Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Спорт белән үрелгән тормыш
18.01.2018

Спорт белән үрелгән тормыш

Спорт — рухи һәм физик мөмкинлекләрне үстерә, сәламәт яшәү рәвешенең ныклы нигезен формалаштыра. Соңгы елларда яшьләр арасында да спорт белән шөгыльләнү модага кереп бара. Егетләр-кызлар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, үзләре теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек табалар. Бу Удмуртиядә әлеге юнәлешне үстерүгә игътибарның артуы нәтиҗәседер дә, бәлки. Сәхифәбезнең бүгенге геройлары өчен дә спорт – үзе бер дөнья.

Алмаз Нәфыйков: “Булдыра алмам дигән идем…”

25 яшьлек Алмаз — Ижау шәһәре егете. Төз гәүдәле, сөйкемле, аралашканда да гел үзенә җәлеп итеп тора ул. 20нче санлы мәктәптә 9нчы сыйныфка кадәр белем алгач, Ижауның тимерьюл транспорты техникумына белем алырга керә. Аны тәмамлагач, Кострома шәһәренә хәрби хезмәткә алынып, бер ел һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт итә. “Балачактан ук спорт белән дус булдым. Малайлар белән җәен дә, кышын да футбол уйный идек, футбол мәктәбендә шөгыльләндем. Башта мәктәп, соңрак техникум өчен уйнап, команда белән алдынгы урыннар яулый идек. Мәктәптә укыганда, баскетбол белән дә шөгыльләндем”, — дип искә алды Алмаз.
Ләкин тормыш аңа зур сынаулар әзерләгән. Тик көчле рухлы егет сынмый-сыгылмый. Ул 2014 елда следж-хоккей спорты төре белән таныша. “Сочида паралимпия уеннары узгач, миңа Удмуртиядә һәм Россиядә следж-хоккей спорт төрен үстерүгә нигез салучы Виктор Кузнецов (хәзер безнең арабызда юк инде) шалтыратты. Ул безнең команданың җитәкчесе иде. Виктор Кузнецов ярдәме белән тормыш авырлыклары каршында калган егетләр хоккей һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнә башладылар, күпләрдә ул яңадан яшәүгә мәхәббәт уятты”, — дип, зур рәхмәтләр әйтеп, искә алды аны Алмаз. Әлеге шалтыратудан соң ул да үзен следж-хоккейда сынап карарга була. Моңа кадәр беркайчан да хоккей уйнамаган егет 2014 елның апрелендә беренче тапкыр следж-хоккей чанасына утыра. “Бик курыктым, булдыра алмам, авыр булыр дип уйласам да, ялгышканмын икән”, — ди спортчы егет.
Шул ук елның август аеннан Алмаз следж-хоккей белән даими шөгыльләнә башлый. Әлеге спорт төренең серләренә төшенергә, яратырга аңа Россиянең атказанган тренеры Александр Ларионов ярдәм итә. Спортчы егет шөгыльләнгән клуб 2 тапкыр Россия чемпионы исемен яулый, Мәскәү кубогы, Удмуртия Башлыгы кубогына булган һәм башка бик күп төрле ярышларда җиңәләр. Командаларында Сочида узган паралимпия уеннары призерлары, Европа чемпионнары, дөнья чемпионатының бронза призерлары бар. “Миңа әлегә кадәр халыкара дәрәҗәдә булган ярышларда катнашырга туры килмәде. Россиядә югары класслы, үрнәк алырлык следж-хоккейчылар күп, аеруча безнең клубта”, — ди Алмаз. Спорт аңа тормышта чыныгырга, югалып калмаска, авырлыкларга бирешмәскә ярдәм итә. “Спорт та гына түгел, һәр эштә дә үзеңне, ялкаулыкны җиңәргә өйрәнергә кирәк. Чөнки нинди генә ярыш булмасын, иң беренче көндәшең ул — син үзең. Нинди юнәлешне, максатны билгелисең – шуңа ирешергә тырышасың бит”, — дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем. Аңа нык­лы сәламәтлек, яңа җиңүләр телибез.

Эльвира Хуҗина.