Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сизяшурда кошчылык комплексы ачылды
5.03.2020

Сизяшурда кошчылык комплексы ачылды

25 февральдә Удмуртиянең Кече Пурга районы Сизяшур авылында яңа кошчылык комплексын ачу тантанасы булды. Яңа комплекста елына 1800 тонна кош ите җитештерү планлаштыра.

«Кече Пурга районының авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур эшләр башкарыла», – дип бәяләп үтте Удмуртиянең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наталья Шавшукова. “Менә тагын бер зур комплекс ачылу – бик яхшы күренеш. Ташландык хәлгә килгән ферманы 1 ел эчендә аякка бастырдылар. Инвесторларның планнары зурдан. Алга таба да башлаган эшләрендә уңышлар телим”, — дип, кошчылык комплексы җитәкчесе Федор Куркинга уңышлар теләде.

Әбделмәннән ары киткәнем юк иде, Сизяшурга бару юлында телефондагы МТС, Теле 2 операторларының элемтә сигналы юкка чыкты, Интернет, гомумән, бетте. “Кайдарак икән ул ферма, дөрес барабызмы икән?” — дип аптырап та куйдым. Элекке “Радист” совхозына караган Сизяшур авылында ташландык терлекчелек фермасы бинасының стеналары, баганалары һәм түбәсе генә калган булган. Авылда сыер фермасы ябылгач, колхозда эш урыннары да беткән. Авыл халкының күпчелеге шул фермада эшли, авылны яшәтә бит. Әле дә ярый шушы җирне, ничек бар, шул килеш сатып алырга теләге булган инвестор Федор Куркин табылган. Сарытау шәһәреннән булган егет әлеге урынны сатып алып, узган елның апрелендә яңабаштан торгыза башлаган.

Тулырак язманы газетаның 10нчы санында укый аласыз.