Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сайлаучыларга шартлар тудырыла
18.01.2018

Сайлаучыларга шартлар тудырыла

Сайлау турындагы канунга кертелгән үзгәрешләр, сайлауларга әзерлек турында Республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов түбәндәгеләрне сөйләде: “2018 елның 18 мартында узачак Россия Президентын сайлауларында Удмуртиядә яшәүчеләр илебезнең теләсә кайсы торак пунктында һәм хәтта чит илдә дә тавыш бирә алалар. Бу – кайда булсаң да, тавыш бирә аласың дигән сүз. Моның өчен яши торган урыныңнан каядыр китәсең икән, 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр шундагы территориаль сайлау комиссиясенә, 25 февральдән 16 мартка кадәр учас­ток сайлау комиссиясенә, сайлаучылар исемлегенә кертүне сорап, гариза язарга кирәк. Гаризаны Удмуртиядәге күп функцияле үзәкләр (МФЦ), Го­сус­луги порталы аша бирергә дә була.
18 мартта — сайлау көнне — 1205 сайлау учас­тогы эшләячәк. Башка сайлаулардан аермалы буларак, быел иҗтимагый күзәтү оештырылачак. Барлык территориаль участокларда, 485 участок комиссияләрендә видеокүзәтү алып барылачак. Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) бары тик Ижаудагы сайлау участокларында булачак”.