Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сарапул районы буйлап сәяхәт
29.11.2017

Сарапул районы буйлап сәяхәт

Шушы көннәрдә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Сарапул районына эшлекле сәфәр кылды. Иң элек республика җитәкчесе Смолино авылына тукталды. Авылга килеп кергәндә, сызылып кына матур таң атып килә иде. Тирә-юньдә тынлык, ара-тирә кунакларны каршы алыгыз дигәндәй, авыл маэмайлары сәламли. Смолино авылының үзенчәлеге шунда, биредә гаилә тимерчелеге эшләп килә. Хәзерге заманда сәнгатьле тимер чүкү белән кешене шаккаттырып булмый, әлбәттә. Удмуртиянең шәһәр һәм районнарында мондый хезмәтне еш очратырга була. Тик шулай да, әлеге тимерчелектә безне иң шаккатырганы – биредә Удмуртиядә бердәнбер тимерче хатын-кыз хезмәт куя.

Хезмәт батыры – тимерче кыз

Александра Муратдымова кеч­ке­нәдән иптәш кызларына муен чыл­бырлары, алкалар көйләп бирә торган була. Мәктәпне тәмамлагач, техникумга укырга кереп, дизайнерлык белгечлеген ала. Үзенчәлекле һөнәре белән таныштырып ул: “Мине һәрвакыт урта гасыр чоры кызыксындырды. Чехия, Польша, Германия кебек илләргә сәяхәт иткәндә, һәрвакыт матур бизәкләр белән эшләнгән тимер коймаларга, рәшәткәләргә, сөңгеләргә игътибар итә идем. Укуымны тәмамлагач, тимерчелектә эшлисем килүе хакында әти-әниемә белгерттем. Ризалык алгач, берничә тимерчелекне әйләнергә туры килде. Тик хатын-кызга бара торган хезмәт түгел дигән сылтау астында мине һәрвакыт кире боралар иде”, — дип елмая Александра. Шулай да үз максатына ирешү теләге белән янган кызны тимерчелеккә тәҗрибә туплау өчен кабул итәләр. Александраның тормыш юлы матур бер әкияткә охшаш, чөнки әлеге тимерчелектә ул мәхәббәтен очрата. Тимерче алачыгында хезмәт куючы остазы Андрей белән алар матур гаилә коралар. Бүгенге көндә бәхетле пар үзләренең тимерче алачыгын булдырганнар. Кызларының тырышлыгын күреп, әти-әнисе Наталья һәм Дмитрий да аларга ярдәм итә. Смолино тимерчелеген дөньяга таныту максаты белән биредә экскурсияләр оештыра алар. Биш ел элек ачылган тимерчелекнең бер өлешендә Россиянең төрле почмагыннан җыелган көнкүреш кирәк-яраклары, эш кораллары музее булдырылган. Экскурсиягә килүчеләр музейда гына булып калмыйча, тимерчелек турында төрле легендалар тыңлап, үзләре дә тимер чүкеп карый. Гаилә тимерчелегендә елына меңнән артык Россия һәм чит ил туристлары кунак була, ди хуҗалар. Бу көнне тимерчелек һөнәренең авырлыгын республика җитәкчесе дә үз җилкәсендә татып карады. Хуҗалар Александр Бречаловка бәхет дагасы чүкергә тәкъдим иттеләр. Смолино авылындагы сәяхәткә нәтиҗә ясап Александр Бречалов: “Удмуртия төрле кызыклы вакыйгаларга, матур җирлекләргә бай. Шундыйларның берсе – әлеге гаилә тимерчелеге. Уйлавымча, проект балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызыклы. Биредә үз көчең белән матурлык тудыру мөмкинчелеге бар, бу бик мөһим”, — диде.

Сәфәрне дәвам итеп, Александр Бречалов Сигаево авылында җитәкчеләр, депутатлар, эшмәкәрләр һәм район җәмәгатьчелеге белән очрашты. Әңгәмә барышында киләсе елга район үсеше өчен мөһим булган өстенлекләр билгеләнде. Үз проектларын тәкъдим итүчеләр арасында милләттәшебез Римма Хәкимҗанова да чыгыш ясады. Ул 15 еллап шәхси ит эшкәртүче оешма җитәкчесе буларак үзе белән таныштырды. Моннан бер ел элек, гаилә бизнесын тагы да киңәйтү максатыннан, кызы Ирина белән берлектә җиләк үстереп сату эшен дә башлап җибәргәннәр. Республика Башлыгы белән әңгәмә вакытында Римма Хәкимҗанова әлеге бизнесның бик тә отышлы һәм кызыклы булуын ассызыклап, башка шәхси оешмаларны да әлеге тармакка тартырга тәкъдим итте.

Кигбай авылында буа булырмы?

Төштән соң эшлекле сәфәр Кигбай авылында дәвам итте. Иң элек рес­публика җитәкчесе тузган торак программасы буенча төзелгән йорт­ка тукталды. Әлеге йорт 2015 елда кулланышка тапшырылган. Гомум мәйданы 200 квадрат метр тәшкил иткән йортның алты яңа фатирында 24 кеше яши. Биредә яшәүчеләр барыннан да канәгать, тик йорт янында көндәлек кирәк-яракларны, яшелчәләрне саклау өчен хуҗалык блогы җитмәвен белдерделәр. Район башлыгы Игорь Асабин бөтен тәкъдимнәрне күз алдында тотып, киләсе елда биредә йорт яны территориясе төзекләндереләчәген һәм балалар өчен мәйданчык булачагын хәбәр итте. Сәфәрне йомгаклап, Александр Бречалов район халкы белән очрашты. Биредәге халыкны иң борчыган төп сораулар: йортларга газ кертү, авыру маллар күмелгән урыннарны юк итү, яңа эш урыннары булдыру иде. Шулай ук Кигбай авылында буа булмавы биредә яшәүчеләрне борчуга сала. Аны булдыру өчен 12 миллион сум күләмендә финанслау кирәклеге турында фикер яңгырады. Бюджетта ул күләмдә акча булмаганлыктан, халык финанслауга ярдәм итәргә әзер булулары турында әйтте. Удмуртия Башлыгы әлеге проектның кирәкле булуын, тик иң элек, башланган объектларны төзеп бетерү мөһимлеген хәбәр итте.
Зур, кызыклы, четерекле проб­лемаларны үз эченә алган сәяхәткә йомгак ясап Александр Бречалов: “Удмуртиянең социаль-икътисади үсеш программасына үзгәреш кертү мөһим. Бүгенге көндә ул чынбарлыкка туры килми, чөнки инде өч ел тиешле дәрәҗәдә үтәлми. Бу — төзегән планнар рес­публика мөмкинчелекләренә туры килми дигән сүз. Киләчәккә план дөрес, актуаль һәм муниципаль берәмлектә яшәүче халыкның таләпләренә туры килә, тик икътисадның үсешенә аз игътибар бирелгән. Шуңа да планга берникадәр үзгәреш кертеп, инфраструктура объектларының төгәл кайчан булачагы хакында халыкка җиткерергә тиешбез”, — диде.

Ләйсән Әхмәтова.