Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сарапул яшәрәчәк, үсәчәк!
1.02.2018

Сарапул яшәрәчәк, үсәчәк!

Ничек башланды?

2017 елның 1 августында РФ Хөкүмәт Рәисе урынбасары Игорь Шувалов, Идел буе федераль округы буенча Россия Президентының вәкаләте вәкиле Михаил Бабич Удмуртиянең инвестицион үсеш мөмкинлекләре картасы белән танышканнар иде. Әлеге проект октябрь аенда “Үсеш территориясе” статусын алды. Проектта Сарапул шәһәре дә бар иде.
Күптән түгел Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә кечкенә шәһәрләргә һәм тарихи авылларга багышланган форум узды. Россия Президенты Владимир Путин РФнең 71 субъектының 244 шәһәр һәм авыл җитәкчеләре белән очрашты. Форумда Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессен шәһәрнең мәдәни мирасын саклау буенча өч өлештән торган: шәһәр мохитен уңайлы формалаштыру, кечкенә шәһәрне үстерү өчен шәхси инвестицияләр җәлеп итү, туризмны үстерү программасын тәкъдим итте. Россия Президентына әлеге проект кызыклы тоелды һәм ул: “Бу — эшмәкәрлек белән хакимиятнең иң уңышлы инициативасы”, — дип билгеләп үтте. Сарапул шәһәренә кунакка килүне дә кире какмады. Форумда сувенирлар ясау­чы шәхси эшмәкәр Юлия Железняк Президентка үзе ясаган “Җирән кыз” исемле курчак бүләк итте.

Шәһәргә сәяхәт

Гыйнвар аенда Удмуртиянең икътисад министры Михаил Тумин, “Үсеш корпорация”се директоры Дмитрий Генералов, Сарапул Электрогенераторлар заводы директоры Сергей Мусинов, Сарапул шәһәре башлыгы Александр Ессен һәм без, бер төркем журналистлар, катнашында киләчәктә зур үзгәрешләр булачак Сарапул шәһәренә сәяхәт оештырылды. Иң беренче тукталышыбыз — Кама елгасы буе һәм Труд урамы булды. Биредә якын киләчәктә корыган агачлар урынына яшь үсентеләр утыртылачак, фасадлар буялачак, архитектура биналары төзекләндереләчәк. Кама елгасы буенда кунакханә, кафе, сәламәтләндерү үзәге төзеләчәк. 1 майга Труд урамын үзгәртү проектын шәһәр халкына тәкъдим итәргә уйлыйлар. Проект инвесторлар, шәһәр кешеләре ярдәме белән тормышка ашырылачак. Биредә булачак әлеге үзгәрешләргә Удмуртиянең икътисад министры Михаил Тумин зур бәя бирде: “Сарапул шәһәре бигрәк тә җәй көне туристларны кызыктыра. Төзекләндерелгән елга буе ял итәр өчен үзенә тартып тора, табигать тә бик матур. Биредә хезмәт сөюче кешеләр яши. Ә болар — туризмны җәелдерү өчен иң кирәкле факторларның берсе. Кама буендагы шәһәр бу юнәлештә иң зур адым ясады, дип әйтергә була”, — диде.

“Башенин фонд”ы

Павел Башенин Сарапул шәһәрендә 1868 елда сәүдәгәрләр гаиләсендә дөньяга килә. Дүртенче классны тәмамлау белән әтисенә сату эшләрендә булыша башлый. 20 яшьтә әтисе вафат булгач, ул аның эшен дәвам итүче булып кала. Озак та үтми ул беренче гильдия (сәүдәгәрлек дәрәҗәсе) сәүдәгәре, урман сәнәгате белән шөгыльләнүче иң эре эшмәкәргә әйләнә. Аның Кама елгасының сул ягына урнашкан җирләре, такта яру заводлары була. Фән, техника, сәнгать өлкәсендәге барлык яңалык белән танышып баручы, ике чит тел белүче, әдәбиятны һәм театрны яратучы, югары белемле шәхес була ул. 1904 һәм 1909 елларда Павел Башенинны шәһәр башлыгы итеп сайлыйлар. Аның инициативасы, ярдәме белән шәһәргә электр үткәрәләр, электростанция, суүткәргеч, тимер юл төзиләр. Аның катнашы белән туган як музее ачыла. Шәһәрнең музыка җәмгыятенә, музыка училищесына ярдәм итә. Кызганыч, 41 яшендә бу дөньядан китә. Аңа Сарапул шәһәренә, Сарапул өязен төзекләндерүгә, үсешенә зур көч керткән өчен 1908 елда шәһәрнең Мактаулы гражданины исеме бирелә. Агымдагы елда Павел Башенинның 150 еллык юбилее. Шул уңайдан шәһәрдә “Башенин” фонды төзеләчәк. Әлеге фондка шәһәрнең тарихи кыяфәтен кайтару һәм Труд урамын төзекләндерү өчен акча җыелачак. Фонд икенче кварталда эшли башлап, аңа һәр теләгән кеше акча кертә ала. Җыелган акча иң беренче чиратта иске йортларны төзекләндерүгә китәчәк. Беренче керемне Электрогенераторлар заводы директоры Сергей Мусинов кертергә теләк белдерде дә инде.

“Легенда” кешесе

“Сарапул”, “Мусинов” исемнәре аерылгысыз дип әйтергә була. Кырык елга якын гомерен Сарапул Электрогенераторлар заводына ба­гышлаган шәхес — Сергей Мусиновны армия формасында да, төзелеш отряды курткасы, эш киеме белән дә күрергә мөмкин. Сәүдәгәр Павел Башенинның дәвамчысы ул, дисәк тә һич арттыру булмас. Нык­лы хуҗа, яхшы җитештерүче — чын ирләрне әнә шундый сыйфатлар белән сурәтләргә була. Шәһәрдә нинди генә чара булмасын, Сергей Мусинов аның уртасында кайный. Ул тумышы белән крестьян Иван Сусанин батырлык кылган Кострома өлкәсеннән. Сусанин сукмагыннан йөргән Сергей, үзендә тәвәккәллек, батырлык сыйфатларын кечкенәдән үк тәрбияләп, армия сафларында десантчылар отрядында хезмәт итә, тормыш мәктәбе үтә. Армиядән соң Иваново шәһәренең Энергетика институтында белем алганда “Легенда” исемле студентларның төзелеш отряды җитәкчесе була. Ерак төньякта эшләгәндә ике тапкыр “Өлкәнең иң яхшы төзелеш отряды” исеменә лаек булалар алар. Хезмәт юлын Сарапулның Электрогенераторлар заводында 1979 елда гади механика цехы мастеры булып башлап җибәрә. “Минем тормыш юлымда яхшы укытучылар булды. Тормыш девизым — нәтиҗәле эш. Кешеләрнең үзләренә җаваплы карауларын, бер-берсен ишетә белүләрен, на­муслылык, ихласлылык сыйфатларын яратам. Әнием илле ел стажы булган укытучы иде. Аның: “Кешеләргә синең мөнәсәбәтең нинди, аларның да карашы сиңа шундый булачак”, — дигән сүзләрен гел истә тотам. Әтием сугышта катнашкан, хезмәткә, кешеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтте. Шушы сыйфатларны мин үземнең гаиләмә дә күчердем. Сарапулга мин хәләл җефетем, кечкенә улым белән күчеп килдем. Икебез дә заводта эшләдек. Бүген инде улым белән кызымның үз гаиләләре бар, мин — бәхетле бабай. Аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнәм, тау чаңгысында шуам. Ел саен заводта чаңгы ярышлары үткәрәбез, гадәт буенча аны мин ачам. Армиядә дә чаңгы буенча нәтиҗәләрем әйбәт иде. Театрны бик яратам, соңгы 15 ел эчендә “Ленком”ның бөтен репертуарын карап чыктым”, — ди ул. Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәге һәрвакыт аның ярдәмен тоеп яши. Сабантуй бәйрәменең төп иганәчесе дә — завод. Бик күп еллар “Яңарыш” газетасын яздырып, завод эшчеләренә таратуы башкаларга үрнәк. Әнә шундый бар яктан булган кеше ул Сергей Мусинов.
Әлеге шәһәр авылыбызга якын булган бердәнбер шәһәр булганга, миңа балачактан ук бик якын. Соңгы елларда шәһәрнең язмышын кешеләр язмышына охшатам. Мин кечкенә чакта төзелеп, бөтен тирә-якны бизәп торган йорт­лар әкренләп картаялар, тузалар. Таш йортларның гомере озын булса да, аларны салган кешеләр күптән юк инде, әмма шушы йортларда аларның матур хисләре, якты хыяллары, тормышы һәм ¬язмышы сак­лана. Шәһәр үзендә кешелек тарихын саклый. Әнә шул тарихны кире кайтарып, шәһәрне матурландыру проектының тиздән тормышка ашыралачагы турындагы яңалык күңелләрне күтәрде.

Рәфилә Рәсүлева.