Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Сарапул – Әлмәт — “Зур гастрольләр”
24.10.2018

Сарапул – Әлмәт — “Зур гастрольләр”

18-19 октябрь көннәрендә Сарапул шәһәрендә Бөтенроссия “Зур гастрольләр” программасы кысасында Әлмәт татар дәүләт драма театры кечкенәләргә Эдуард Шаховның «Играем маленького Мука», өлкән тамашачыларга Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган «Кибет», Туфан Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакльләрен тәкъдим итте. Әлеге федераль программа Россиядә бердәм мәдәни мәйдан формалаштыруга юнәлдерелгән. 27-28 октябрь көннәрендә Сарапул драма театры Әлмәт шәһәрендә кечкенәләр өчен Михаил Бартеневның “Снегурушка”, Марк Камолеттиның “ Bon appetite, или Ужин по-французский”, Ханох Левинның “Холостяки и холостячки” спектакльләрен күрсәтәчәк.

Әлмәт театры – заманча театр

Көз айларында Сарапул шәһәренә Әлмәт татар дәүләт драма театры киләчәге турында җәйдән үк хәбәрдар идем. 2017 елда XVII “Идел-йорт” Төбәкара театрлар фес­тиваль-конкурсы нәкъ менә Әлмәт шәһәрендә узды һәм без — “Чулпан” үзешчән театры — Әлмәт театрында чыгыш ясадык. Театрның матурлыгына, заманча эшләнгәненә, хезмәткәрләрнең ярдәмгә ашкынып торуларына, декорация белән булышуларына сокланып кайткан идек.
Театрның тарихы бик бай. 1944 ел. Илебез өчен гаять авыр Бөек Ватан сугышы еллары. Совет гаскәрләре, дошманны эзәрлекләп, алга бара. Киеренке сугыш елларында сәнгать эшчәннәре дә бөтен авырлыкларны зур фидакарьлек белән үз җилкәләрендә карусыз күтәрәләр. Артистлар тарафыннан төзелгән сәнгать бригадалары сугышның алгы сызыгында була. Менә шушы авыр, дәһшәтле сугыш елларында биредә нефть катламнары ачыла. Әлмәт шәһәренең киләчәктә кара алтын үзәге булачагы күздә тотылып, Әлмәт район башкарма комитеты 1944 елның 3 нче февралендә анда театр булдыру турында карар чыгара. Артистлар сәхнәләштергән иң беренче пьеса — фронтовик язучы Риза Ишморатның “Кайту” драмасы була. 1944 нче елның май ахырларында район мәдәният йортында куелган драма төбәктә профессио­наль театр тууын кире каккысыз итеп раслый. Артистлар аны Әлмәттә уйнаганнан соң җәяүләп авылдан авылга чыгып китәләр. Спектакльдән соң һәрвакыт диярлек концерт куела. Театр репертуарында акрынлап бик җитди спектакльләр барлыкка килә башлый. Шундыйларның берсе Бөек Ватан сугышында тыл хезмәтчәннәренең каһарманлыгы хакындагы киң колачлы Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” драмасы була.
Әлмәт театры — Татарстанның иң уңышлы, танылган коллек­тивларының берсе. Бүген ул — театр сәнгатенең иң катлаулы жанрлары, формалары һәм стильләренә егәре җитәрлек профессиональ труппасы булган тотрыклы, заманча театр. Ел саен тамашачыларны, шәһәр халкын төрле чаралар белән шаккатыра. Театр «Россиянең иң яхшы 100 товары», “Татарстанда ел хәйриячесе” конкурслары дипломнары, бик күп театрлар фестивальләре җиңүчесе, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе иясе.

“Кибет”

Сарапул шәһәрендә милләттәш­ләребезнең татар концерт-театрларына бик ашкынып тормаулары беребезгә дә яңалык түгел, шуңа күрә тамашачы булырмы дигән уй килде. Мин Сарапул драма театрында әлмәтлеләрнең Олжас Жанайдаров пьесасы буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән «Кибет» спектаклен тамаша кылдым. Әлеге спектакль — “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” фестивале җиңүчесе, “Алтын битлек-2018” милли театр премиясе иясе. Мәскәү театр белгечләре тарафыннан югары бәяләнгән. Пьеса чын вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Залда руслар күбрәк булуына игътибар иттем. Тамаша башланыр алдыннан ук ниндидер гөрелтеле тавыш күңелгә шом салды. Декорация фәкать агач тартмалардан тора. Геройлар икәү — кибет хуҗасы (актриса Мәдинә Гайнуллина һәм аның колына әверелгән сатучы кыз (актриса Диләрә Ибәтуллина). Казах хатыны үз ватандашлары өчен кибет эчендә концлагерь оештыра. Бәхет эзләп башкалага килгән яшь казах кызы үзенең коллыкка эләгүенә төшенгәч, җәһәннәмгә әйләнгән кибеттән качарга омтыла. Ләкин ул — кол. Кибет хуҗасы Зияш үзе дә кол хәлендә: мул тормышы шул кол кибетчеләреннән тора. Законсыз бизнесын яшерү өчен ул “өстәгеләр” алдында баш ияргә мәҗбүр. Колларны җәзалау аңа эзсез үтми, азактан скинхедлар килеп, кибет хуҗасын үтерәләр. Сөйкемлелеге, эчке темпераменты белән үзенә тартып торучы актриса Мәдинә Ибәтуллинаның уйнавы искиткеч… Акча артыннан куучы эшмәкәр, ниндзя, агачтан үрмәләүче леопард, чибәр, мөлаем, секунд эчендә үзгәрә торган кансыз хатын-кыз — әнә шул образларны барсын да үз эченә җыйган. Аның белән аралашкач, аның Казан кызы икәнлеген белдем. 2001 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында артистка булып эшли башлый. Студент чагында ук Галиәсгар Камал театры спектакльләрендә уйнаган. Режиссерның кол кызны чишендерүе, сызгалап бетергән тәнен күрсәтүе татар театрына хас булмаса да, мин тамашадан соң да аннан алган кичерешләрдән байтак айный алмый тордым…

“Диләфрүзгә дүрт кияү” яңача

Икенче көнне “ЗИО” мәдәният сараенда Туфан Миңнуллинның “Ди­лә­фрүзгә дүрт кияү” спектаклен ка­рый алмадым, ләкин мин аны нәкъ шул көннәрдә Казан шә­һәрендә Галиәсгар Камал театрында “Диләфрүз — Remake” исеме астында карадым. Хәер, анысы турында соңрак. Сарапул шәһәрендә яшәүче штаттан тыш хәбәрчебез Асия Әхмәдиевага Әлмәт театрын каршы алуы, игъланнар таратып ярдәм итүе өчен зур рәхмәт белдерәбез. Ул: “Әлмәт театры ки­лүен ишеткәч, бик сөендем. Соңгы тапкыр шәһәребездә бик күп еллар элек һөнәри театр тарафыннан Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” спектаклен карап, елап утырганымны хәтерлим. Сагындырган театр. Артистлар белән аралашу күңелгә сары май булып ятты. Шәһәребез, тамашачылар Әлмәт театры артистларына бик ошаган. “Без күп җирләрдә телебезне аңламагач, әкренрәк сөйләргә тырышабыз, ләкин сездә алай түгел, татарлар күп икән, телебезнең бетмәгәнлеге күренеп тора”, — диделәр. Залда Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев, “Иман” татар яшьләре оешмасы рәисе Рөстәм Сөләйманов һәм әлеге оешмаларның әгъзалары, милләттәшләребез шактый иде. Спектакль яңача эшләнгән. Ди­ләфрүзнең рәсеме басылып чыккан “Азат хатын” журналы бүгенге көндә “Сөембикә” дип атала. Көннәрдән беркөнне авылга “Сөембикә” жур­налының яңа саны килеп төшә. Аның тышында — авылның беренче гүзәле Диләфрүз. Кызның сурәтен күреп, егетләрдән күпләп хатлар агыла. Гыйлемле Галим, үткер Шәкүр, тырыш Җәмил, фырт Исмәгыйль — замана Диләфрүзенең азакка кадәр кемне сайлавы сер булып калды. Артистларның һәр сүзен, һәр хәрә­кәтен залда алкышларга күмделәр. Театрга авырып барган идем, терелдем. Театр берләштерә, туганлаштыра бит. Бәлки, без дә спектакль куярбыз, дигән хыял белән кайттым”, — дип сөйләде.
Бирсен, Ходай! Сарапул шә­һәрендә Татар йорты ачылып (әлбәттә, милли җанлы татарларның ярдәме белән), анда матур концерт­лар, театрлар куярга язсын сарапуллыларга! Ә әлмәтлеләргә мил­ләттәшләребезгә иҗади рух биргән өчен зур рәхмәт!
Туфан Миңнуллинның «Дилә­фрүз­гә дүрт кияү» пьесасының язмышы бәхетле булды. Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов 1972 елда сәхнәләштергән спектакль Камал театры репертуарында үз урынын алып, туксанынчы еллар башына кадәр сәхнәдән төшмәде. Минем әлеге спектакльне кечкенә чакта авылда Минзәлә театры артистлары тарафыннан караганым бар иде. Еллар үтте, һәр театр аны сәхнәгә яңача куя. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльгә ремейк ясарга уйлагач, Туфан Миңнуллин үзе әсәрнең төп идеясен саклап, бүгенге көнгә яраклаштырып, ремейк яза. “Диләфрүз — Remake” спектаклен Галиәсгар Камал театры ар­тистлары импровизация элементлары белән башкардылар. Татар авылында туып-үскән, туган авылының агрофирмасында алдынгы бозау караучы татар кызы Диләфрүзнең сурәте Америка журналы “Playboy”да чыгып, вакыйгаларның шул тирәдә куеруы бик кызыклы. Миңа спектакльдә тамашачының биредә катнашучы булуы ошады.
Россиядә 2019 ел — Театр елы итеп игълан ителде. Бу уңайдан инде Россиядә Мәдәният министрлыклары тарафыннан чаралар үткәрелә башлады. Удмуртиядә театр елына декабрь аенда “Спартак” халык иҗаты йортында старт бирелеп, анда “Чулпан” үзешчән театры тарафыннан Наил Гаетбайның “Аты барның — дәрте бар” комедиясе күрсәтеләчәк. Киләсе елда татар үзешчән театрлары фестивале үткәрү күздә тотыла. Удмуртия шәһәр-районнарында яшәүче милләттәшләребезгә театр рухы иңеп, фестивальдә катнашырга насыйп булсын.

Рәфилә Рәсүлева.