Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


2.07.2020

Сер

Хәзер яшьләр китап укымый, әдәбият белән кызыксынмый, иҗат белән шөгыльләнми дип әйтсәләр дә, алар иҗади юнәлештә социаль челтәрләрдә бик актив эшлиләр. Кемдер социаль челтәргә үзенең шигырьләрен язып элә, кемдер бүгенге көнгә, яшәешкә, тормышка карашын бәян итә. Араларында бүгенге тормышның гап-гади вакыйгаларын да шундый кызык итеп тасвирлаганнары очрый. Кайбер язучыларның әдәби төркемнәр булдыруы, төрле әдәби марафоннарның көчәеп китүе дә иҗатка этәрә.
Соңгы арада “ВКонтакте” челтәрендә Диана Касимованың язмаларын кызыксынып укып барам. Татар ашлары, бәйрәмнәре, тормышындагы вакыйгаларны йөгерек, шаян тел, кызыклы чагыштырулар, тасвирлаулар аша отышлы гына иҗади калыпка сала ул. Диана тумышы белән Балезино поселогыннан. Глазов педагогия институтын тәмамлагач, 3 ел Чайковский шәһәрендә балалар йортында эшли. Тынгысыз, кызыксынучан холкы аны Балезино телевидениесенә алып килә. Ул радио хезмәткәреннән телевидение редакторына кадәр күтәрелә. Телевидение ябылганнан соң, Халыклар дуслыгы йортының Балезинодагы филиалында эшли. Күптән түгел Диана Ижау шәһәренә күченеп килде. Ул Халыклар дуслыгы йортында эшләвен дәвам итә. Күптән түгел рус телендә барган әдәби марафон аңа да иҗади яктан үзен сынап карарга этәргеч биргән. Аның үзенчәлекле бер язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

СЕР

Бөтен зур гаиләбез татар халкының милли бәйрәменә — Сабантуйга җыелды. Көндезге күңел ачулардан соң, чиратта — кичке уен. Анда, әлбәттә, нигездә, яшьләр һәм үзләрен яшь дип санаучы кешеләр бара. Диләрә апам да үзенең “өлгергән” яшьлеге белән хушлашырга һич теләмәде, ире Ринат белән бераз селкенеп алырга кичке уенга барырга җыендылар. Биш яшьлек кызларын гаилә тәрбиясендә калдырып, төнгә каршы матур гына атлап чыгып киттеләр алар.
Менә йокы вакыты да җитте. Бу урында озаграк тукталып, төрле яклардан җыелган туганнарның — дүрт гаиләнең — ничек йокларга ятарга урнашып бетүләрен сөйләп үтәсем килә.
Авыл йортын күз алдына китерәсездер? Бер зур бүлмә. Кемдер — спартанча өстәл астында, кемдер уңайлы урында – диванда, кем — караватта. Мондый кырмыска оясында төн чыгу, аңлыйсыздыр, бик кыен. Бу төнне дә башта сөйләшүләр һәм көлешүләр һич кенә дә тәмамланмады, аннары кемдер көйләп гырларга тотынды… Сәгать икеләрдә инде көтеп алынган йокы килде генә дигәндә, бала елый башламасынмы?!
Кечкенә Нәдилә белән төнге уңайсыз хәл килеп чыккан икән. Аның нәтиҗәләрен тиз арада җайлап, барысы да яңадан өзелгән йокыларын дәвам итәргә җыенганда, биш минут тынлыктан соң, янә — бала елавы.
Авылга кайтканда, бәйрәмгә дип, үзе белән бик күп кием-салым җыеп кайткан Диләрә кызына запас ыштан да салмаган икән. Бар мәсьәлә дә шунда! Ә кыз чыланган ыштанын салдырып, астын корытсалар да, ыштансыз һич йокларга теләми. “Йокла, барысы да үзебезнеке”, — дип тынычландырырга тырышсак та, файдасыз. Нәдилә: “Бирегез минем ыштанны-ы-ы!” — дип елавын дәвам итте.
Апам сандыгын ачып актара башлады. Ул анда үзенә дә зур булган чәчәкле җылы панталон гына таба алды. Ә Нәдилә:
— Үземнекен бирегеееез! – дип, тагын да ярсыбрак елавын дәвам итте.
Үгет-нәсыйхәтләр дә, әкиятләр дә, фантас­тик вәгъдәләр дә ярдәм итмәде.
Мин түзмәдем:
— Әйдә, мин сиңа үземнекен бирәм, – дидем.
— Теләмим! — дип, борынын тартты кыз.
Тиз арада гаилә киңәшмәсе җыйдык. Нәдиләнең ыштанын юып, үтүкләп кидерергә дигән нәтиҗәгә килдек.
Гаилә киңәшмәсенең мондый карары язганда гына ике юлга сыеп бетте, ә ул вакытта исә бик озакка сузылды. Төп гырлаучы Генрихка юып биргән ыштанны үтүкләргә куштык. Шулай ике куянны берьюлы атмакчы булдык. Ул үтүкли, димәк, йокламый һәм гырламый. Нәдилә дә тынды, зур кызыксыну белән аның ыштан үтүкләгәнен күзәтте.
— Менә син кияүгә чыккач, туеңда синең төнге икедә миннән ыштан үтүкләткәнеңне сөйләячәкмен әле, — диде Генрих.
Нәдиләнең әти-әниләре кичке уеннан кайтканда, иртәнге сәгать дүрт иде, һәм барысы да бу кичерешләрдән соң арып- талып үле кебек йоклый иде.
Икенче көнне Нәдиләбез әбисенә үзенең серен җиткерде:
— Абика, мин Генрих абый үлгәч кенә кияүгә чыгам!
Әби бу сүзләрдән чак кына артына утырмады. Ул төнге маҗараларның шаһиты булмаган иде шул.

Шулай вакыт үтә торды. Генрих абый бу серне ачу өчен туй булганны көтте. Ә Нәдилә серне ачмау өченме, кияүгә чыгарга ашыкмады. Тик менә бу көн, ниһать, килеп җитте. Аны барсы да исән-имин генә көтеп алу бәхетенә иреште. Гаилә сере йөзләгән кунаклар алдында тантаналы рәвештә ачылды. Кәләшкә тантаналы рәвештә утюг һәм ыштан тапшырылды.

P. S. Ә фотога караганда, бу сөйкемле кыз кемнеңдер үлемен көткән дип әйтеп булмый.

Диана Касимова.