Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сарапулда яңа музей ачылды
15.02.2018

Сарапулда яңа музей ачылды

6нчы февральдә Сарапул шәһәрендә Чулман буенда таралган диннәр һәм халыклар тарихы музее ачылды. Бу тарихи тантанада Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы рәисе Алексей Прасолов, Сарапул һәм Можга епискобы Антоний, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов (бу юлларның авторы), Удмуртия Республикасының Социаль сәясәт һәм хезмәт министры урынбасары Константин Коньков, Сарапул шәһәре башлыгының беренче урынбасары Михаил Кудиров, Сарапул шәһәренең православ дин әһелләре һәм имамнар, төрле оешма җитәкчеләре, республикабызның милли-мәдәни оешмалары активистлары, җәмәгать эшлеклеләре катнаштылар.
Әлеге проект Сарапул епархиясе тырышлыгы белән Россия Федерациясе Президентының гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. Епархиянең проекты 2017 елның июлендә грантлар конкурсының “Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту” юнәлешендә җиңеп чыккан. Му­зейны ачу тантанасында епископ Антоний бу проектның максаты белән таныштырды. Аның әйтүе буенча, яңа ачылган музей гади күргәзмә булып кына калмаячак. Монда төрле дини һәм мәдәни-агарту чаралары да үткәрү планга кертелгән. “Президент гранты ярдәме белән оештырылган бу музей дини һәм дингә катнашы булмаган кешеләргә дә, Сарапулда яшәүче халыкка да, шәһәребезгә килүче туристларга да хезмәт итәчәк. Монда килгән кешеләр безнең республикабызда яшәүче төрле милләтләрнең диннәре, гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре белән таныша алырлар, үзләре өчен башка милләтләр турында яңа ачышлар ясарлар. Янәшәдә яшәүче халыкларның милли тормышын белмичә, үзеңнең милләтеңне дә тулысынча белергә һәм яратырга мөмкин түгел”, – диде ул.
Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов музей хуҗаларын һәм җыелган кунакларны шушы тарихи вакыйга белән Удмуртия Республикасы Мөфтияте исеменнән котлады, христианнар һәм мөселманнар, төрле милләтләр арасында татулыкны ныгытуга юнәлтелгән мондый изге эшкә тотынулары өчен, республикабызда яшәүче мөселманнар тарихын читкә какмыйча, ислам дине тарихын яктыртучы күргәзмәгә аерым бүлмә бирүләре өчен рәхмәтләрен белдерде. “Бу музей ярдәме белән без, Россиядә мең елдан артык элек таралган православие һәм ислам диннәре тарихын өйрәнеп, үзебез өчен олы гыйбрәт һәм хикмәт алырга тиеш. Ничек итеп безнең бабайлар, диннәре төрле булуга карамастан, гасырлар дәвамында бергә татулыкта яшәүләренең серенә төшенергә тиешбез. Чөнки музей ул — бик көчле тәрбия чарасы да. Диннәребез төрле булуга карамастан, безнең максатыбыз бер һәм уртак, ул — дини кануннарга таянып, кешеләрне рухи югарылыкка өндәү, дәүләтебездә яшәүче милләтләр арасында бердәмлекне саклау, элеккедән килгән дини гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыру. Тарихыбызны өйрәнсәк кенә, безнең киләчәгебез өметле. Чөнки тарихыбызда бик аяныч дәверләр дә бар – 1930нчы еллардагы дингә каршы сәясәтнең нәтиҗәләре моның мисалы. Тарихны белсәк кенә, мондый куркыныч вакыйгалар кабатланмас дип әйтә алабыз”, – диде.
Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә му­зейның тотачак урыны турында Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов та ассызыклап үтте: “Бу музей безнең бер-беребезгә карата җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә булуыбызны исбатлый. Безнең әби-бабайларыбызның, дәүләтебезне, республикабызны төзегән кешеләрнең үрнәкләрендә яшүсмерләр төрле милләт вәкилләре белән дус яшәргә өйрәнергә һәм кабул итәргә тиеш”, – дип, халыкка мөрәҗәгать итте.

Кызыл тасманы кисеп, музейны ачканнан соң кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар. Вакытлыча экспозицияләр залында урнашкан “Изелмәгәннәр. Уралда дин өчен көрәш тарихы” дип аталган күчмә күргәзмә 1930нчы елларда илебездә диннәрне бетерү, руханиларны сөргенгә озату вакыйгаларына кайтарды. Динне саклап калу өчен үзләренең гомерләрен корбан иткән дин әһелләренең батырлыгы белән таныштыручы бу күргәзмәне Сарапулга “Преображение” мәдәни-агарту фонды китергән. Православие һәм ислам тарихына багышланган күргәзмәләр аерым залларда урнашкан. Христианнар тарихына кагылышлы экспонатлар белән владыка Антоний үзе таныштырды. Бүлмәдә чиркәүдә куллана торган төрле җиһазлар куелган. Иң кадерле ядкәрләрдән – Удмуртия епискобы Палладийның һәм митрополит Викторинның рухани киемнәре, митрополит Николайның митрасы (баш киеме). Аларны музейга Удмуртия митрополиты владыка Викторин бүләк иткән.
Исламга багышланган күргәзмә белән кунакларны Илмир хәзрәт таныштырды. Бу күргәзмәгә Сарапул шәһәренең имамнары — Габделкәрим хәзрәт Рәҗәпов һәм Әхмәд хәзрәт Халиков ике Коръән (яңа һәм йөз ел элек басылган), Сарапулда беренче мәчет төзүдә иң күп көч куйган Әхмәдгата хәзрәт Хафизовның чапанын (аны 2003 елда хәзрәткә Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бүләк иткән), чалма тапшырганнар. Шәһәрдә яшәүче мөселманнар музейга намазлыклар һәм тәсбихләр, кулдан тукылган палас бүләк иткәннәр. Әлегә күргәзмәдә динебезгә кагылышлы әйберләр күп түгел. Шулай булса да, диндәшләребез музей хезмәткәрләренә бу изге эштә ярдәм итәрләр дип ышанабыз. Чөнки дингә кагылышлы әйберләр аркылы исламның кешеләрне нинди кыйммәтләргә өйрәтүен күрсәтә алабыз. Мәсәлән, музейда манекенга кидереп куелган хаҗилар киеме — ихрам кунакларны аеруча кызыксындырды. Кием урынына ирләрнең тәненә урала торган ике ак тукыманың мәетләрне төрә торган кәфенлекне искә төшерүенә алар таң калды. Чыннан да, хаҗ ул — кыямәт көненең мисалы. Анда һәр кеше бертигез, бер шартларда, бае да, ярлысы да, гади халык та, дәрәҗәле түрә дә – бер төсле гади ике кисәк тукымага гына уралып, яланаяк һәм яланбаш Аллаһы Тәгалә каршында басып тора. Имамнарның баш киеме чалма да бик зур тәрбия көченә ия. Аңа урала торган ак тукыма да – гап-гади кәфенлек. Борынгы заманнарда бабаларыбыз ерак сәфәргә чыккан вакытта, кинәт вафат булсам, гүрләргә кирәк булыр дип, кәфенлекләрен башларына урап йөргәннәр. Димәк, имам чалмасы да безне һәрчак кисәтә: беребез дә кайчан үләсебезне белмибез, һәрчак Аллаһ каршына барырга әзер булырга тиешбез, гөнаһлардан тәүбәне кичектермәскә, күбрәк изге гамәлләр кылырга ашыгырга кирәк.

Дүртенче күргәзмә Удмуртиядә яшәүче халыкларның милли мәдәниятенә ба­гышланган. Монда урыслар, татарлар, удмуртлар, марилар, башкортлар кулланган борынгы көнкүреш җиһазлар, милли киемнәр һәм ризыклар куелган. Һәр милләткә аерым урын бирелгән. Татарларга багышланган күргәзмәне күргәч, җанга рәхәт булып китте, милләттәшләребезнең бу чарада актив катнашуына куандык. Кулдан тукылган сөлгеләр, чигелгән бизәкләр, дини китаплар, Сарапул мәчетенең элекке имамы Рәшид хәзрәт Шәймәрданов чапаны, милли киемнәр, читекләр кадерле урынга куелганнар. Сарапул татарлары тарихыбызга битараф түгелләр икән, милли тормышыбызны чагылдыручы күргәзмәне төзер өчен әби-бабайларыннан калган кадерле ядкәрләрне вакытлыча китереп биргәннәр. Нәкъ татарча матур итеп киенгән милләттәшләребез музей кунакларын елмаеп каршы алдылар, күргәзмә белән таныштырдылар.
Аллаһка шөкер, музей ачылу тантанасы төрле милләт һәм төрле диннәр вәкилләре катнашында дустанә рухта узды. Инде алдагы көннәрдә дә музей җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре куйган максатларыннан тайпылмыйча, төрле халыклар арасындагы татулыкны ныгытырга көч куярлар, киләчәк буыннарны башка диннәргә хөрмәт белән карап, дус яшәргә өйрәтерләр, дип ышанасы килә.

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе.