Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сарапулга эшмәкәрләр җыелды
29.05.2019

Сарапулга эшмәкәрләр җыелды

28 майда Сарапул шәһәрендә “Бизнес — милли проект” исемле эшмәкәрләр форумы узды.

Удмуртия Республикасының эшмәкәрлек перспективасы турында белү өчен Санкт-Петербург, Мәскәү, якын-тирә шәһәрләрдән 70 кеше килде. Бу көнне форумны Удмуртия Республикасының икътисад министры
Михаил Тумин ачты. “Безнең максат — эшмәкәрлек берләшмәләренә “Бизнес — милли проект”ның нәрсә икәнен аңлату. Агымдагы елда без эшмәкәрлек үсеше өчен Удмуртиядә беренче тапкыр 500 млн сумнан артык акча сарыф итәчәкбез”, — диде. Форумда “Бизнес-акселератор” программасы тәкъдим ителде. Бер мәйданчык хатын-кызлар эшмәкәрлегенә багышланды. Фикер алышуда Ижау, Мәскәү шәһәрләрендә яшәүче оешмаларның җитәкче хатын-кызлары катнаштылар. Алар эшмәкәрлектә ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да уңышлы эшләүне искәрттеләр. Катнашучылар өч атнада эшмәкәрлек серләренә төшенә алу алымнарын өйрәнделәр. Эшмәкәрләргә Россиядә моношәһәрләргә ярдәм итү институты барлыгын, аның төп максаты — яңа эш урыннары булдыру икәнлеген аңлаттылар. Әлеге хезмәт белән файдаланган очракта эшмәкәрләр үзләренең бизнес үсеше өчен акча ала алачаклар. “Без хәзер әлеге проектка 10 миллион сумнан алып 250 миллион сумга кадәр процентсыз займ (15 елга) бирәбез. Безнең фонд инвестиция проектының 80%ын финансларга әзер”,–диде моношәһәрләр үсеше фонды белгече Максим Данькин.
“Сарапул шәһәре алга таба эшмәкәрлектә ничек үсәчәк?”– дигән сорауга шәһәр башлыгы Александр Ессен болай дип җавап бирде: “Безнең бүгенге көндә 9 резидент, алар 2 млрд сумга кадәр проектларны тормышка ашыралар, 650 эш урыны барлыкка киләчәк. 7 проект эшкәртүгә алынды. Әлеге проектлар нигезендә тагы 500 эш урыны барлыкка киләчәк. Без эшсезлекне бетерү өстендә эшлибез”. Форум кысаларында, эшмәкәрләр өчен семинарлар, фикер алышу мәйданчыклары уздыралачак.

Рәфилә Рәсүлева.