Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Социаль челтәрләр ятьмәсенә эләкмәгез
20.03.2020

Социаль челтәрләр ятьмәсенә эләкмәгез

Интернетны һәм социаль челтәрләрне дөрес кулланмаган очракта, алар хәзерге чорның төп куркынычы булып торалар.

Әйдәгез, бер кеше мисалында аның уздырган көнен карыйк. Ул иртә белән торгач, иң беренче кулга телефонын ала. ВКонтакте, Инстаграм, Фейсбук, Одноклассники һәм башка социаль челтәрләрне ачып, яңалыклар лентасын карый. Телефонын иртәнге аш вакытында да, машинага, җәмәгать транспортына утыргач та кулыннан төшерми. Аның иртәсе әнә шулай узып китә. Хәзерге заманча телефоннарда экран артында ничә сәгать вакытыңны уздырганыңны күрсәтә торган счетчиклар бар. Алар синең нинди программаларны еш ачканыңны да санап бирә алалар. Кемдер социаль челтәрләр артында көненә 3-4әр сәгать утырырга мөмкин! Югыйсә, тормышны шулай юкка уздырыр өчен, без 500 ел яшәмибез.
Социаль челтәрләр кешеләр тормышында ни өчен шундый зур урын алып торалар соң? Әйе, замана кешесе өчен чын һәм виртуаль тормыш актив рәвештә үрелеп бара, социаль челтәрләр дә — замана таләбе. Тик кемнәрдер социаль челтәрләрдә вакытларын файда белән уздырсалар, икенчеләр кыйммәтле сәгатьләрне, минутларны исрафка үткәрәләр.

Вакытларын исрафка үткәрүчеләр арасында — буш вакытлары күп булучылар. Мәсәлән, безнең хатыннарыбыз. Алар өйдә бала тәрбияләргә, аларга белем бирергә тиеш. Тик моның урынына, гүзәл затларыбыз телефоннан кемнәрдер белән сөйләшеп, социаль челтәрләрдә язышып, төрле хатын-кызлар төркемнәрендә аралашып, көннәрен уздыралар. Әйе, бу төркемнәр, бәлки хәрәм дә түгелдер, күбесе мөселман хатын-кызлары өчен булдырылган. Тик кадерле хатыннарыбыз үз вакытларын шушы социаль челтәрләрдә, кызганычка каршы, бик күп уздыралар.

Бер мөслимә әлеге Интернет бәйлелектән ничек котылуы турында сөйләде. “Бу бәйлелектән котылгач, мин үземнең күпме нәрсәгә җитешә алуымны аңладым. Элек ашарга пешерергә, өй җыештырырга, бала тәрбияләргә дә вакыт тапмый идем. Аллаһка шөкер, юлымда бер яхшы кеше очрап: “Син үз вакытыңны исраф итәсең, гомереңне заяга уздырасың. Кыямәт көнендә моның өчен җавап бирәсе булачак”, — дип, минем күзләремне ачты”, — дип сөйләде ул.
Психологлар Интернет бәйлелекне алкоголь, наркотик матдәләргә булган бәйлелек белән чагыштыралар. Бу бик куркыныч. Шуңа күрә: “Нәрсә булган инде, мин бераз утырам да, шуның белән бетә”, — дип кенә уйларга кирәкми. Күпләр социаль челтәрләр аша төрле мәгълүмат җибәрергә ярата. Тик бу мәгълүматларны еш җибәрә башлаганда, аларның файдасы югала, алар мәгълүмати чүпкә әйләнәләр. Хәтта эчтәлеге бик яхшы булган язмалар да. Һәрнәрсәнең чамасы була, шуны онытмыйк.
Интернетта утыру вакытын ничек киметергә, социаль челтәрләргә ничек азрак керергә соң? Мәсәлән, син төрле төркемнәрдә теркәлгәнсең икән, телефонның тавышын сүндереп куярга кирәк. Шәхси хат килгәндә, син аны күрәсең, укыйсың. Ә төркемгә үзең теләгән вакытта кереп, андагы мәгълүмат белән таныша аласың. Күп кенә дин кардәшләребез: “Социаль челтәрләрдә без белем туплыйбыз”, — дип әйтәләр. Юк, гыйлемне без системалы рәвештә укытучылардан, галимнәрдән алабыз. Интернеттан алынган кыс­ка-кыска төрле мәгълүмат белән генә без белемебезне арттыра алмыйбыз. Кемнәрдер, социаль челтәрләр аша дәгъват кылабыз, диләр. Юк, болай дәгъват кылуның файдасы шулай ук бик аз дәрәҗәдә.
Психологлар социаль челтәрләрнең зур сорауга ия булуының сәбәбен кешенең үз-үзен күрсәтергә теләвендә күрә. Чын тормышта ул бернәрсәгә ирешмәсә дә, онлайн тормышта үзен чын эксперт итеп күрсәтә ала. Интернетта мондый кешеләр салган “кармактан” үзебез дә сакланыйк, гаиләбезне дә саклыйк. Интернет файдалы нәрсә, тик зыяны күбрәк. Аны акыл белән кулланырга тырышыйк!

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.