Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Саннарда чынбарлык чагыла
21.11.2019

Саннарда чынбарлык чагыла

Шушы көннәрдә Удмуртия Респуб­ликасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов һәм барлык министрлыкларның җитәкчеләре республиканың профсоюз оешмалары вәкилләре белән очрашты. Профсоюз — хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен якларга тиешле оешма. Шуңа да бу очрашуда һәр кешене кызыксындырган, борчыган сорауларга җавап эзләнде.
Удмуртия Республикасының проф-союзлар Федерациясе рәисе Сергей Шерстобит: «Соңгы 8 ай нәтиҗәләре буенча республикада уртача хезмәт хакы артып, 33267 сумны тәшкил итә», — дип хәбәр итте. Ләкин шул ук вакытта, күрсәткечләргә күз салсаң, 234 мең кешенең кереме тиешле минималь хезмәт хакыннан да түбәнрәк (12972 сум) булуын да билгеләп үтте ул. Удмуртия халкының һәр алтынчы кешесе фәкыйрьлектә яши дигән сүз бит бу! Залда утыручы укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, завод эшчеләре бераз үзара гөрләшеп алды. Гөрләшерлек тә шул! Саннарда чынбарлык чагыла бит!
Регионда эш юклыктан яшьләр башка җирләргә эш эзләп китәләр, эш таба алмый интегүчеләр саны да кимеми. Ижауда бүгенге көндә эшсезләр саны – 2369 кеше. Хәер, төрле предприятиеләр, учреждениеләр, 1 ноябрьгә булган саннар буенча, 6810 кешене эш белән тәэмин итәргә әзер. Белем бирү учреждениеләренә 500 укытучы, тәрбияче җитмәсә дә, анда барырга атлыгып торучылар күп түгел. Чөнки эше белән чагыштырганда хезмәт хакы биредә бик түбән, ә җаваплылык югары.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә мактанырлык түгел. Бүгенге көндә республика 750 табибка кытлык кичерә. Залда утыручылар шәфкать туташлары белән санитарларның хезмәт хаклары тигез булуын әйтеп, канәгатьсезлек белдерделәр. Чөнки шәфкать туташларының белеме һәм башкарган эшләре санитарларныкыннан аерыла. Ә тарификация буенча хезмәт хакларында аерма юк диярлек. Шунысы да бар: хезмәт хакын арттырсалар да, төрле өстәмәләрне кыскартып, кулга керәсе акча барыбер бер дәрәҗәдә кала бирә.
Сергей Шерстобит Хөкүмәт Рәисе Ярослав Семеновка милли проектлар ярдәмендә юлларны рәтләгән кебек социаль тармакта да тәртип урнаштырырга кирәклеген әйтте.
Сәламәтлек саклау өлкәсенә кагыл­ган сораулар күп булды. Рес-публикада нинди учреждениеләр төзеләчәгенә, түләүле клиникаларның эшчәнлегенә, хезмәт хакларына кагылышлы сораулар яңгырады. Металлурглар шәһәрчегендә бихисап яңа йортлар җиткерелсә дә, дәүләт полик­линикалары булмавына, ә түләүле клиникаларның гөмбә кебек көн саен барлыкка килүенә, башка районнарда табибларга вакытында кереп булмавына да зарландылар.
Игорь Щербак (вакытлыча Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы): “Шәфкать туташларының һәм санитаркаларның хезмәт хаклары тигез булу белән мин дә килешмим. Тиешле хатлар белән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына да мөрәҗәгать иттек, әлегә үзгәреш юк. Ә табиблар чыннан да җитми, булганнарына икешәр смена эшләп, күп көч түгәргә туры килә. Күпләр бу шарт­ларда эшли алмый, башка урынга китә. Түләүле клиникаларга килгәндә, кызганычка каршы, без аларның эшчәнлеген контрольдә тотмыйбыз. Ә поликлиникаларда табибларга авырып киткән очракта бернинди алдан язылуларсыз, чират торып керергә була. Әгәр белгечкә 2-3 айдан соң яңадан план буенча күренергә кирәк булганда, алдан язылырга кирәк”, — дип аңлатма бирде.
Ярослав Семенов та: “Республика Башлыгы Александр Бречалов әйтүенчә, безгә үзара аралашып яшәргә кирәк. Бирегә нәкъ шуның өчен җыелдык та. Бүген сезне борчыган проблемаларны ишеттем һәм без алар өстендә эшләячәкбез!” – диде.

Гүзәл Шакирова.