Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сарапул — үсеш юлында
27.11.2019

Сарапул — үсеш юлында

Сарапул шәһәрендә соңгы арада татар милли тормышы активлашу, чаралар еш узу сәбәпле, бирегә юлны еш таптыйбыз. Узган атнада янә Сарапулга барырга туры килде. Тик бу юлы милли чарага түгел, шәһәр башлыгы Александр Ессен журналистларны зур шәхси инвестор тарафыннан гамәлгә ашырылучы проект белән таныштыру өчен җыйды. Реставрацияләнгән бинада заманча балалар медицина үзәге ачылачак. Алга таба Сарапул электромеханика заводында булдык. Сарапулның «ОЗОН» спорт-сәламәтләндерү үзәге тренер-инструкторы Виталий Дыга белән очраштык.

Сарапулдагы Труда урамы 17нче йорт — «Павел Башенин номерлары» исеме астында билгеле булган тарихи һәм мәдәни һәйкәл буларак танылган. XIX гасырда аның хуҗасы I гильдия сәүдәгәре һәм шәһәр башлыгы Павел Башенин булган. Әле 2018 елда әлеге агач бина начар хәлдә иде. Сарапул өчен зур тарихи әһәмияткә ия булган бу объект бүгенге көндә эстетик төс алган.

“Архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү шәһәргә үзенчәлекле, тарихи кыяфәт бирергә мөмкинлек бирә. Яңа объектлар төзүгә түгел, ә Сарапулның борынгы йөзен торгызуга инвесторлар зур игътибар бирә, — дип ассызыклады шәһәр башлыгы Александр Ессен. — Инвесторларның, аерым алганда, Сергей Васильевич Мусиновның әлеге архитектура һәйкәлен, яңартуга алынуы — сөенечле күренеш. Агач архитектурасы һәйкәле бик начар, юкка чыккан хәлдә диярлек иде. Шуңа да карамастан, инвесторлар аны торгызу идеясен күтәреп алдылар. Бүген дә без шәһәрне бизәп торучы шушы матур объектларны күрәбез”. Архитектура һәйкәленең ничек төзекләндерелүе турында инвестор – «Камское здоровье» җәмгыяте директоры һәм «Сарапул» ТОСЭР потенциаль резиденты Сергей Мусинов түбәндәгеләрне сөйләде: «Бу тулысынча яраксыз хәлгә килгән иске бина иде. Проектлау этабында да, төзелеш этабында да зур кыенлыклар булды. Әмма, ниһаять, авырлыклар җиңелде. Эш нәтиҗәләре күзгә күренеп тора: әлеге бинаны реконструкцияләүгә узган ел керешкән булсак, төзелешне киләсе елның февраль аенда тәмамларга уйлыйбыз. Биредә урнашачак балалар поликлиникасын балаларны яклау көнендә — 2020 елның 1 июнендә ачарга планлаштырабыз».
Сәламәтлек саклау оешмасында туганнан алып 18 яшькә кадәр балаларга югары сыйфатлы амбулатор-сырхауханә профилендәге медицина хезмәтләре күрсәтү, төрле авыруларны диагностикалау һәм профилактикалау планлаштырыла. Әлеге бинаны төзекләндерергә кертелгән инвестицияләр күләме 75 млн сум тәшкил иткән. Заманча, яхшы җиһазландырылган балалар медицина үзәгендә 14 белгеч югары сыйфатлы медицина хезмәте тәкъдим итәчәк.
Без барган икенче объект — Сарапул электромеханика заводы булды. Анда заманча электр җиһазлары җитештерелә. Алар сыйфат буенча заманча Россия аналог­ларын уздыралар. Предприятие Удмуртия Республикасының Сарапул моношәһәре территориясендә «Электротехник продукция җитештерү» инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшләтеп җибәрелгән.
Бүген предприятиедә 40 кеше эшли. 2020 елда, җитештерүне киңәйтү белән, эшчеләр саны артачак. Шушы көннәрдә заводның яңа цехы файдалануга тапшырылачак.

Заводның генераль директоры Игорь Билоус: «Яңа цех эшне оештыру өчен тулысынча җайлаштырылган, җиһазландырылган. Ел ахырына кадәр цехка җылы биреләчәк. 10 мең кв. метр мәйданлы индус­триаль парк төзергә планлаштырабыз, анда ТОСЭР резидентлары җитештерү эшен җәелдерәчәк. Җитештерү күләмен арттырырга ниятлибез, киләсе елда кабель продукциясе цехын эшләтеп җибәрү планлаштырыла», — дип, предприятиенең перспективалары турында сөйләде
«Моношәһәрләрне үстерү фонды»ннан предприятие эшчәнлегенә 322 млн. сум инвестиция каралган. Шушы проект кысаларында предприятие үзенең җитештерү мәйданчыгына илтә торган юлны төзекләндерүгә, су белән тәэмин итүгә чыгымнарны каплау өчен заявка әзерли.
Завод эшчәнлегенең һәм җитештерү күләменең киңәюен шәһәр башлыгы да билгеләп үтте. Ул: «Электромеханика заводы – безнең шәһәрдә үрнәк кейс, динамик һәм тиз үсеш ала. Предприятие рәсми рәвештә узган ел ахырында теркәлде. Әле эшли башлаганына бер ел да булмады, әмма без биредә эшнең кайнавын, продукция җитештерелүен, төяп җибәрелүен, планнарны арттырып үтәвен күрәбез», — диде.
ТОСЭР резидентларын җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклап, Александр Ессен: «Бүген бездә тагын ун предприятие бар. Өчесе гариза тапшырган инде, өчесе ел ахырына кадәр эшли башлаячак. Проектны гамәлгә ашыру белән без шәһәр һәм республика бюджетына керемнәрнең артуын күрәбез. Нәтиҗәләр инде күренә, беренче чиратта, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары арта».
Сарапул электр генератор заводының санаторий-профилакториесе — «ОЗОН» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә тренер-инструктор Виталий Дыга белән аралашу да кызыклы узды. Ул пауэр­лифтинг буенча 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә дөнья Кубогында Удмуртия Респуб­ликасы җыелма командасы составында җиңгән һәм АКШта Olumpya Pro Powerlifting Invitational 2020 ярышларында Россия данын яклау мөмкинлегенә ия булган.
Үз үлчәү авырлыгында җиңүдән тыш, Виталий 15-17 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәрендә узган Дөнья кубогында катнашучылар арасында абсолют зачетта да иң яхшысы булган. Виталий пауэрлифтинг буенча халыкара класслы спорт мастеры. Пауэрлифтинг буенча дөнья һәм Европа чемпионы, пауэрлифтинг Көнбатыш Азия чемпионы. Аның спорт өлкәсендәге казанышлары, ничек үзен әзерләве, уңышларының серләре турында тыңлау да бик кызыклы булды.
Сәяхәтем турына йомгаклап, соңгы вакытта республика шәһәрләренең үсеш алуын, заводларда яңа эш урыннары барлыкка килеп торуын ассызыклыйсы килә. Сарапул шәһрендә күргәннәрем моңа ачык мисал.

Элмира Нигъмәтҗан.