Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Солдат әниләре
21.02.2018

Солдат әниләре

Дөнья — зур театр сәхнәсе. Туганыннан алып гүргәчә кеше җирдә нинди генә рольләрне башкарып карамый икән… Бала, апа-абый, эне–сеңел, әти–әни, әби–бабай, ир–хатын һәм тагы әллә никадәрле рольләр…
Улымны армиягә озаткач, минем тормышымдагы әни роленә яңа төсмер өстәлде. Ул – солдат әнисе булу.
Әле генә бөтерчек кебек уйнап йөргән кечкенә шук малайның ни арада үсеп җиткәнен сизми дә калдык бугай без. Ана өчен бала җитмештә дә бала, диләр бит. Каршымда инде эш-гамәлләре, холкы формалашкан җитди егет. Ләкин ана күңелендә ул һаман кечкенә малай һәм нәкъ элекечә ул аңлауга, назга, кайгыртуга мохтаҗ.
Ләкин 18 яшьме, 20 яшьме, әллә инде институт тәмамлап, кулына дип­лом алган 24-25 яшьлек егетме, военкомат каршында моның аермасы юк. Яшең җиткән икән, солдат каешы буарга әзер бул. Һәр ир-егет гражданлык бурычын үтәргә тиеш.
Декабрь аенда без дә улыбыз Алмазны армиягә озаттык. Озату мәҗлесен Коръән укытып, вәгазь тыңлап, догалар кылып үткәрдек. Билал хаҗи Насыйровның вәгазе, өлкәннәрнең нәсыйхәтләре улым күңелендә фәкать изге хисләр генә уяткандыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, аның тормышындагы беренче ерак сәфәре изге сүздән башланды дип, бүген дә шөкер итеп йөрим.
Хәзер солдатларны төнлә алып китәләр, без дә төнге сәгать икегә военкоматка барып җитәргә тиеш идек. Шуңа күрә элеккечә җырлап урам әйләнү йоласын үти алмадык. Шулай да ипинең кибән башын тешләтеп, калган өлешен киптереп алып куйдык. Чыгып киткәндә, кулын онга мандырып, стенага биш бармак эзен төшердек, авылдан чыкканда кулъяулык бәйләп калдырды. Алар барысы да улымның исән-имин кайтуын теләп, көтеп торачаклар.
Бу көнне Әгерҗе районыннан тугыз егет армиягә китте. Алар арасында Яңа Бәзәкә җирлегеннән икәү булулары күңелгә ышаныч, җылылык бирә иде. “Бәлки бергә эләгерләр, бер-берсенә иптәш, таяныч булырлар”.
Киттеләр… Күңелдә мең төрле сорау. Казанда озак торырлармы? Нинди шәһәргә, нинди частька эләгерләр? Ашаталармы, киемнәре җылымы, кыерсытмыйлармы? Икенче көнне тугыз егетнең җидесенең бер җиргә — Чита өлкәсенә эләгүен белгәч, ерак булуына көенсәк, бергә булуларына сөендек.
Кичкә таба телефон чылтырый: “Гөлназ апа, безнең малайлар Читага Әгерҗе аша узалар икән. Без барабыз. Сез бармыйсызмы?” Аидә икән, күрше Яңа Авыл егетенең әнисе. Бармыйммы соң?! Тиз генә шалтыратып, улымнан ниләр кирәген сорадым да, очтым гына Яңа Авылга.
Сәгать кичке тугыз тула, без вок­залда… Телефоннарына акча салабыз, өйдән тутырган әйберләргә, кибеттән алып, тагын өстибез. Көтәбез… Үч иткәндәй, ник бер­сенең телефоны сөйләшү дулкынында булсын. Кайчан килә, нинди поезд, кайсы вагонда — берсен дә белмибез. Бар белгәнебез: кичке дүрт тулып узгач утырдылар, тугызларга монда булырга тиеш. Читтән карап торучы булса, һәрбер Казан ягыннан килеп туктаган поезд тирәли төшүчеләрдән, озатучылардан сорый-сорый солдат улларын эзләп йөгереп йөргән хатыннарны күрү кызык тоелыр иде, бәлки. Ә без, шушы берничә минутлык күрешү өчен әллә ниләр бирергә әзер идек. Без, өч әни (бу вакытта Әгеҗедән Раушания да безгә килеп кушылган иде инде, аның да улы безнекеләр белән бергә Читага китеп бара икән), өметебезне өзми, күрешү көтәбез. Ике поезд китте, тагы төнге уникедә бар диләр, бәлки, шунысындадыр?
Мин кала алмыйм, иртән эшкә. Ә калганнар соңгы чиккә кадәр торырга риза. Әйберләремне аларга калдырдым да кайтырга кузгалдык. Һәм телефон чылтырый, Алмаз: “Әни, без бөтенләй Әгерҗегә кермибез, Буадан борылып, Татарстаннан чыгып китәбез икән”. Менә шулай төне буе йөреп күрә алмый калдык улларыбызны. Ун көн юлда. Ун көн бер үк сораулар, бер үк теләкләр: “Суык түгелме? Яхшы ашаталармы? Бергә булыгыз, бергә җиңелрәк булыр”. Барып җиттеләр. Ура! Рөстәм, Алмаз, Айрат, Динар бер үк рота, бер үк взводта. Монда биш ай укыячаклар. Хәзер инде телефоннан якшәмбе генә сөйләшә алабыз.
Киткәннәренә ике айдан артык. Климатка яраклаша алмый, еш авырдылар. Анда коры суык, 30–35 градуска җитә. Авырганын, хастаханәдә икәнен үзе әйтми, башка әниләр аша гына беләм. Ничә сорасаң да, бер җавап: “Монда казармалар җылы, ашау яхшы. Авырсак, дарулар, уколлар бар, яхшы карыйлар.” Сөенеп тә, горурланып та куям: зарланмый. Аллага шөкер.
“Киткәнеңә үкенмисеңме? Барырга кирәк дип уйлыйсыңмы?” – дим. “Мин үзем теләп киттем бит, әни. Миңа кирәк бит ул. Кирәкмәгән кеше килеп йөрмәсә дә була инде”.
Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге замандә армиядә хезмәт итү элгәре кебек үк дәрәҗәле саналмаса да, нишләмәк кирәк — илне сакламыйча булмый. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, физик яктан да, рухи яктан да ныгып, мөстәкыйльлеккә өйрәнеп кайтырлар. Элек ике-өч ел хезмәт иткәннәр әле, хәзер бер ел гына. Хатларны айлар буена көткәннәр, без атна саен сөйләшеп, хәлләрен белеп торабыз, диеп, үз-үзебезне дә, бер-беребезне дә юатабыз солдат әниләре белән. Улларыбыз гына түгел, без дә дуслашып, туганлашып беттек инде. Якшәмбе киче җитсә, әле телефон шалтырый, әле Интернет аша хәбәр килә. “Сезнеке шалтыраттымы? Ничек диде? Исән-имин булсыннар инде”.
Бүгенге көндә Яңа Бәзәкә җирлегеннән дүрт егет армия сафларында хәрби бурычын үти. Илләребез генә тыныч булсын да, егетләребезгә дә, әти-әниләренә дә саулык-сәламәтлек, сабырлык бирсен. Барлык ир-егетләребезне якынлашып килүче 23нче февраль – Илне саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, озын гомер, уңышлар, гаилә бәхете телим.

Гөлназ Вәлиева, Яңа Бәзәкә авылы.