Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сарапул татарлары киңәшмәгә җыелды
20.11.2020

Сарапул татарлары киңәшмәгә җыелды

25 октябрь көнне Сарапул татарларының яңа җитәкчесе билгеләнде. Ике дистә елдан артык әлеге вазифаны башкарган Фаил Исламгалиев үз теләге белән эстафетаны Зөлфәт Арслановка тапшырды. Фаил әфәнденең милләтебез өчен хезмәт куйган еллары матур булып тарихка кереп калды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” газетасы редакциясе коллективы исеменнән Фаил Исламгалиевка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, гаилә куанычлары, ныклы сәламәтлек телибез.
Зөлфәт Арслановны исә милләттәшләребез яхшы белә. Ул — милли җанлы эшмәкәр, телебез, милләтебез сагында торучыларның берсе. Бүгенге көндә яңа җитәкче алдында зур бурычлар тора. Әнә шул бурычларны, булган проблемаларны хәл итәр өчен 12 ноябрьдә Сарапул татарлары яңа состав белән киңәшмәгә җыелды. Киңәшмәдә Зөлфәт Арсланов, Илһам Фәррәхов, Рифкат Шакиров, Ринат Әкмалетдинов, Роберт Рыбаков, Алик Әминев, Эльвира Лотфуллина, Фәнил Шәйхетдинов, Мәүлидә Фәйрузова катнаштылар. Әлбәттә, бүген иң зур проблема ул — әлеге Татар мәдәни үзәге бинасының коммуналь-хуҗалык хезмәтләр өчен җыелган бурычны түләү. Милләтебез язмышына битараф булмаган Сарапул татарлары кулларыннан килгәнчә, матди яктан ярдәм итә башладылар инде. Ярдәм итәргә теләге булган милләттәшләребез бу сорау буенча Зөлфәт Арслановка мөрәҗәгать итә алалар (8-912-855-44-12). Киңәшмәдәге икенче сорау алга таба эш планын төзү булды. Пандемия киртә булмаса, балалар өчен Яңа ел бәйрәмен үткәрү теләкләре дә бар. Балалар, өлкәннәр өчен биредә түгәрәкләрне эшләтеп җибәрү — көн кадагындагы мәсьәлә. Инде күптән планда булган тегү цехы ачылып китсә, тегү, чигү түгәрәкләре эшли башлаячак. Оешманың уставын раслап, оешманы рәсми рәвештә теркәү дә төп бурычларның берсе булып тора. Яңа җитәкче, яңа идарә составы — болар барысы да Сарапул татарларының милли тормышына җан өрер дип ышанабыз. Оешмага күбрәк яшьләр, яңа идеяле, креатив, хезмәт куярдай кешеләр килсен иде. Бирсен, Ходай!

Рәфилә Рәсүлева.

Рәхмәт белдерәбез!

Бүгенге көндә Сарапулда «Россия почтасы» аша 63 кеше газетаны ала. Сарапулда яшәүче милли җанлы эшмәкәрләребез, милләттәшләребез газетаны яздырып, шәһәрдә яшәүче татарларга таратуга зур өлеш кертәләр. Газетабыз редакциянең үз нокталары аша да таратыла. Мәсәлән, мәчет, 21 нче мәктәп, “Барс” кибетендәге нокталарыбызны сарапуллылар үз иттеләр, газетаның килүен көтеп алалар. Күп еллар инде “Элеконд” һәм Электрогенераторлар заводлары җитәкчеләре «Яңарыш»ны үзләренең хезмәткәрләре өчен яздыралар. Әлеге заводларның җитәкчеләре Анатолий Наумовка һәм Алексей Беляевка рәхмәтебез чиксез. Быел пандемия аркасында авырлыклар туса да, алар мөмкинлек таба алдылар. Электрогенератор заводының баш инженеры Александр Пивоваровка, Илһам Фәррәховка завод җитәкчелеге белән бу хакта сөйләшүләр алып барулары өчен аеруча рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә сезнең белән бергә эшләргә язсын!