Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - “Спартак” тирәсендә болытлар куера…
9.08.2017

“Спартак” тирәсендә болытлар куера…

Узган жомгада “Спартак” халык иҗат йорты бинасының киләчәге турында җыелыш булачагы хакында Интернет аша ишеткән идек. Телефон аша хәбәрчебез Гөлисә Зарипова кебек: “Кызлар, ишеттегезме?! Җыелыш була, “Спартак”ны якларга килегез!” – дип борчылып, ачыргаланып шалтыратучылар саны аз булмады. Билгеләнгән сәгатькә җыелышка килгәндә, бер төркем өлкән яшьтәге апа-абыйлар урамда борчулы йөз белән каршы алды. Җыелыш булачагы хакында халыкка алдан хәбәр ителмәгәнлектән, зал буш диярлек иде. Яшьлек елларының иң күңелле мизгелләре биредә үткән, “Спартак” дип, бүгенге көндә дә җан атып яшәгән өлкәннәр, Шәһәр думасы депутатлары, “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләреннән вәкилләр ,милли сәясәт министрлыгының урынбасары Людмила Соковикова, мәдәният һәм туризм идарәсе җитәкчесе Екатерина Коновалова һәм “Спартак” халык иҗат йорты җитәкчесе Игорь Мотовилов катнашты фикер алышуларда. Шул көннәрдә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Корылтае узганлыктан, әлеге җыелыш татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләреннән башка узды.
“Спартак” бинасы инде 1939 елда төзелгәнлектән, бүгенге көн­дәге халәте, проблемалары күп­ләрне борчый, Беренчедән, түбәсеннән су ага, бинаның эчке ягы төзекләндерелүгә мохтаҗ, икенче яктан заман таләпләренә туры килерлек залы, музыка аппаратурасы юк. Игорь Мотовилов проблемаларны инвестор табып хәл итеп булачак дигән фикердә. Бүгенге көндә инвестор буларак “Ижтрейдинг” компаниясе үзен тәкъдим итә. Җитәкче сүзләренә караганда, биредә Ленин районы халкының ихтыяҗларына туры килердәй ял итү үзәге төзеләчәк. Мәйданы 1304 кв. метр булган “Спартак” бинасын реконструкцияләү өчен эскиз проекты төзелә. Биредә капиталь ремонт уздыру, түбәне яңарту, заманча күп функцияле актлар залы булдыру каралган. Инвестор тәкъдиме буенча 700 кв.метр өстәмә мәйданны биләүче 2нче кат төзеләчәк һәм анда түгәрәкләр эшләячәк. Инвестиция 120 млн. сум тәшкил итәчәк.
“Спартак” киләчәктә заман таләпләренә туры килердәй булып төзекләндерелсә, күңелле күренеш, әлбәттә. Залдагы халыкның инвестор сүзен ишеткәч, тавыш күтәрүе, килешмәве, шулай ук аңлашыла. “Ижтрейдинг” компаниясе, аңлавыбызча, ул — иң элек сәүдә үзәге. Ә “Спартак” кебек тарихи бинаның ниндидер сату-алу үзәге белән тәңгәл булуын күз алдына да китерүе авыр. Биредә түгәрәкләр, мәдәният, җыр-моң хуҗа булырга тиеш. Халыктан төрле фикерләр яңгырады: кемдер “Родина” һәм “Италмас” кебек башка кинотеатрларның язмышын кабатламас өчен, дәүләттән ярдәм сорауны үтенде, кемдер бинаны сүтеп, федераль программалар ярдәмендә яңасын төзергә тәкъдим итте, ә кемдер тарихи бинабызны югалтмау максатыннан, инвесторларны кертмичә, ничек бар, шулай калдыруны сорады.
“Спартак” халык иҗат йорты белән күп еллар җитәкчелек иткән, бүгенге көндә дә аны үз кыйбласында калдыру теләге белән янучы Резеда Миркасыймова, бина залының акустикасы бик тә үзенчәлекле булуын, күп функцияле итеп үзгәрткәч, ул халәтен югалтачагы турында борчылып сөйләде: “Татарстанның атказанган артистлары әлеге залда концерт куйганда, тавышның яңгыравына шаккаталар, биредә микрофонсыз да рәхәтләнеп җырларга була диләр”, — ди ул.
Һавада күренмәс буяулар белән рәсем ясагандай, җитәкчелек тарафыннан төгәл генә кайда, кайчан, ничек, нәрсә эшләнәчәге хакында проект тәкъдим ителмәгәнлектән, җыелыш ыгы-зыгылы барды. Депутатлар да үз чыгышларында әлеге җыелышны башкачарак форматта, халыкка аңлаешлы факт­лар җиткерерлек итеп үткәрергә кирәклегенә басым ясадылар.
Әйе, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, ди халык. Инвесторлар да зур күләмдә акча түгеп, халык файдасына түгел, ә үз кесәләрен калынайту өчен тырышачаклар. Шуңа күрә дә җыелышта катнашучыларның күпчелеге Ленин районында яшәүчеләрне генә түгел, Ижау халкын берләштереп торучы “Спартак” халык иҗаты йортының капиталь төзекләндерелүен теләү­ләрен белдерделәр.

Ләйсән Әхмәтова.