Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Следж-хоккей – минем тормышым
15.10.2020

Следж-хоккей – минем тормышым

Удмуртия следж-хоккеистлары Россия чемпионатының беренче этабына әзерләнә. Ул Ижауда узачак. Үткән сезонда спортчылар әлеге чемпионатта 3нче урынны яулаган иделәр. Максатлары — быел да призлы урынны алу. Командада милләттәшләребез дә шөгыльләнә. Аларның берсе – Марат Хуметкулиев.
Марат Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә туган. Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләрен генә сыный, диләр. Маратка да тормышының беренче мизгеләреннән үк сәламәтлеге өчен көрәшергә туры килә. “Мин туганда кендеккә уралганмын. Табиблар: «Бу бала беркайчан да йөри алмаячак», — дип әйткән булганнар. Тик әти-әнием өметләрен өзми. Аларның тырышлыгы аркасында, 13 операциядән соң, мин 5 яшемдә беренче адымнарымны ясадым”, — ди Марат. Тормышны үлеп ярата ул. Аның өчен бернинди дә киртәләр юк. Тольяттида югары белем ала, программист һөнәрен үзләштерә. Сайлаган һөнәренә тугры калып, шәһәрнең 1нче санлы гимназиясендә укыта башлый. Пауэрлифтинг белән шөгыльләнә. 80 кг авырлык күтәреп, үз авырлык категориясендә абсолют чемпион була. Ә следж-хоккейга 2018 елның июнендә килә. “Интернет челтәрендә Удмуртия командасына егетләр туплаулары турында укыдым. Җыеннарга килдем һәм шунда калдым да”, — дип сөйли ул үз тормыш юлы турында.
Марат — капкачы. Яшь һәм өметле спортчы. Команданың җиңүе нәкъ менә капкачының осталыгыннан, җи­тезлегеннән торуы турында сөйләде ул. Язмышын әлеге спорт төре белән бәйләгәнгә үкенми. “Следж-хоккей – ул минем барлык тормышым. Рухи яктан да, физик яктан да ныклы көч алабыз монда. Үзебезнең җанатарларны куандырырга яратам, аларның хөрмәтен яуларга тырышам. Минем өчен артка адым юк, бары тик алга гына барачакмын”, — ди Марат.
Хоккейчылар өчен әзерлекләр атнага 3 тапкыр үткәрелә. Спортчылар башта залда шөгыльләнәләр. Бозга чыкканчы физик яктан нык булу мөһим. Гомумән, егетләр куркуны да белмиләр, авырлыкларга да бирешмиләр. “Җиңүнең нигезе – һәрдаим узучы менә шушы әзерлекләрдә. Боларны башка кешеләр күрми, спортчылар үзләре генә беләләр. Шулай ук тырышлык, ихтыяр көче, теләк булуы кирәк”, — диде “Удмуртия” следж– хоккей клубы тренеры Артем Алексеев.
Удмуртия командасына яңа җиңүләр, уңышлар теләп калабыз!

Эльвира Хуҗина.