Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - “Спартак” та – кабат театр
28.02.2019

“Спартак” та – кабат театр

Театр елы уңаеннан газета укучыларыбызны күренекле, профессиональ, үзешчән театр артист­лары белән таныштыруыбызны башлап җибәрәбез. Татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән зыялылар Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил, Вәли Мортазин, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Мохтар Мутин, Нәгыймә Таҗдарова һәм башка бик күп сәнгать әһелләре янәшәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншинаның лаеклы урыны бар. Рәшидә Җиһаншина 1917 елда Казанда күп балалы гаиләдә туа. Аның әтисе гаиләсе белән театрларга, циркка, ярминкәләр кебек күңел ачу урыннарына йөрергә яраткан. Рәшидә Җиһаншина үзенең «Тормышым минем — театр» дигән китабында әтисенең театрга гашыйк кеше булуын искә ала. Кечкенәдән үк театр белән хыялланган Рәшидә 1932 елда театр техникумына укырга керә. Анда ул үзе кебек үк булачак сәхнә йолдызлары – сабакташлары Зифа Басыйрова, Нәҗип Гайнуллин, Рәгыйдә Янбулатова, Усман Әлмиевләр белән бергә укый. 1936 елда театр техникумын тәмамлагач, Рәшидә Җиһаншина Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Рәшидә Җиһаншина — сәхнә, сәнгать өчен 61 ел гомерен биргән шәхес. Нинди генә рольләр уйнамаган ул! 1990 елны ул, театрдагы олы яшьтәге артистларның тормышын җиңеләйтү максатыннан чыгып, «Инсаният» фондын оештыра һәм аны үзе үк җитәкли дә. Беренче спектакль итеп Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми?» дигән әсәре куела. Соңрак Рәшидә апа хәтта пье­салар язу эшенә дә керешә. Ул — «Сөйдергеч бөтие», «Әйтелмәгән васыять», «Көтелмәгән кунак», «Ветераннар» пьесаларын, «Кодагыйлар» комедиясен, «Улларым» мелодрамасын иҗат итә.
24 февраль көнне “Спартак” халык иҗаты йортында “Бәхет” ансамбле тарафыннан Рәшидә Җиһаншинаның “Улларым” мелодрамасы куелды. Әлеге пьесаны сайлавым юкка гына булмады. “Бәхет” ансамблендә бүгенге көндә инде күбесе — өлкәннәр. Аларның язмышына, яшенә туры килердәй спектакльне сәхнәгә кую күптәнге хыялым иде. Беренче тапкыр пьесаны укыганда күбесенең күзләренә яшь тыгылды. Сугыш чоры балалары сугыштан кайтмаган әтиләрен, әниләре күргән нужаларны искә төшерделәр. Зиннур ага Носратуллин: “Сугыш беткәч, көн саен авылга сугышчылар кайта, башка балалар белән мин дә аларны каршы алырга чыгам, ләкин күпме генә көтсәм дә, әти кайтмады”, — дип искә алды. Мелодраманың эчтәлегендә Мәрьямбану әбинең гомер буе сугыштан кайтмаган ирен, ике улын көтүе турында сүз бара. Үзешчәннәр һәрберсе рольләрен күңелләреннән үткәреп, тырышып уйнадылар, аларның хисләре, уйлары залдагы тамашачыларга да барып җитте. Мелодрама Ватанны саклаучылар көненә, сугыштан кайтмаганнар рухына дога булып яңгырагандыр. Һәрвакыт зал тутырып килгән милләттәшләребезгә, театрга битараф булмаган тамашачыларга рәхмәт белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева.