Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сез — «Яңарыш»ның терәге
19.09.2019

Сез — «Яңарыш»ның терәге

Һәркемнең туган теле, ана теле бар. Тик һәркем аның кадерен беләме? Бүгенге көндә туган тел нинди хәлдә? Удмуртиядә яшәүче татарларда милли горурлык хисләре бармы? Газетаны яздырып, аны халыкка таратучы милләттәшләребез белән 17 сентябрьдә узган очрашуыбыз шушы сорауларга җавап эзләүдән башланды. Һәм бу юкка гына түгел…

Беренчедән, көз аена кергән саен, барлык матбугат чаралары белән беррәттән, “Яңарыш”та да кызу урак өсте — газетага язылу кампаниясе башлана. Икенчедән, 10 сентябрь көнне танылган галим, удмурт халкының милләтпәрвәре, гомерен удмурт телен саклауга багышлаган Альберт Разинның Дәүләт Советы бинасы каршында үз-үзен яндыруы Удмуртия халкын гына түгел, телен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән һәр милләт вәкилен тетрәндерде, уйланырга мәҗбүр итте. Аның бу адымы үзен ишетергә теләмәгән түрәләргә генә түгел, телләрен, гореф-гадәтләрен оныта барган удмурт халкына җавабы, җан авазы булгандыр. Шунысы аяныч: Альберт Разинның депутатларга атап языл­ган мөрәҗәгатендә яңгыраган проблемалар удмуртларга гына түгел, безгә дә кагыла. Мәрхүмнең (урыны җәннәттә булсын) редакциягә берничә тапкыр кергәне булды. Без аның белән телне, гореф-гадәтләрне саклау проблемалары турында сөйләшеп утырдык. Ул яз көнендә керүендә: “Яңарыш” газетасын даими карап барам. Кыйблагыз дөрес, проблемаларны ачыктан-ачык яктыртасыз. Туры сүзле булуыгызга сокланам һәм шуңа күрә дә газетагызны хөрмәт итәм”, — дигән иде.
Сер түгел, милли басмабызга мондый мактауларны еш ишетергә туры килә. Инде газетабызга алга таба да шулай киң катлам кешеләрнең хөрмәтен яуларга язсын. Моның өчен иң элек аның тиражын саклау мөһим. Ә бу җиңел эш түгел. Ник дигәндә, почта аша язылу шактый кыйммәт, киләсе 2020 ел өчен – 972 сум 84 тиен. Шуңа күрә дә без аксакал журналистыбыз, күп еллар баш мөхәррир вазифасын башкарган Закуан Нуретдин нигез салган традиция буенча, үз нокталарыбызны күбрәк оештырырга тырышабыз. Чөнки үз нокталарыбыз аша яздырып алганда, газетаның бәясе ике тапкыр диярлек очсызрак була: яздыручы өегезгә хәтле илтеп биргәндә — 495 сум, ә үз нокталарыбызга (редакциягә, мәчетләргә, “Спартак” халык иҗаты йортына һ.б.) барып алганда – 380 сум.
Бүгенге көндә республика буенча үзебезнең 76 ноктабыз бар. Сүз уңаеннан әлеге нокталарны оеш­тыруга хезмәте кергән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 17 сентябрь көнне Татар базары бистәсендәге “У Розы” кафесында узган очрашуга аларның бер өлеше – Ижау шәһәренең Мәскәү сайлау округында, Вараксинода (Әлфия Миннәхмәтова), Кече Пургада (Зөлфия Кәримова) газетаны яздырып таратучылар җыелган иде. Җыелыш чәй өстәле артында узса да, сөйләшү җитди булды. Быел газетага язылу кампаниясен бераз соңга калып башларга туры килде. Август ае ахырында кайбер милләттәшләребезнең редакциягә килеп тә, шалтыратып та: “Кызлар, ни булды? Газетага язылуны оештырмыйсызмыни?” – дип кызыксынуларын, борчылуларын белдерделәр. Без исә моңа шатланып куйдык: димәк, безнең теләктәшләребез бар, газетабызны укыйлар, көтеп алалар, аның киләчәген кайгырталар. Ә Тимер юл вокзалы тирәсендәге урамнарда яшәүчеләргә газетаны алу уңайлы булсын өчен быел гына үзе теләп яңа нокта барлыкка китергән Гөлчәчәк ханым Әгълиуллина беренчеләрдән булып 12 кешене яздырып та куйды. Ул моннан тыш Леваневский, Гагарин, Ленинградский, Дружба урамнарында яшәүче милләттәшләребезгә газетаны яздырырга әзер булуын да белдерде (аның аша газетаны алырга теләге булганнар редакциягә мөрәҗәгать итә ала). Нокталарны оештыручылар авырып, газетаны тарата алмый башласалар, лаеклы алмашчылар табып, эстфетаны ышанычлы кулларга тапшыралар, үзләре дә безнең сафтан төшеп калмыйлар. Мәсәлән, 25 елга якын 120 газетаны яздырып, атна саен өйдән-өйгә кереп таратып йөргән Зөһрә апа Камалиевага ярдәмгә Гөлфирә апа Малтабарова (25), Рәйсә апа Насыйпова (23) килде, Фиразия апа Сафуановага исә газетаны таратырга Җәүһәрия Фаррахова (35) булыша, Фирүзә апа Зиннәтуллинага алмашка Зөлфия Шәйхрамова (10) килде. Муса Җәлил урамында яшәүче Нурсинә апа Минаҗева да хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Олы яшьтә булуына карамастан, ул берничә ел элек яңа нокта барлыкка китерде һәм атна саен 20 газетаны тарата. Короткая урамында яшәүче актив хәбәрчебез Гөлисә апа Зарипова 30 газетаны яздырып, Ангарная урамындагы кибет аша таратуны оештырды. Без әлеге кибет директоры Фәнзилә Гыймазиевага, сатучылар — Әлфия, Гөлзирә, Нуриягә дә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Локомотивная урамында яшәүче Луиза Гыйльфанова улы Ленар белән 48 газетаны атна саен өйдән өйгә кереп өләшеп чыгалар. Алар бүгенге көндә газетаны Тимерьюлчылар мәдәният йортына барып алучы милләттәшләребезне дә, киләсе ел өчен яздырып, газетаны өйләренә илтеп бирергә риза. Мира урамында яшәүче Флүрә апа Гыйльванова тормыш иптәше Рафаэль абый белән (40), Гөлсәрия апа Фазлыева (Петров урамындагы “Иман нуры” мәчетендә, 53нче санлы мәктәптә — 63), Рәхилә Тимкина (Октябрьский поселогы-12), Гөлназ Галиева (Металлурглар шәһәрчеге -38), Әлфия Миннәхмәтова (Вараксино китапханәсе -22), Фәйзия Нуриәхмәтова (Автономная урамы- 19), Люция Насыйбуллина (Нагорная урамы — 12), Резидә Миркасыймова (“Спартак” халык иҗаты йорты – 90), Халидә Шакирҗанова (Можаров урамы – 13), Гөлфия Гыйльфанова (Южный проезды — 17), Гөлсинә Мөхәммәтисламова, Гөлфәния Гатиятуллина (Оружейная урамы – 28), Гөлфирә Фәйзуллина (Новгородская урамы – 36), Рәсим белән Гөлназ Әхмәтҗановлар (3нче Трубецкая урамы– 14), Марина Салихова (1нче Смольная урамы – 20), Рифкат Камалетдинов (Минская урамы – 12), Зөлфия Низамбиева (Станочная урамы – 18), Раилә Салихҗанова (Московская урамы – 7), Гөлфирә Галиуллина (Деловая урамы – 18), Ольга Янгирова (Б.Хмельницкий урамы -33), Тәнзилә Гастинова-12, Гөлфия Хуҗаәхмәтова (Пугачеводагы мәчет -13), Зөлфия Кәримова (Кече Пурга — 10), Асия Касимова (Падера авылы — 20), Рәзилә Хәмидуллина (Иж-Бубый авылы) 24 газетаны яздырып тараталар.
Редакциягә еш кына килен белән кайнана арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның уртак тел таба алмаулары, бер-берсенә юл куймаулары турында хатлар килә, үзләре килеп, зар-моңнарын сөйләүчеләр дә бар. Андыйларга Тәскирә апа Мөхәммәтисламованың килене Гөлсинәне, ике ел элек арабыздан киткән Гүзәлия апа Төхвәтуллинаның килене Ленаны үрнәк итеп куярга була. Бу киленнәрнең кайнаналарын чын күңелдән хөрмәт итүләре, аларның эшен дәвам итеп, газетабызны таратуга алынуларында да чагыла.
Югарыда исемнәре аталган апа-абыйларыбыз да, газетабызны укучыларның күпчелеге дә өлкән яшьтәгеләр. Якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан, сезне чын күңелебездән бәйрәм белән котлыйбыз. Гомерегез буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрегездә күтәргән, тормыш авырлыкларын тәртәгә җигелеп тарт­кан буын вәкилләре сез. Бүген дә газетабызның якын дус­ты буларак, гаилә учагын, гореф-гадәтләрне, телебезне саклауга үзегездән зур өлеш кертәсез. Яшерен-батырын түгел, яшь буын көннән-көн телебездән читләшә. Ә сез телебезнең кадерен беләсез. Шуңа күрә дә, һава торышы, сәламәтлегегез нинди булуга карамастан, өйдән-өйгә кереп, газетабызны өләшәсез, үзегез кичергән милли горурлык хисләрен башкаларга да сеңдерәсез. Һаман да шулай алгы сафта булып, милләтебезгә тугры хезмәт итүегез өчен зур рәхмәт. Сез — безнең нык­лы терәгебез. Алга таба да бергә булырга язсын.

Рәмзия Габбасова.