынга яңа сулыш өрелә. Бу — Ленин районында яшәүчеләргә зур бүләк.

Эльвира Хуҗина.