Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Совет Удмуртиясе өчен көрәш
31.10.2018

Совет Удмуртиясе өчен көрәш

Быел Ижау-Воткинск фетнәсе җиңелүгә 100 ел. Гражданнар сугышы башында тулы өч ай буе революциягә каршы көчләр Удмурт җирендә ничек хакимлек итә алган соң? Сүзем ун мең кешенең гомерен алып киткән Ижау-Воткинск фетнәсе турында. Бер гасыр вакыт узса да, бу дәһшәтле вакытлар турында кызыксыну кимеми. Буржуаз пропаганда Ижау-Воткинск фетнәсен – янәсе, халык Октябрь революциясен кабул итмәде, теләмәде дип күрсәтергә тырыша. Тарихи документлар моның киресен сөйли: гади хезмәт кешесе революцияне шатлык белән каршы алган. Шулай ук тарихи документлар Ижау-Воткинск фетнәсенең үзеннән-үзе килеп чыкмаганын, ә яшертен әзерләнгән контрреволюцион акт икәнен раслый.

Борчулы көннәр

1917 елның җәендә Ижау большевиклар оешмасында 749 кеше исәпләнә. Большевиклар корал заводыннан үзләренә 500 винтовка, 75мең патрон, 50 револьвер бирүләрен сорыйлар. Завод администрациясе куркып кала, бирми. Большевиклар корал складларын басып алырга план коралар. 17нче октябрьдә Сарапулда район съезды җыела, анда власть Советлар кулына күчә дип игълан ителә. 25нче октябрьдә Петроградта узган революцияне удмурт халкы сөенеп кабул итә. Ижау шәһәрендә Карлутка мәйданында меңләгән халык дәррәү “Ура” кычкырып, митинг оеш­тыралар.
Башкарма комитетка яңа тормыш төзү җиңел бирелми. Завод администрациясенең Советларга буйсынасы килми. Шулай да милиция, җирле гарнизон ярдәмендә корал складларын үз кулларына ала. Ижау корал заводы көненә 1200 данә винтовка чыгара – илебез өчен гаять мөһим завод санала.
1918 елның 4нче августында төнге сәгать 3тә завод, митингка чакырып, борчулы гудок бирә. Гадәттән тыш хәрби революцион комитет 3 мең ирекле кешедән отряд туплый. Ул ашыгыч рәвештә Казанны Колчактан саклау өчен эшләнә. Глазовтан – 332 кеше, Сарапулдан – 440 кеше языла. Әмма Казан җиңелә. Колчак Удмуртиягә таба юнәлә.

Сарык тиресе ябынган бүре

Завод-фабрикалар тоткан байлар, революция башлангач, байлыкларын саклап калу өчен нинди генә мәкерле хәйләләр кормыйлар. Шактый өлеше Варшава, Белград, Харбин, Нью-йорк, Парижга күчеп китәләр. Соңрак алар илебездәге сәясәткә каршы китаплар язалар, ә картлык көннәрендә илебезгә кире кайтырга рөхсәт сорыйлар. Илебез гаепләрен кичереп, кайтырга рөхсәт бирә.
Ижауда контрреволюционерлар “Фронтовиклар союзы” оештыралар. Чынлыкта исә аның исеме генә шулай була. Бу акгвардиячеләр отряды яшь Совет властенең бугазын буарга тырыша. 6 августта – Ижауда, Сарапулда, 8нче августта – Воткинскида Хәрби вакыт игълан ителә.

Фетнә

Контрреволюционерлар Ижауны кулга төшерәләр. 17нче августта Воткинскины, Гольянны бирмәс өчен Әгерҗедән мең штык, пулемет белән ярдәмгә киләләр. Әмма Гольян җиңелә. Чиратта – Сарапул. 700 штыклы Минзәлә батальоныннан ярдәм сорыйлар, риза булмыйлар. Шуннан Нократ Аланына мөрәҗәгать итәләр. И.С. Раскольников Сарапулда митинг җыя, шунда ук 300 ир-ат отрядка языла. 31нче августта бер сатлык җан парольне әйтә, аклар чикләрне тоткарлыксыз үтеп, шәһәргә керәләр. Иван Седельниковны кулга алалар, аны 1918 елның 2нче сентябрендә Котовский уйсулыгында аталар. 7нче сентябрьдә тагын 22 кеше атып үтерелә.

«Үлем» баржасы

Кама буйлап йөзгән “Үлем» баржасында (Гольян янында) 600 кеше була. Көн саен трюмнан кешеләрне палубага алып чыгып аталар. Суга ташлыйлар. Каманың бер генә канга буялмаган урыны да калмый. 4әр кеше асылган салларны Кама буенча агызалар. Баржада шулай итеп 432 кеше кала. «Барыбер балык­ларга җим буласылар», — дип, аларны хәтта ашатмыйлар да. Аларга ярдәмгә Федор Раскольников килә. Ул ак офицер булып киенеп: «Миңа адмирал Старка (ак адмирал), сезне буксирга алып, Агыйдел аша Уфага озатырга әмер бирде», — ди. Аклар ышаналар, буксирга тагылалар. Акгвардиячеләр каравылын кулга алып, баржаны Сарапулга алып киләләр һәм тоткыннарны азат итәләр. Ярымисән, кайсы шуышып, кайсы ыңгырашып, кайсысы үкереп елап палубага чыгалар. Яр буена аларны каршыларга килүчеләр, бу хәлне күреп түзә алмыйча, бертавыштан елыйлар. Азат ителүчеләр “Марсельезаны” җырлыйлар. 27нче октябрьдә аклар Воткинскида 4 баржада төрмә оештыралар. Барлыгы — 900 кеше, 300е ерткычларча атып үтерелә.

Азат итү

Ижау язмышы В.И. Ленинны да борчый. Ниһаять, 28нче Азин дивизиясе ярдәмгә килә. 7нче ноябрьдә Сарапул, Сюмси, Селты, Вавож, Ижауда беркем дә йокламый. Аклар 1500 кешене атып үтерергә өлгерәләр. Азин җиңә! 6 еракка ата торган корал, 60 бомба аткыч, 23 пулемет, берничә мең винтовка, бронепоезд, 30 тар колеялы локомотив, 5 млн. сум акча кулга төшерелә. Моның өчен А. Чеверов, Ф. Раскольников, В. Азин орден белән бүләкләнә.
13нче ноябрьдә Воткинсины азат итәләр. Азин – легендар шәхес. Ул 4 тапкыр яраланса да, сафта кала. Бер кулындагы яралар төзәлмичә, кулы тотмый башлый, кибә. Акгвардиячеләр Азиннан бик куркалар. Азин үзенең дивизиясен коткарыр өчен акларны үзе артыннан кудырта. Ләкин Азинның атына пуля тия. Азинны кулга алалар, җәзалыйлар, башын, кул-аякларын чабып өзәләр. Үлгән атларны күмә торган җиргә күмеп куялар. Ләкин кызыллар аны эзләп табып, икенче урынга җирлиләр.

Колчак явы

Азат булу шатлыгы озакка бармый, чөнки Колчак яу белән килә. Аңа АКШ, Англия, Франция, Япония 700 мең винтовка, 3650 пулемет, йөзләгән мылтык, йөз мең патрон бирә. 400 меңлек армиясендә нигездә патша офицерлары, кулаклар, Себернең бай казаклары була. 1918 елның декабрь башында Пермь-Глазов тимер юл күпере шартлатыла. Понино авылы янында Колчакны җиңәләр, армиясен Уралдан Себергә кадәр куа баралар. Колчакны җиңү шатлыгы көчле булса да, Себернең кырыс табигатеннән Ижау дивизиясенең яртысы үлеп бетә. 60 мең кеше тифтан үлә. Шул вакытта Кез поселогыннан исән кайткан Алексей Трефилов язып калдырган истәлекләрне күз яшьләрсез укып булмый. «Колчак үләргә калдырган бер төркем атлар башларын башка куеп түгәрәккә бастылар. Көчләре, хәлләре җиткәнчә басып тордылар, аннан салкын карга авып, соңгы тапкыр хушлашкандай кешнәп җан бирделәр».
Тагын бер каһарман — Николай Маркин. Аның «Ваня-коммунист» судносы көрәш вакытында бата башлый. Маркин матросларга: «Сезне безнекеләр килеп коткарыр», — дип, суга сикерергә боерык бирә. Ә үзе пулеметтан дошманнарга ата-ата су астына китә. Чыннан да, 50 матросны безнекеләр коткарырга җитешә, ә 30 матрос Каманың көчле агымында югала. Күп еллар буе бөтен пароходлар Маркин һәлак булган урында гудок биреп китәләр.
Республикабызда әлеге каһар­маннарның исемнәрен урамнарга бирделәр, аларга һәйкәлләр куелды. Туганнар каберлегендә 62 кызылармеец һәм Иван Седельников җирләнгән. 9 майда монда митинг уздырыла. Гомерләрен кызганмыйча көрәшкән, яшьли һәлак булган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк! Зур югалтулар белән яуланган матур тормышның кадерен белеп яшик, саклыйк аны!

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.
“Совет Удмуртиясе өчен көрәш” (К. Куликов) китабы кулланды.