Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Саумысыз, Равил абый!
16.08.2018

Саумысыз, Равил абый!

Язмамны сәлам бирүдән башлыйм әле. Равил Гарәфи улы Борһанов редакциягә килеп: “Без, татарлар, дөрес исәнләшә белмибез. “Исәнме” сүзе, үлмәдеңмени әле кебек яңгырый. ”Сау-мысыз”, “Хәерле көн” кебек сүзләрне куллансак, дөресрәк булыр иде”, — дигән тәкъдимне әйтеп китте.
Равил абыйның әйткәннәре кызык та, шул ук вакытта уйланырлык та. Яз көне Халыклар дуслыгы йортында узган “Бишек туе” йоласында да Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт бу хакта халыкка: “Исән кешегә исәнме, диеп дәшү дөрес түгел, “Әссәламегаләйкем” дип эндәшегез”, — дигән иде. Тик бу исәнләшү гарәпчә яңгырый шул. Ә татарча исәнләшү ничегрәк дөрес икән, дип эзләнә башладым. Аңлатмалы сүзлектә “Исәнмесез – очрашканда, исәнлек-саулык сорашканда әйтелә торган сүз” дип язылган. Интернетта казына башлаган идем, анда укытучыларга, тәрбиячеләргә “Исәнләшү” темасы буенча байтак дәрес конспектларына тап булдым.
Исәнләшә белү — үзе бер әдәплелек. Без һәр көнне кем белән булса да исәнләшәбез, бер-беребезне сәламлибез. Үз иткән, якын күргән кешеләр башкалар артыннан сәлам әйтеп җибәрәләр, танышларына үзләренең ихтирам хисләрен җиткерәләр. Йомышың төшеп, берәр оешмага кергәч, бер дә таныш булмаган кешеләргә сәлам бирү синең әдәплелегеңне, зыялылык сыйфатларыңны күрсәтә. Өйдә иртән торгач, гаиләңә үзеңнең сау-сәламәт икәнлегеңне белдерү, бер-береңнең кәефе турында сорашу — бу яңа көннең уңышлы башлану билгесе.
Ләкин узган-барганда сәлам бирә һәм ала белмәгән кешеләр дә бар әле. Интернетта ике ирнең корган әңгәмәсе миңа бик гыйбрәтле тоелды. “Исәнме, туган! — Исән икәнемне күрәсең бит… — Соң, хәлләр ничек дим? — Нәрсә, минем хәлләрне сорарга син врачмы әллә? — Юк, болай гына соравым инде, гаиләләр ничегрәк? Эшләр дигәндәй… — Тукта, минем гаиләдә синең ни эшең бар әле? Бәлки сине минем хатын кызыксындырадыр?..”
21нче ноябрь “Бөтендөнья исәнләшү көне” дип юкка гына игълан ителмәгән. 1973 елны агрессиягә каршы төшү максатыннан ике Америка егете — Майкл һәм Брайн Маккомак — салкын сугышның иң кызган чагында, сугышка каршы протест буларак “Исәнләшү” көнен уйлап табалар һәм төрле илләргә сәлам хатлары җибәрәләр. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми, бик күп кешеләр бу көнгә кушылалар, алар да агрессиягә каршы икәнлекләрен күрсәтәләр. Хәзер әлеге көн 180ләп илдә билгеләп үтелә.
Равил абый Борһановның соравына төгәлрәк җавапны Казан шәһәрендәге каләмдәшебез. «Татар-информ» мәгълү-мат агентлыгының генераль директоры урынбасары — татар редакциясе баш редакторы Рамис Латыйпов бирде. «Исәнмесез! «Исәнмесез» сүзе, дөрестән дә, бик кызык­лы. «Сез әле үлмәгәнме?» дигән кебек яңгырый сыман. «Исәнмесез» сүзе Казан алынгач барлыкка килгән дигән мәгълүмат бар. Казанны алгач, татарлар партизан отрядлары төзегән, бер-берсе белән күрешкәч, шулай дип әйтә торган булганнар — ягъни, «Сез исәнме?» Шуннан бу сүз Казан татарлары арасында исәнләшү сүзе булып кереп киткән, әдәби тел аркылы, башка татарларга да таралган.
Дөрес, башка халыклар «Вы еще живы?» дип сорап исәнләшми. Башка телләрдә исәнләшкәндә башлыча тынычлык, яхшы көн телиләр. Урыслар “здравствуйте” ди . Туры тәрҗемәсен уйлап карасаң, шулай ук кызыклы. Монголларның исәнләшү сүзе «сарыкларыгыз исәнме» дип тәрҗемә ителә, ди.
«Опровергая предлагай» дип әйтә урыслар. Кемдер «исәнмесез»не кире кага икән, нидер тәкъдим итсен. Ә нәрсә дип исәнләшергә? Әссәләламәгаләйкүм дипме? Керәшеннәр алай исәнләшмәячәк, һәм моны кабул итәргә өндәү дөрес түгел. Аннары ул бит гарәп сүзе, ә “исәнмесез” — үзебезнеке. “Әссәламегаләйкем” үз кулланылу урыны бар, аны берәү дә кире какмый. “Сәлам” бездә рәсми исәнләшү сүзе итеп кабул ителми, «привет» кебек.
Кыскасы шул — әгәр кемгәдер «исән-месез» ошамый икән, үзенчә исәнләшсен. “Әссәламегаләйкем” дип әйткән кешене җавапсыз калдырмаслар. Әмма әдәби телгә кергән һәм халык кабул иткән сүздән «миңа ошамый» дип баш тартырга өндәү урынсыз һәм бүгенге шартларда нәтиҗәсез булыр, дип уйлыйм.
«Исәнмесез» ул — безнең тарих. Һәм безнең саубуллашу сүзебез дә безнең тарих. Руслар «очрашканчыга кадәр» — «до свидания» дип саубуллаша. Без «вы еще живы?» дип исәнләшеп, «будьте живыми, невредимыми» — «сау булыгыз» дип саубуллашабыз. Тарихны сызып ташлап та, онытып та булмый”.
Хөрмәтле укучыларыбыз, бу хакта сез ничек уйлыйсыз, ничек исәнләшәсез, сәлам бирәсез? Үзегез белән шушыларга кагылышлы хәлләр булдымы? Хатларыгызны көтәбез.

Рилия Закирова.