Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Соңгы юлга озату тәртипләре
18.07.2018

Соңгы юлга озату тәртипләре

Мәетне өйдән озатырга мөмкинлек булмаганда нишләргә? Удмуртия Диния нәзәратенә мондый сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Ниһаять, әлеге үтенечләрне канәгатьләндерергә мөмкинлек табылып, Ижауда «Хәйрия» фонды каршында «Җәназаханә» бүлмәсе эшли башлады. Әлеге бүлмәне булдыруның сәбәпләре, аның эшчәнлеге турында без Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов белән сөйләштек.

— Исмәгыйль хәзрәт, Коръәндә: “ Әлбәттә, үлем ачысын һәркем татыячактыр”, — дип әйтелә (“Үрмәкүч” сүрәсе, 57-нче аять). Якыннарыбызны соңгы юлга озату һәркем өчен дә четерекле мәсьәлә. Авыр вакытта нәрсәдән башларга, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

— Һәр мөселман шәригать буенча җир­ләнергә тиеш. Шуңа күрә мәрхүмнәрне соңгы юлга динебез кушканча озату мөһим. Мөселман илләрендә мәет юучы дигән һөнәр бөтенләй юк, чөнки анда гадәттә балалар үз әти-әниләрен юалар, кәфенлиләр, җирлиләр. Балалар булмаса, бу эшне якын туганнары башкаралар. Бездә совет чорында, дин белән көрәшеп, бу гадәт юкка чыкты. Кешеләр мәет юу тәртипләрен оныттылар һәм күбесе бу эштән җирәнә, чиркана да башладылар. Чынбарлыкта, без мәетләрне үзебез юарга, кәфенләргә, озатырга, күмәргә тиешбез. Бу изге гамәлләрне үзләре башкарырга теләгән кешеләр өчен бөтен шартлар тудырыла. Ягъни мәчетләрдә мәет юар өчен алъяпкычлар, бияләйләр, сөлгеләрдән торган комплектлар, комганнар, мәетне юа торган калашалар бушлай бирелә. Әгәр кешенең бу комплекттагы әйберләрне соңыннан юып мәшәкәтьләнәсе килмәсә, сатуда кыйммәт булмаган бер тапкыр гына кулланыла торган комплектлар бар. Алар кулланылганнан соң ташлана (ягылса яхшырак). Мәет юучылар, Аллаһ ризалыгы өчен, мәчет тарафыннан бушлай җибәреләләр. Ләкин һәр кеше аңларга тиеш, син үзең башкарырга тиешле эшне башка кешегә кушсаң, аны бәхилләргә кирәк. Әйе, мәетне юу, кәфенләү күп әҗер савапка ирештерә торган гамәл. Ләкин мәет юып йөрү мәет юучының вакытын да, көчен дә, кәефен дә ала. Төрле мәетләр була. Шуңа күрә мәетнең хуҗалары, хәлләреннән килгәнчә, бу эшне башкаручыларны бәхиллиләр. Аллаһка шөкер, инде әйтеп киткәнемчә, шәһәребездә мөселманнарны шәригать буенча җирләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Мөселман зиратында хезмәт итүчеләр күп еллар дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә кайгы килгән вакытта ярдәм итәләр. Һәрхәлдә, әгәр кешеләр үзләрен мөселманга саныйлар икән, кайгы килгәндә беренче чиратта мәчеткә хәбәр итәләр. Чөнки мәчет аша гына дөрес мәгълүмат алырга һәм дөрес юл белән, шәригатебез кушканча мәетне озатырга мөмкин. Бүгенге көндә күбәеп киткән төрле ритуаль ширкәтләр, коммерцияне беренче урынга куеп, хәрәм юллар белән кайдан мәет чыкканын белеп алалар да, тилгәндәй бу йортка килеп тә җитәләр. Күп очракта алар үзләрен мәчеттән дип әйтәләр. Ләкин шуны белергә кирәк: сез үзегез мәчеткә хәбәр итмәсәгез, мәчеттә сезнең гаиләдә мәет барлыгын берничек тә белә алмыйлар.

— Ижауда җәназаханәнең эше нәрсәдән гыйбарәт?

— «Җәназаханә»нең җитәкчесе – Ринат Зыязетдинов диспетчер функциясен үти. Ул шалтыратучылардан алар нәрсә эшләргә теләгәннәрен сораша. Үзләре юалармы, өйдә юалармы, үзләре күмәләрме, кайда күмәргә телиләр. Шул бөтен сорауларны биргәннән соң, ул мәет хуҗаларына киңәшләр бирә. Кайгы килгәндә, 561-347, 8(912) 856-13-47 телефоны аша шалтыратып, сорауларга җавап алырга була. Һәр хәл үзенчәлекле була. Шунысын гына әйтәсем килә: мәетнең хуҗаларын карар кабул иткәндә мәҗбүр итү юк, киресенчә, бөтенесен дә аларның теләкләре буенча оештырырга тырышачаклар. Фәкать, киңәш рәвешендә генә нинди мөмкинлекләр булганын аларга тәкъдим итәчәкләр, аңлатачаклар. Ихтыяр тулысынча мәет хуҗаларында кала.

— Димәк, мәетләрне озату өчен махсус бер оешма, бүлмә булдыру якыннарын югалткан гаилә өчен уңайлы булачак?

— Әйе, инде әйткәнемчә, иң беренче чиратта мәет хуҗасына кирәкле мәгълүмат биреләчәк. Әгәр кешеләрнең төрле сәбәпләр аркасында бу эшләрнең кайберләрен яисә бөтенесен дә үтәргә мөмкинлекләре яки теләкләре булмаса, аларга башка төрле хезмәтләр тәкъдим ителә. Мәсәлән, мәет хуҗасы бу телефон аша шалтыратып сөйләшкәннән соң: “Җирләү эшен тулсынча үзегез башкарыгыз”, — дисә, бөтен баш авыртулары бетә. Махсус бүлмәдән озаткан очракта юучылар инде шунда булачак, кәфенлекләр, башка кирәк-яракларны алу кебек мәшәкатьләр дә югалачак. Әлбәттә, өйдән озатырга теләгән очракта да бөтен тиешле кагыйдәләр үтәләчәк.

— Мондый шартлар тудырылуы бәяләрнең үзгәрүенә дә китерәдер?

— Һәрбер хезмәтнең бәясе алдан әйтеп куе­ла. Гомуми бәягә мәетне моргтан яки өеннән алып килү, юу, кәфенләү, бүлмәне арендага алу, зиратка алып бару, кабер казу һәм җирләү, каберне тәртиптә тоту керә. Тагын кабатлап әйтәм, төрле сәбәпләр аркасында мәетне өйдә юарга мөмкинлекләре яисә теләкләре булмаган очракта гына «Җәназаханә» бу хезмәтне тәкъдим дә, тәэмин дә итә. Анда мәетне юу, кәфенләү һәм җәназа укыр өчен бөтен шартлар тудырылган. Өйдән озаткан очракта, билгеле, очсызгарак төшә. Мохтаҗ яки ятим балалары калган гаиләләргә ташламалар ясала. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, әлеге түләүләр кемнеңдер кесәсен калынайтмый. Акчаның бер өлеше эшчеләргә хезмәт хакына китә, зиратны, каберләрне тәртиптә тотуга, таш куюга тотыла. Калганы «Хәйрия» фондына күчерелә. Димәк, халыкның акчасы халыкның үзенә кайта.

— Шәригать буенча мәетне өеннән яки махсус булдырылган бүлмәдән озату хәерлерәкме?

— Динебездә вафат булган якыннарыбызны махсус бүлмәләрдән озатуга карата ниндидер тыю, каршылыклар юк. Дөрес, моңа кадәр шәһәребездә мөселманнарны озату залы булмагач, мәетне башка ритуаль оешмалар каршында эшләп килгән бүлмәләрдә юып, кәфенләп, соңгы юлга озатучылар булды. Тик аларның күпчелеге мондагы тәртипнең, чисталыкның динебез кануннарына туры килмәвеннән зарлана иде. Яңа гына эшли башлаган һәм бары тик мөселманнар өчен генә булдырылган озату залында исә җәназа йоласын башкару өчен барлык шартлар да булдырылган. Тормышта төрле хәлләр була. Кемгәдер мәетне моргтан яки хастаханәдән соң күпкатлы йортта урнашкан фатирына алып менү авыр, икенчеләрнең соңыннан өйне юып, чистартып куярга ярдәм итәрдәй туганнары юк, өченчеләр якыннарын югалту кайгысыннан җирләү мәшәкатьләрен үзләре ерып чыгардай хәлдә булмый һәм башкалар. Максатыбыз – кайгы килгән гаиләнең хәлен җиңеләйтү, дин кардәшләребезгә ярдәм итү. Мөселманнар өчен махсус озату заллары Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә уңышлы гына эшләп килә. Бездә дә эш алардан алган тәҗрибә, үрнәк белән уңышлы гына алып барылыр дип ышанабыз.
— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина.