Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сайлаулар гадел үтәргә тиеш
1.03.2018

Сайлаулар гадел үтәргә тиеш

18 март – РФ Президентын сайлаулар көне

25 февральдә Ижауның “Металлург” мәдәният сараенда Удмуртиянең Иҗтимагый күзәтүчеләр корпусы форумы узды. Форумда төбәктәге төрле иҗтимагый оешма вәкилләре, студентлар — барлыгы 1000гә якын кеше катнашты.

18 мартта узачак Россия Президентын сайлауларда Удмуртиянең 1204 сайлау участогында иҗти­магый күзәтүчеләр тавыш бирүне күзәтәчәкләр. “Иҗтимагый күзә­түнең төп максаты — сайлау учас­токларында тавыш биргәндә гаделлек бозуларга юл куймау. Күзәтүче булып 18 яше тулган Россия гражданы булган һәркем катнаша ала. Моның өчен анкета тутыру зарур. Гаризалар электрон төрдә кабул ителә. Күзәтүчеләр 18 мартка кадәр махсус укытылачак. Алар гражданнар тавыш биргәндә, бюллетеньнәрне санаганда гамәлләрнең канунга туры килү-килмәвен тикшерәчәкләр. Моның яңалыгы – җәмәгать күзәтүчеләре бернинди сәяси партияләр һәм кандидатлар белән дә бәйле түгел”, — дип белдерде Россия Иҗтимагый палатасының Удмуртиядәге эшче төркеме җитәкчесе Рәшид Хөснетдинов.
Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Максим Григорьев безнең регионга үзенең бәясен бирде. “Россия буенча күп кенә шәһәрләрдә шушындый форумнар оештырыла. Сезнең регионда күзәтүчеләрнең күп булуы Удмуртиянең сайлауларга әзер булуын күрсәтә. Иҗтимагый палатага һәр сайлау комиссиясенә күзәтүчеләр билгеләү эше йөкләнгән. Безнең максат — Президент сайлауларының чиста һәм гадел, ачык узуына ирешү. Ил башлыгын сайлауларда күзәтүче булып катнашу гражданнарның тавыш бирү процессына һәм аның нәтиҗәләренә ышанычын һәм аның белән кызыксынуын арттырыр”, — дип билгеләп үтте ул.