Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Сакланганны – саклармын
8.10.2020

Сакланганны – саклармын

Ижауның 6нчы клиник хастаханәсе диварында табибларга багышланган граффити барлыкка килде. Аның авторы Ижау егете Кирилл Токарев Идел буе федераль округында узган “ФормАRT” урам сәнгате фестивалендә җиңү яулаган. “Күзләренә караганда, табиблар гади кешеләр кебек тоелса да, чынбарлыкта алар үз тормышларын куркыныч астына куеп эшләүче геройлар”, — ди автор.

 

Агымдагы 2020 ел, чыннан да, бик авыр ел булып истә калыр. Кешелеккә килгән коронавирус афәте үз көенә барган яшәешкә шактый үзгәрешләр кертте. Яңа көн тудымы республикада, илдә тагын күпме кеше авыру йоктырган мәгълүматка күз саласың, якыннарның хәле ничек икән дип борчыла башлыйсың. Борчылырга сәбәпләр дә бар шул…
Сентябрь аеннан башлап, республикада коронавирус белән авыручылар саны артканнан-арта бара, үлүчеләр саны да күңелгә шом сала. Һәр җирдә дә халыктан коронавирус турында моң-зар ишетелә. Иң кискен һәм халыкны борчыган мәсьәләләр — хастаханәләрдә урын юклыгы, сырхауханәләрдә табибларга эләгеп тә, аларны өйгә чакырып та булмавы, даруханәләрдә тиешле даруларның юклыгы…
Табибларга чиратка килгәндә, Рес­публика Башлыгы Александр Бречалов чыгышына тукталып үтәсе килә. “6 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республиканың 1681 медицина хезмәткәре, шул исәптә 547 табиб – «больничный»да. Авыручылар арасында 1255 кеше – сырхауханәләрдә эшләүчеләр, ә 426сы – хастаханәләрдә эшләүчеләр. Шунысы мөһим: табиблар башка һөнәр ияләренә караганда коронавирус йоктыру ихтималы аеруча зур булган урыннарда эшлиләр. Алар да – гап-гади кешеләр. Табибларның да хәленә керергә кирәк. Мәсәлән, Сарапул район хастаханәсендә 24 хезмәткәрнең 22се “больничный”да яки якыннары авырып, карантинда. Шундый ук хәл — Воткинск шәһәре хастаханәсендә: 13 терапевтның 5се авырый…
Һәр кешегә үзенең һәм якыннарының сәламәтлеге турында алданрак кайгыртырга киңәш итәр идем. Гади генә булган санитар кагыйдәләрне үтәп, авыруны йоктырмый калырга да мөмкин булуын истән чыгармасак иде. Җәй айларында кайбер ял урыннарына чикләрне ачкач, битлек киеп йөрүдән, чикләүләрдән һәм өйдә утырудан арыган халык ял итәргә ашкынды. Август-сентябрь айларында гына республиканың 6000нән артык кешесе чит илгә ял итәргә барган. Аларның күпчелегендә төрле хроник авырулары булган 65 яшьтән өлкәнрәкләр…” — дип сөйләде Александр Бречалов.
Республикада авыру белән көрәшүдә көн саен зур эшләр башкарыла.
5 октябрьдән коронавирус белән авырып, өйдә дәваланучылар өчен “кайнар линия” эшли башлады. Аның номеры — 8 (800) 100-24-47. Биредә бүгенге көндә медицина өлкәсендә белеме булган 15 хезмәткәр эшли. Әлеге телефон номеры аша шалтыратып, үзегезнең хәлегез турында хәбәр итә аласыз. Кирәк очракта, үзәк белгечләре өйгә табиб яки ашыгыч ярдәм машинасы да җибәрә ала. “Кайнар линия”нең максаты — авыруның хәлен тыңлап, киңәшләр һәм җылы сүз белән дә ярдәм итү, аларны авырулары, зар-моңнары белән ялгыз калдырмау. Республика җитәкчелеге киләчәктә әлеге үзәкнең хезмәткәрләр санын 50гә җиткерергә тели. Пенсиядә булган медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: әгәр халыкка киңәшләр бирү эшен алып барырга әзер булсагыз, 497-067 телефоны аша шалтыратып, тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
Тагын бер четерекле мәсьәлә — хаста­ханәләрдә авыручыларга урыннар җитмәү. Бу проблеманы да Республика Башлыгы һәрвакыт контрольдә тота. Якындагы 10 көн эчендә республикада коронавирус белән авыручылар өчен тагын 1000 урын булдырылачак. Бу максатларда шәһәрнең 6нчы клиник хастаханәсен ковид-үзәк итеп үзгәртәчәкләр.
Республикадагы хәлне анализлап, шушы көннәрдә яңа чикләүләр кертелергә мөмкин. Ләкин ничек кенә булмасын, безнең сәламәтлек, иң беренче чиратта, безнең кулларда. Хөрмәтле укучыларыбыз, кеше күп булган урыннарда битлек кияргә онытмагыз, бик мөһим эшләр булмаганда, җәмәгать урыннарында йөрмәгез, үзегезне саклагыз.