Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сарапул районына сәяхәт
15.03.2018

Сарапул районына сәяхәт

Март башында Сарапул районының туристик потенциалы белән танышу нисбәтеннән Удмуртиянең Туристик индустрия федерациясе вәкилләре, журналистлар өчен әлеге районга сәяхәт оештырылды.

Сарапул-Алабуга трактындагы почта станциясе

Борынгы заманда зур юлларны тракт дип атаганнар. XX гасыр башына почта трактлары — өлкәләрне, губернияләрне, Мәскәү белән Петербург шәһәрләрен генә түгел, ә провинцияләрне дә тоташтырган. 30 чакрым саен почта станцияләре булган. Сарапул өязе аша Алабуга — Вот­кинск почта тракты узган. Выезд авылы халык иҗаты йортында элекке гасырның рухын тасвирлаучы әнә шундый почта станциясе оеш­тырганнар. Шул ук бинада хәзерге заман почта бүлекчәсе дә эшләп килә. Почта станциясен карап торучы Александр Королев (әлеге Халык иҗаты йортының җитәкчесе) борынгы киемнәрдә, борынгы рус сөйләме белән сәламләп каршы алды безне. Авыл кешеләре почта станциясе өчен кирәкле әйберләрне үзләре алып килгәннәр. Александр музей экспонатларын үзе ясаган. Ул гына да түгел, ул кунакларны үзе пешергән тәмле балан бәлеше һәм балан суы белән сыйлады. Барыбызны да станция аша үтеп китүчеләр кенәгәсенә теркәделәр. Почта темасына төрле уеннар уйнадык. Һәрберебез кау­рый каләм белән хат язып, аны почта әрҗәсенә салдык. Озак та үтмәде мин язган хат “Яңарыш” редакциясенә килеп тә җитте.
Әлеге җирлек турында тагын бер кызыклы мәгълүмат. 1918 елда Ижау һәм Воткинск шәһәрләре арасындагы фетнә нәтиҗәсендә Сарапул өязе янындагы Юрино һәм Выезд авыллары тирәсендә Кызыл Армия һәм Колчак армиясе арасында сугыш барган, бик күп сугышчылар һәлак булган. Бу хәлдән соң инде 100 елдан артык вакыт үткән. Ул еллар легендасы буенча бер яшь офицер егет бик күп батырлыклар күрсәткән. Дошманга бирешмәгән, чөнки аны туган йортыннан алып килгән бөти саклаган. Көннәрдән беркөнне ул аны югалта. Бик нык эзләсә дә, аны таба алмый. Озак та үтми ул һәлак була. Биредә яшәүче аксакаллар сөйләве буенча, алар еш кына хәрби киемдәге ир атның нәрсәдер эзләгәнен күрәләр икән. Нәкъ менә шушы легенда биредә җәй көне уздырылачак квест-уенга нигез булган. Уенда катнашучылар офицер егетнең серен чишәргә һәм аңа югалткан бөтиен табарга булышачаклар.

Сигаево авылындагы “Биек яр” һөнәрчелек һәм туризм үзәге

“Биек яр” һөнәрчелек һәм туризм үзәгендә Яромаска авылының “Посиделки” фольклор ансамбле рус халкының туй гореф-гадәтен күрсәтеп каршы алды безне. Ул көнне биредә халык һөнәрчеләре үткәргән остаханәләрдә катнашып, рус халкының уеннарын уйнап күңел ачарга да мөмкинлек булды. Биредә хезмәт куючы белгечләр сөйләвенчә, Сарапул районына килгән туристлар Кама елгасы буенча теплоходта туристик маршрут буенча, “Морок” тимерчелегенә, “Атлар һәм пони” клубына сәяхәт кыла алачаклар.
Шунысы кызыклы: тарихи-этнографик экспедиция материаллары буенча, Сигаево авылына нигезне татарлар салган. Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яшәүче Яппар исемле кешенең Шаһгали һәм Хөснетдин исемле уллары булган. Яппар карт Мостовой авылы һәм Сарапул шәһәре арасында буш җирләр күреп кайткан һәм улларын шунда тормыш көтәргә җибәргән. Шаһгали Сарапулга, ә Хөснетдин Мостовой авылына якынрак урнашкан. Еллар үткән саен бирегә руслар күчеп килеп яши башлаган һәм авылларның исеме дә руслашкан. Шаһгали урнашкан авыл ул вакытта Шигаево дип аталган булса, соңрак Сигаевога әйләнгән. Ә Хөснетдин яшәгән авыл Хуснутдино дип атала һәм ул да Костинога әйләнә.

Нечкинода кунакта

1997 елда “Нечкинский” милли паркы ачыла. 20 гектардан артык паркның төп күрке булып Кама елгасы тора. Без ул көнне әлеге паркның “Орлан-белохвост” (“Диңгез бөркете”) музеенда булдык. Музейда Кама үзәнлеге кошлары белән танышырга була. Экзпозиция Кама елгасы ярларында яшәүче диңгез бөркетенә багышланган. Музей белән танышканнан соң, “Диңгез бөркете ярлары” экологик сукмагы буенча экскурсия ясадык.
Сәяхәтебез гүзәл Кама елгасы буена урнашкан “Нечкино” спорт-туристлык үзәгендә тәмамланды. Әлеге үзәк күрше Татарстан, Башкортстан туристларының яраткан ял итү урыны икән. Биредә хезмәт куючылар: “Удмуртия республикасыннан безгә ял итәргә килүчеләр аз”, — дип зарландылар. Рус мәдәниятенең Бөтенроссия “Биек яр” фестивале дә агымдагы елда 27 июньнән 1 июльгә кадәр биредә узачак.
Әнә шундый матур сәяхәт ясадык без әлеге районга. Туристик индус­т­рия федерациясе вәкилләре Сарапул районындагы туризмга бәя һәм киңәшләр бирделәр.

Рәфилә Рәсүлева.

Виджет для комментариев