Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Салават Салават инде
28.02.2018

Салават Салават инде

Салават Фатхетдинов концертына ел саен барырга тырышам. Быел да балалар билетларны гыйнвар уртасында ук алып куйдылар. “Аксион” мәдәният сарае hәрвакыттагыча шыгрым тулы. Кемнәр генә юк биредә: яшьләр дә, өлкәннәр дә, ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәйле бабайлар да, хәтта бала-чагалар да. Димәк, Салаватның абруе зур. Тамашачыны кай ягы белән үзенә җәлеп итә соң ул? Иң беренче гадилеге, халыкчан булуы белән. Аның сәхнәдән сөйләве кара-каршы утырып сөйләшкән кебек. Әйе, ул — җырчы, танылган җырчы. Аның үзенчәлекле тавышын беркем белән дә бутап булмый. Җырчы булгач, җырласын диючеләр дә бардыр. Ләкин ул вакыт уздыру өчен буш сүзләр сөйләми. Аның һәр сүзе тәрбияви, олысына, кечесенә кагыла торган. Нигәдер ялыктырмый да, чөнки аңлаешлы, күңелгә барып җитеп, истә кала торган. Сөйләгән сүзләрен җырга бәйләп куя, hәр сүзе ачык аңлаешлы итеп башкарылган җыр күңелләргә үтеп керә, җанны иркәли. Татарчаны камил белмәгәннәр дә hәр җыр текст­ын аңлап, йөрәкләре аша уздырып утырдылар дип әйтә алам.
Бу юлы безнең белән өч кеше беренче тапкыр татарча концерт­ка килгән иде. Берсе — иремнең се­ңелесе, ул Ижауда туып-үскән, рус мәктәбендә укыган, татарча сөй­ләшүе мактанырлык түгел. Аңа карыйм, ул шундый игътибар белән тыңлап утыра. “Аңлыйсыңмы, ошый­мы?” — дип сорыйм. “Барысы да аңлашыла, бик ошый”, — ди ул. Кызымның да бергә эшләгән иптәшенә концерт бик ошаган. “Мин болай булыр дип уйламаган идем, рәхмәт чакыруыңа”, — дигән.
Әйе, hәр кешенең үз зәвыгы. Минем белән килешмәүчеләр дә булыр. Бу минем фикерем. Ул бит әле hәр елны үзе белән берәр өлкән яшьтәге артистны алып килә. Быел Фирзәр Мортазин килгән иде. Элекке елларда Әлфия апа Авзалованы, Хәмдүнә Тимергалиеваны алып килгәне булды. Яшьләрне дә онытмый. Бу юлы Әлфия апа турында сөйләп көлдерде дә, елатты да. Видео язмада Әлфия апа башкарган җырны тамашачылар басып тыңладылар, бик озак алкышладылар.
Ни дисәң дә, Салават Салават инде. Тиккә генә дан казанмаган! Рәхмәт аңа, күңелле кич өчен!

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.