Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Алтын йомгак - Сеңелләрем булдыра
22.11.2017

Сеңелләрем булдыра

Минем игезәк сеңелләрем бар. Берсенең исеме Мәдинә, икенчесе Мәликә исемле. Аларга 6 яшь. Әлегә алар 279нчы балалар бакчасына йөриләр, тик шулай да быел эшләре бик күп.
Шимбә көннәрендә мәктәпкә әзерлек курсларына йөриләр. Балалар бакчасында төрледән-төрле конкурс-ярышларда, ә күптән түгел “Күңелле стартлар”да катнаштылар. Хәзер исә шашка ярышына әзерләнәләр. Көн саен кичләрен аларның икесен дә шашка уйнарга өйрәтәм. Бик оста уйныйлар, кайчак мине дә җиңәләр.

Шушы көннәрдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Круглый год” дип аталган шәһәр конкурсы узды. Шәһәребезнең Индустриаль районы балалар бакчалары арасында финалга чыгып, хәзерге вакытта Халыклар дуслыгы йортында узачак зур конкурска тырышып әзерләнәләр. Алар анда элекке вакытларда әби-бабайларның ашлык сугып, көлтә бәйләгән күренешләрен күрсәтәләр. Әлеге вакытларны рәсемнәрдән генә күргәч, уйнавы һәм өйрәнүе бик авыр булса да, алар бик тырыштылар. Алда булачак ярыш-конкурсларда аларга уңышлар телим! Мин сеңелләремне бик яратам!

Нияз Вәлиев, Ижау шәһәре, 84нче мәктәп.