Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


20.02.2019

Солдат булдым

Шәфкать Ганиев

 

Миңа ун яшь тирәсендә колакка бетчә чыгып, бер колак начар ишетә башлады. Тугызынчы класста яшьтәш егетләрне хәрби комиссариатка чакырдылар. Шул чакта ук мине «саңгырау» дип язып куйдылар. Ничек борчылганны белсәгез иде?! Бил­геле, авыл егете өчен бу яхшы хәбәр түгел. 23 февраль көнне классташ кызлар армиягә китәргә тиешле егетләрне Совет армиясе көне белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Ә миңа гади генә открыткага күңелемне юатыр өчен шигырь, теләкләр язып бирделәр…
Тик мин җаен таптым, барыбер солдат булдым!
Казанда укыган чагым. «Приписное свидетельствоны югалттым», — дип, медкомиссиягә бардым. Барын да үттем, иң соңгысы шул курыккан «ухо-горло-нос» кабинеты иде. Эчемнән белгән догаларымны укып кердем. Табибә мине дүрт метр тирәсе арырак бас-тырды да, уң колагыңны бармагың белән томала диде… 33…..54…. 43 дип кабатладым. Ә хәзер икенчесен дигәч, мин бармак белән каплаган булдым, тик ачык калдырдым… Комиссияне уздым бит! Армиядән кайткач, солдат киемендә урамда горурланып йөрдем, мәктәпкә дә кереп чыктым.
Хәзерге егетләргә карап исем китә минем. Беркөнне 17 яшьләр тирәсендәге өч егет автобуска керде, икесенең борынында боҗра, колаклары тишелгән. Өченчесе, әйтерсең кичә генә төрмәдән чыккан, бар җиренә диярлек тату ясалган. Бу егетләр безнең кебек армия сафларына барырга, автомат тотып, ант бирергә хыялланмыйлар инде…

Шәфкать Ганиев, Ижау шәһәре.