Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сарапул мәргәне
15.10.2020

Сарапул мәргәне

Мәргән – төз атучы дигән сүз. Беренче тапкыр мылтыктан төз ату буенча шәһәребез данын 18 яшьлек Эдуард Ситдыйков танытты. Ул – спорт мастеры кандидаты.

Эдуард педагогика көллиятенең физкультура һәм спорт бүлегендә, 3нче курста белем ала. “Тормышта иң зур терәгем — әти-әнием, минем гаиләм. Минем карт әбием трактор йөртүче булып эшләгән, җир сөргән. Кама поселогында хәрби частьтә кизү торган. Ашыйсы килсә, снайпер винтовкасы белән куян аткан. Хәзер аңа 93 яшь. Ә карт бабам — умартачы, мулла. Бер сандык җыйган дини китапларын мәчеткә тапшырды. Бабай – корабль капитаны, әтием 18 ел шәһәребез доноры булып тора. Тормышта үрнәк алыр кешеләрем бик күп”, — ди Эдуард.
Эдуард шәһәребезнең 1нче мәктәбендә белем ала. 5нче сыйныфта укыганда балаларны мыл­тыктан ату буенча түгәрәккә чакыралар. Ул да языла. Беренче елны төз ату бик кызыклы тоелмаса да, икенче елны кызыксынуы арта. Тренировкаларны калдырмый, нәтиҗәдә икенче олылар разряды нормасын үти. Тырышлыгы, үҗәтлеге зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Моннан 5 ел элек Эдуардка остазы полиатлон белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Әлеге спорт төре мылтыктан атуны, чаңгыда йөрүне, турникта тартылуны үз эченә ала. “Минем чаңгыда йөргәнем юк, тиешле рәвештә тартыла белмим”, — дип карышса да, остазы: “Өйрәтербез”, — ди.
Ул — чаңгы буенча секция җитәк­чесе В. Шагаловтан дәресләр ала, тиешле техникага өйрәнә. Әкренләп дөрес итеп тартылырга да өйрәнә, ату буенча 100 очкодан 80не ата. 2017 елда Играда узган президент ярышларында катнаша. Урын яуламаса да, тәҗрибә туплый. 2019 елда республика ярышларында 1нче урынны ала. Ә бер айдан Киров өлкәсендә Бөтенроссия ярышларында катнаша. Беренче көнне аны хөкемдар дөрес хөкем итми, тиешле барлык очколарын да санамый. Саннар 100 урынына 92 генә була. Эдуардның бу хәлгә бик каты ачуы килсә дә, ул дәшми кала. Икенче көнгә ул турникта 28 тапкыр тартыла. Өченче көнгә — төнге сәгать 12гә кадәр чаңгы майлап, үтүкләп, телефоннан остазы киңәшләрен тыңлый-тыңлый чаңгы ярышлары да уза. Иртән нәтиҗәләрен карасалар, биатлон буенча спорт мас­теры кандидаты нормасын үтәгән булып чыга. “Ул вакытта үзем дә шок хәлендә калдым”, — дип исенә төшерә Эдуард.
Шәһәребезнең спорт комитеты аның бу уңышына сөенеп, Эдуардка ату өчен 30 мең сумлык махсус

костюм сатып ала. Моңа кадәр аның костюмы булмый. “Яңа кием уңайлы. Кулны селкетми тотарга ярдәм итә. Ә иң кыйммәтле костюмның бәясе – 300 мең сум. Ул шәхси үлчәм белән генә тегелә”, — ди әңгәмәдәшем.
Алга таба Эдуардның уңышлары артканнан-арта бара. Быелның февраль аенда узган президент уеннарында команда составында II урын ала. Ә сентябрь аенда Ижау, Сарапул, Глазов шәһәрләре арасындагы ярышта ул пневматик винтовкадан атып, 600 очкадан 582не җыя. Шулай итеп, ату буенча да спорт мастеры кандидаты нормасын үти.
Эдуард, спорттан тыш, төрле иҗтимагый проектлар яза. Әлеге проектлар ярдәмендә грант отып, шәһәргә 350 мең сум акча китергән. Көллият тормышында да актив катнаша: үзидарә составы әгъзасы булып тора. Алып баручы булып эшли. Шәһәрнең физкультура һәм спорт комитетына ярдәм итә, ярышларда үзе хөкемдар ролен үти.
Аның киләчәккә булган планнары белән дә кызыксындым. “Санкт-Петербург шәһәрендәге физкультура буенча хәрби институтка укырга кереп, полк яисә хәрби округның физкультура әзерлек җитәкчесе бу­лып эшләргә ниятлим”, — диде. Ул — озын буйлы, төз гәүдәле, максатчан, җитди егет. “Уңышларыңнан ба­шың әйләнеп, йолдыз авыруы белән авырый башлыйсың икән, беттең. Гомумән, мактанып йөрергә яратмыйм. Әле ирешәсе максатларым, уй-хыялларым бик күп. Без һәрвакыт үз өстебездә эшләргә тиеш”, — ди спортчы.
Эдуардның тагын бер күркәм ягы бар: ул мәчеткә йөри. Дингә 2 ел элек килгән. Намаз укый, ураза тота, Глазов шәһәрендә мәчет ачу тантанасында катнаш­кан. “Шәһәребезнең имамы Габ­делкәрим хәзрәт ураза тотып карарга киңәш бирде. Хәтерлим, беренче атнада бик авыр иде. Баш авыртты, ашыйсы килде. Ә икенче атнадан шулкадәр рәхәт, җиңел булды. Мәчеттә су эчеп авыз ачканда, беренче тапкыр суның тәмен белдем”, — диде Эдуард.
Милләттәшебез үзе куйган мак­сатларга ирешер, шигем юк. Чөн­ки ул моңа бөтен көчен, ты­рыш­лыгын куя, һәр көн үз ки­ләчәген төзи. Уңышлар сиңа!

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.