Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сакал йөртү — саваплы гамәл
2.08.2017

Сакал йөртү — саваплы гамәл

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйткән хәдисләрдә: «Утка табынучы мәҗүсиләрдән аерылыгыз, аларга охшамагыз, мыекларыгызны кыс­картыгыз, сакалларыгызны камилләштерегез», икенче риваятьтә: «… мыекларыгызны киметегез, сакалларыгызны калдырыгыз», өченчесендә: «Мөшрикләрдән аерылыгыз, аларга охшамагыз, мыекларыгызны кыскартыгыз, сакалларыгызны үз хәлләрендә калдырыгыз», дүртенчесендә: «… сакалларыгызны үстерегез, мыекларыгызны кыскартыгыз», һәм Мөслимнең риваятендә: «Мыекларыгызны кыскартыгыз, сакалларыгызны булдырыгыз, утка табынучы мәҗүсиләргә охшамагыз», — диелә.
Бу хәдисләрдән аңлашылганча Рәсү­лебез иң беренче безгә, гомумән, мөшрикләргә һәм утка табынучы мәҗүсиләргә охшамаска, алардан аерылырга куша. Чөнки утка табынучы мәҗүсиләр һәм күпчелек Һиндстан мөшрикләре сакалларын кырып, озын мыек үстерә торган булганнар. Ә Рим традициясендә бөтенләй сакалны да, мыекны да кырып ташлый торган булганнар. Һәм бу гадәт бүгенге көндә бөтен дөньяга таралды. Кызганыч, күп кенә мөселманнар да, хәтта 5 фарызын үтәүчеләр дә бу Рим мөшрикләреннән мирас булып калган гадәтне бик яратып калганнар. Бигрәк тә хатыннар, чөнки күп кенә мөселманнарга: “Нигә сакал үстермисең?” — дисәң, «Хатын кушмый», «Хатын өйдән куачак», — дигән җавапларны ишетәсең. Кызганыч, күп кенә мөселман гаиләләрендә матриархат чәчәк ата. Ләкин сүз аның хакында түгел.
Хәдистән мыекларны кисү, ягъни кыскарту тиешлеген аңлыйбыз. Без утка табынучы мәҗүсиләр һәм Һиндстан мөшрикләре кебек мыекларыбызны озын итеп үстермибез һәм антик Рим мөшрикләре шикелле бөтенләй кырып та атмыйбыз. Динебез мыек үстерү буенча уртача юлны алган, бөтенләй кырып та атмыйбыз, озын итеп үстермибез дә. Кызганыч, бу ике тыелган гадәт тә халкыбызда чәчәк ата, бигрәк тә беренчесе.
Хәдисләрдә иң күп очрый торган сүзләр «сакалларыгызны калдырыгыз», «сакалларыгызны үстерегез». Бу хәдисләрдә бөтенесе дә әмер ителә: мөшрикләрдән аерылу да, мыекларны кыскарту да, сакалны үстерү дә. Димәк, бу 3 гамәл бөтенесе дә безгә фарыз кылынды һәм шәригать кагыйдәләре буенча аларны үтәмәү хәрәм хөкеменә керә. Ягъни, сакалны кыру күпчелек галимнәрнең фикере буенча хәрәмгә керә. Беренчедән, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әмереннән чыгу, буйсынмау, тәкәбберлек. Икенчедән, кыяфәт белән мөшрикләргә, кяферләргә охшау шулай ук хәрәм. Өченчедән, хатын-кызга охшап кую шулай ук хәрәм гамәл.
Сакалны үстерү тиешлелегендә галимнәр арасында каршылыклар юк. Ләкин сакалны ни кыяфәттә үстерергә, аны кыскартырга ярыймы, юкмы? Монда инде ул галимнәр өч төрле фикердә: беренчеләре — иң каты караш­тагылары, иң таләпчәннәре. Алар сакалга бөтенләй кагылмаска дигән фикердә торалар, дәлил итеп хәдисләрнең кайберләрендәге «сакалларыгызны камилләштерегез», «сакалларыгызны үз хәлләрендә калдырыгыз» дигән сүзләрне китерәләр. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) куе сакал йөрткәнен вә сакалы арттан күренгәнен исбатлый торган хәдисләрдән алалар.
Икенчеләре шул хәдисләрне китергән Гомәр улының хаҗ кылганда сакалны учка алып, артып калган сакалын кискәнен дәлил итеп китерәләр. Бу фикер буенча: «Сакал үстерелергә тиеш, ләкин шул озынлыкка җиткәч, аны кыскартырга ярый» дигән фикердә торалар. Сакалның озынлыгы дүрт бармакның киңлегеннән артса, аны кыскарту рөхсәт ителә, һәм бу фикер буенча шулай ук, аннан да кимрәк кыскартырга ярамый.
Өченчеләре күпчелек хәдисләрдә килгән «сакалларыгызны калдырыгыз», «сакалларыгызны үстерегез» дигән сүзләргә таянып, ир-атның иягендә һәм яңакларында үскәнне гадәттәгечә сакал дип әйтеп булса, димәк, ул ир-ат бу хәдисләрдәге әмерне үтәгән булып чыга. Шуңа күрә алар исеме «сакал» дип әйтерлек булса, шуның кадәре кыскартуны рөхсәт итәләр. Бу фикер хуҗалары сакал мәсьәләсенә иң җиңел караучылар булып чыгалар. Ләкин бу фикерне яклаучылар да күп кенә ир-атларның берничә көн кырынмыйча йөргәннәрен барыбер сакал төшенчәсенә кертмиләр.
Ислам дине күпчелек мәсьәләләрдә уртаклыкны саклаганга күрә, бу мәсьәләдә дә шулай ук булырга тиеш, шуңа күрә икенче фикер иң дөресе булып чыга. Беренчедән, әле әйткән хәдисләрне китергән сәхабә нәкъ үзе шушы гамәлне кылган. Икенчедән, «Китап әһелләре» турында да онытмаска кирәк. Аларга да бит озын сакалларны үстерү фарыз кылынган. Шуңа күрә аларга охшап китмәс өчен сакалларыбыз аларныкыннан кыскарак булуы яхшырак, һәм кыскартылган мыеклар белән дә алардан аерылырга тиешбез.
Ни өчен татарларда кәҗә сакалы барлыкка килгән? Моның 3 сәбәбе бар. Беренчесе: генетика, ягъни нәселдән шулай килү. Кайбер татарларда сакал ияктә генә үсә. Һәм шуларның арасында хәзрәтләр дә әз булмаган. Икенче сәбәп: кайбер мөселманнар хәзрәтләрдә шундый сакалны күреп, үзләренең аңа охшарга тырышып, сакалларын кырып ата торган булганнар. Өченче сәбәбе шул булырга мөмкин: урысларга, попларга охшамас өчен сакалларын кыручылар булган. Шуңа күрә, әгәр табигый булмаганда яңакта үскән сакалны махсус кыру шулай ук хәрәм була. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.), хәтта чәч алу мәсьәләсендә дә бер җирен калдырып, икенче җирен кырып атуны (тәмам кыскартуны) тыйган булган, ә сакалга кагылганда, әгәр ир-атларда гадәттәгечә сакал үсә икән, аны кыру катгый рәвештә тыела. Шуңа күрә сакалны тулысынча кыру да хәрәм, өлешчә кыру да хәрәм. Бөтен сөйләгәннәремнән чыгып, барчабызга да нәсыйхәт бирәсем килә, болай да гөнаһларыбыз әз түгел, әле тагын сакалларыбызны кырып, утка керер өчен тагын бер сәбәпне булдырмыйк.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.