Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сергей Иванов: “Эш урыным — икенче йортым”
21.01.2021

Сергей Иванов: “Эш урыным — икенче йортым”

Узган елның соңгы көннәрендә редакциягә рус милләтеннән булган Виктор Рыков кереп, Республика күз клиник хастаханәсендә эшләүче табиб Сергей Ивановка газета аша рәхмәтен белдерергә теләвен әйткән иде. Шул вакытта без аның турында язарбыз дип калган идек. Менә без әлеге хаста­ха­нәнең баш табибы Сергей Иванов белән очраштык. Әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъ­дим итәбез.

“Гомеремнең яртысы шушы күз клиникасында узды дисәм дә, ялгыш булмас. Чөнки мин Ижауда тудым, шушында үстем, укыдым. Медицина академиясендә укыган чакта ук, 1нче курстан соң, санитар, аннан медбрат, институт тәмамлаганнан соң интерн булып эшләдем, ординатор булдым. Аспирантура тәмамлагач, 1998 елдан бирле табиб булып эшлим. Мин инде икенче тапкыр баш табиб. Ничек алай дисезме? 2015 елда баш табиб итеп куйдылар. Ел ярым вакыттан соң бу урынны башка кеше алды. Ә 2020 елның июненнән кабат баш табиб вазифасында. Ни өчен мине баш табиблыктан төшерделәр: мин моны әле хәзер дә аңлап җитә алмыйм. Бу урын кем өчендер кирәк булдымы, ниндидер сәяси адым идеме, белмим. Юкса, миңа карата бернинди шикаять-фәлән булмады. Мактанып әйтүем түгел, минем тарафка бары тик гел рәхмәт сүзләре генә яңгырый иде. Яхшы гына эшләгән урыннан китәргә туры килде. Аннан 4 ел төрле шәһәрләрдә эшләдем, гаиләм белән Мәскәүгә яшәргә күчендем. Миңа күп кенә күз хастаханәләре җитәкчеләре белән аралашырга, бик күп операцияләр ясарга туры килде. 6 урында эшләдем: Мәскәү, Сочи, Чаллы, Тула, Түбән Кама, Глазов шәһәрләрендә. Мин ул шәһәрләргә командировкаларга йөреп, авыруларны кабул итә идем. Тик барыбер туган як үзенә тарта шул. Мәскәү — зур, ыгы-зыгылы шәһәр. Анда төпләнеп каласы килмәде. 2020 елның июнендә мине кабаттан Удмуртия республикасының күз хастаханәсенә баш табиб итеп чакырдылар. Әлеге клиника миңа икенче йортым кебек. 4 ел төрле җирләрдә эшләсәм дә, күңелем белән гел биредә идем. Шуңадырмы, тәкъдимне кире кага алмадым.
Әлбәттә, җитәкче булып эшләү бик зур җаваплылык таләп итә. Минем кул астында 300 хезмәткәр эшли. Аларның һәрберсе өчен җитәкче җаваплы. Максатым – хастаханәнең үсеше өстендә эшләү, операцияләр ясауны арттыру, пациентларны югары технологияле аппаратлар ярдәмендә дәвалау. Мин бик шат бирегә чакыруларына. Элек куелган планнарны үтәргә тырышам. Алар бик күп. Шәһәребездә, республикада, илебездә офтальмологик үзәкләрне күрдем. Үзебездә дә күз хастаханәсен үстерү – төп бурыч. Дөнья бер урында гына тормый. Шунлыктан заманча аппаратлар белән матди-техник базаны яңартырга кирәк. Бу юнәлештә интенсив эшлибез. 2008 елда башланган янкорма төзелешен тәмамларга кирәк. Республика Башлыгы Александр Бречалов бу эштә ярдәм итәчәген белдерде. Күз клиник хастаханәсе 1978 елда төзелгән. Шуңа күрә аны да төзекләндерү таләп ителә. Бигрәк тә операция бүлегендә кирәк. Әлеге бүлек — клиниканың йөрәге. Аны айга түгел, атнага да туктатып торып булмый. Проблемалар күп, тик аларны чишү юллары бар. Әгәр өйдә ремонт ясасаң яки яңа җиһаз алсаң, рәхәт була бит, миңа эшемдә дә шулай ук”, — дип сөйләде.

— Ә ни өчен күз табибы һөнәрен сайладыгыз?

— Табиб һөнәре миңа кечкенәдән таныш. Абыем — танылган табиб. Операция бүлегендә мөдир булып эшләде. Бервакыт ул дежур иткән чакта мине үзе янына чакырды һәм мин аның кул астында эшләдем. Аның эше белән таныштым. Әти-әнием башка юнәлеш кешеләре: әнием – сәүдәдә, әтием — азык-төлек өлкәсендә. Әниемнең апалары – табиблар, берсе — педиатр, икенчесе стоматолог иде. Шулай итеп, табиб эше кечкенәдән таныш булды. Аларга карап, табиб һөнәрен сайлаганмындыр. Тик һөнәр сайлау вакыты җиткәч, күңелемә дөрес сайладыммы дигән уйлар керә башлаган иде. 95 нче еллар… Ул чакта аларның хезмәт хакы аз. “Ни өчен мин монда килдем соң?” — дигән уйлар да булды. Чөнки бергә укыган сыйныфташларымның күпчелеге Ижау техник институтны (ул чакта институт иде) тәмамлап, менеджер, бизнесмен булып эшләп, алар инде яхшы акчалар эшли башладылар. Аннан, табибларга карата караш үзгәрә башлагач, мин үземнең ни өчен медицинага килгәнемне аңладым. Түләүле операцияләр ясый башлагач, хезмәт хакы да яхшырды. Төнгелеккә дежурлык­лар да ала идем. Рес­публика районнарын да айкап чыктым. Белемемне арттырып, багажымны ныгыттым. Диссертация яклап, медицина фәннәре кандидаты булдым. Бүлек мөдире, начмед, баш табиб… Шулай үз тырышлыгым белән түбәннән акрынлап күтәрелдем. 2016 елдан башланган 4 елны санамасаң, барысы да яхшы булды. Тагын артка борылып уйлап карыйм да: “Шулай кирәк булган”, — дип нәтиҗә ясыйм. Мин ул елларда төрле урыннарда булып, башкаларны күреп, алга таба ничек эшләргә икәнлеген белдем, күрдем. Яхшы тормыш мәктәбе уздым. Ул 4 ел мине бетермәде, ә киресенчә чыдам һәм нык булырга өйрәтте. Планнарым, максатларым зурдан, булганны ватарга түгел, күтәрергә дип килдем. Тренинглар үткәрәбез, эшне яңа форматта оештырабыз.

Бүгенге көндә иң күп очраган авырулар — близорукость, дальнозоркость, астигматизм. Боларны операция юлы белән чишеп була. Кызганыч, бүген балаларның күз күремнәре елдан-ел начарая. Телевизор, гаджет, компьютерлардан еш файдалану күзлек киюгә сәбәп була. Ләкин прогрессны туктатып булмый. Без балаларга да, олыларга да компьютерлар белән эш яки уку максатларында гына файдаланырга киңәш итәбез. Хәзер инде бу яшәү рәвешенә кергән, гаджетларны тормыштан бөтенләй алып ташлап булмый, шулай да, без, табиб­лар, ата-аналарны кисәтеп торабыз. Телефон, планшетларга текәлеп утыру күз кибүгә дә китерә… Балалар арасында күз кибү сирәк очрый, алар аны җиңелрәк үткәрә. Зыянлы тәэсир бетү белән балаларның күзләре җайлана, үзеннән-үзе рәткә килә. Ә менә олыларга тамчылар тамызу, дәвалау кирәк. Алардан башка да булмый. Мәктәпне тәмамлаганда, укучыларның өчтән бере, ә инде студентларның яртысы күзлекле. Без бу юнәлештә күп эшлибез. Октябрь аенда — Күзләрне саклау көнендә — радиодан да чыгыш ясадым. Якыннан күрмәүне -1, -2 булса, сизмәскә дә мөмкин. -5, -7 булса, бу очракта авыруга әверелә.

Күп авырулар яшь арту белән барлыкка килә. Катаракта, глаукома, дистрофия сетчатки… Бу авыруларны башлангыч чорында ук дәваласагыз, куркыныч түгел. Дис­пансеризацияне юкка гына уйлап чыгармадылар бит. Моңа җитди карап, яхшылап узарга, тикшеренергә кирәк. Күздә ниндидер үзгәрешләр сизәсез икән, вакытында табибка мөрәҗәгать итегез. Глаукома, катарактаны дару белән дә дәвалап була. Глаукома ул — күз басымы югары булу, югары күтәрелү. Кайчагында авыру симптомнарсыз гына да уза. Вакытында даруларны тамызсагыз, дәвалану мөмкин. Дәваланмаган очракта гына операция ясала. Глаукома хәзер лазер белән дә дәвалана. Тик безнең хастаханәдә андый аппарат юк. Аны алу планда тора. Глаукоманы дәвалый торган бер бүлек бар. Катарактага операцияләр ясыйбыз. Ясалма хрусталик куябыз. Моны фотоаппарат объективы линзасы белән чагыштырып була. Линза таплы булса, фотосурәт начар чыга. Шуның белән бер инде. Ультратавыш белән җөйләрсез ясыйбыз. Елына барлыгы 4000 операция ясала. Катарактага 500не ясадык, шуның 477се – бушлай, ягъни дәүләт хисабына. 10 проценттан кимрәге генә түләүле. Түләүлегә мөмкинлеге булса, кеше түләүле клиникага барадыр, чөнки анда хезмәт күрсәтү яхшырак. Операцияләр саны елдан-ел арта бара. Аларны тиз эшлибез. Авырулар хастаханәдә 1-2 генә көн булалар. Чит илләрдә һәм Россиядә эшләнгән хрусталиклар куябыз. Чит илнекеләр ышанычлырак. Безгә чит өлкәләрдән дә — Татарстанның Әгерҗе районы, Пермь крае Чайковский шәһәре, Башкортстаннан да киләләр. Ашыгыч ярдәм дә күрсәтәбез. Беркемне дә кире борып җибәрмибез. Без башка шәһәрләргә төрле семинарларга йөрибез, табиблар белән аралашабыз, киңәшләшәбез. Хәзерге вакытта колл-үзәк ачу белән мәш киләбез. Бер генә телефон булачак.

— Төнге линзалар турында да сорау бирми мөмкин түгел.

— Төнге линзалар тулысы белән өйрәнелмәгән. Линзаларны белгеч дөрес итеп сайлаган чакта алар дәвалыйлар, аларның файдасы бар. Иң элек диагностика ясала, аннан табиб тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле линзаларны сайлый. Спорт буенча күнегүләрне дә табиб белән киңәшләшеп кенә башкарыгыз, күзегезгә зыян килмәсен.

— Эш вакытында иң истә калганы?

— Бер бала чүкеч белән уйнап утырганда калай кисәгенә суккан, калайның кечкенә кыйпылчыгы очып, күзенә кереп кадалган. Операцияне балалар табибы белән бергә ясадык. Ярасын тектек, хрусталикны да алыштырдык. Хастаханәдән чыкканда, ул инде стендтагы язуларны укый иде. Вакытында мөрәҗәгать итсәләр, авыруны дәвалап була.
— Сергей Владимирович, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Эшегездә уңышлар юлдаш булсын.

 

Сергей Иванов — тыйнак һәм сабыр холык­лы табиб. Үз вазифасын җиренә җиткереп башкарганы өчен хезмәттәшләре дә, авырулар да яраталар һәм хөрмәт итәләр. Үз эшен бик яратып башкара ул. Өч дистә елга якын вакыт эчендә аның һөнәри осталыгы да арткан. Ул бик катлаулы операцияләр ясарга да алына, пациентлар аңа эләгергә чират тора. Халык арасында аның иплелеге, кеше хәленә керә белүе турындагы сүзләр киң таралган. Боларның хак­лыгына рәхмәт сүзләре белән тулган журналдагы язмаларны укыганда инанасың. Табиб белән әңгәмә корып утыруыбызны шул урында туктатырга туры килде, чөнки аны авырулар көтә иде.

Гөлнара Вәлиева.