Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - СПИД – гасыр бәласе
14.12.2017

СПИД – гасыр бәласе

XX гасыр афәте дип аталган СПИД көннән-көн чәчәк ата. Бүгенге көндә Россиядә әлеге чирне сәгатенә 10 кеше йоктыруын хәбәр итә белгечләр. Әлегә дәвасы табылмаган бу авыру кешегә гадәттә җенси юл белән һәм кулланылган энәләр аша канга килеп эләгә.

1988 елдан бирле 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы каян килеп чыккан соң? Тарих битләренә күз салсак, 1981 елда дөнья буйлап куркыныч авыру йөрүе турында имеш-мимешләр йөри башлый. Бер төркем яшьләрнең кисәк кенә авырып, кыска вакыт эчендә үлү очраклары күзәтелә. Әлеге күренеш галимнәрне зур борчуга сала. Җентекле тикшеренүләрдән соң, атамасы бик кыска, нибары дүрт хәрефтән торган (СПИД), тик һәркем күңелен шомландырырлык, курку салырлык көчкә ия булган авыру икәнлеге ачыклана. Тикшеренүләр барышында әлеге авыруның лентивирус төркеменә кертелүче вирус булуын, моңа кадәр маймыл, песи, ат кебек хайваннарда күзәтелүе билгеле була. Авыруның кешелек дөньясына аучылык аркылы, яралы хайваннардан күчүе ихтимал, дип фаразлый галимнәр. Конго елгасы бассейнында беренчеләрдән булып таралыш алган, чәчәк кебек гомерләрне өзүче СПИД авыруы җир шарын тиз арада басып ала. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча 2017 елның 1 ноябренә Россиядә 1 193 890 ВИЧ диагнозы теркәлгән. Әлеге исемлектәге 269282 авыру якты дөнья белән хушлашкан.
Саннардан күренгәнчә, шатланырга урын юк. Удмуртиядә хәлләр ничек соң? Бүгенге көнгә республикабызда яшәүче 10 059 кешедә ВИЧ-инфекция булуы ачык­лан­ган, шуның 1049ы агымдагы елда теркәлгән. Бу күрсәткеч 2016 елга караганда 14,6%ка күбрәк. Эпидемиянең соңгы елларда үсеш алу үзенчәлеге – авыруларның 25 яшьтән өлкән булуы (2017 елда – 96,5%, 2016 ел – 88,3%). Агымдагы елда исәпкә алынган 19% ВИЧ-инфекция очрагы авыруның инде соңгы этабында ачыкланган. Бу – күп кешенең вакытында тест узмавы, ә табибка симптомнар барлыкка килгәч кенә мөрәҗәгать итүе турында сөйли. Шуңа да үсеп килүче буынга иң элек рухи-әхлакый тәрбия бирү, алар белән мәгълүмати-агарту эш алып бару мөһим. Бүгенге көндә ВИЧ-инфекцияле була торып та, гадәти яшәү рәвеше алып барырга мөмкин булуын белдерә белгечләр. Авыруның анадан балага күчү очракларын да булдырмау юллары табылган. “СПИД белән авыручы хатын-кыз табибларның күзәтүе астында, вирусны контрольдә тоту өчен киңәшләргә колак салып, сау-сәламәт бала тудыра ала”, — ди Удмуртия Республикасының СПИДка һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәгенең баш табибы Олег Горбунов. Вирусны дәвалаучы дарулар да кабул итү өчен уңайлы, организмга зур зыян китерми торган итеп ясалган. Хәтта, парлар арасында ир яки хатын ВИЧ-инфекцияле була торып та, сәламәт партнерына вирусны күчерми торган дарулар булдырылган.
Кызганычка каршы, үзеңне яхшы хис итү – син 100% сәламәт дигән сүз түгел. ВИЧ вирусының кискен стадиясендә югары температура булу — авыру тарафыннан грипп буларак кабул ителергә, ә күп очракта организмда бөтенләй сизелмәскә мөмкин. Инфекция эләгеп, алты ай узуга, авыру инде хроник рәвешендә организмны зарарлый. Кемдер вирус эләгүен еллар буена да сизми. Шуңа да декабрь аенда “Тукта ВИЧ/СПИД!” дип исемләнгән бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәребез халкы өчен ВИЧ-инфекциясенә бушлай тикшерү оештырыла, авыруны булдырмау турында консультацияләр үткәрелә. Моннан тыш, теләге булган һәркем Труда урамы 17а адресы буенча урнашкан республиканың СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекциягә бушлай тест уза ала.

Хәзерге заманда кеше гомерен челпәрәмә китерүче куркыныч, аяу­сыз авырулар чиксез күп булганлыктан, һәркем үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Сакланганны Ходай саклар, диләр. Шушы юлларны истә тотып, тормышыбызга куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булсак иде.

Ләйсән Әхмәтова.