Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сайлаулар алдыннан уйланулар
15.03.2018

Сайлаулар алдыннан уйланулар

18 март — Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көне

1 мартта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка чираттагы Юллама белән чыгыш ясады. Бер караганда, бу гадәттән тыш вакыйга түгел, ә һәр елны уза торган сәяси һәм икътисади вакыйга. Президент һәр елда халык алдында исәп-хисап тота һәм киләчәккә планнарны бил­гели.
Ләкин Президентның ил алдында гына түгел, ә бөтен дөнья алдында ясаган бу чыгышы башка еллардагыдан күпкә аерылып торды. Беренчедән, бу ел Президент сайлау елы һәм Владимир Путинның соңгы тапкыр Президентлыкка үз кандидатурасын тәкъдим итүе. Конституция буенча ул 2024 елда инде үз кандидатурасын Президентлыкка куя алмый.
Икенчедән, Президентның бу чыгышы киләсе 10 елга планнар буларак та яңгырады. Минем өчен, бу иң мөһиме. Ә бит илдә хәлләр ал да гөл түгел. Илдә 146 миллион кешедән 20 миллионнан артыгы (кайбер газеталар 23 млн. дип язалар) ярлылар. Үзен бөек ил дип исәпләүче дәүләт өчен бу хурлыклы сан. Елдан-ел илдә халык саны артмый, кими бара. Ил картая һәм бу да бөек дәүләтне бизәми. Елдан-ел авыллар саны кими, яшьләрнең авылда каласылары килми, чөнки эш юк. Бу исемлекне әле дәвам итәргә дә мөмкин булыр иде.
Ирексездән шундый сорау туа: ә ил җитәкчеләре бу проблемалар турында беләләрме икән? Владимир Путин чыгышыннан күренгәнчә, беләләр икән. Президент үзенең чыгышында үзе дә аларны санап күрсәтте һәм булачак Хөкүмәткә эленке-салынкы гына эшләмәскә, ә кискен үсеш программасын тәкъдим итәчәген әйтте.
Президент халык яшәеше өчен мөһим булган бер проблеманы да читләтеп үтмәде. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, сәламәтлек сак­лау һәм мәгариф, мәдәният һәм спорт һ.б. Аеруча хәтердә калган саннар: 2017 елда рекордлы 137 млн. тонна икмәк уңышы җыеп алынган (ләкин икмәк бәясе кимү сәбәпле, фермерлар зыян күрә), ил төзүчеләре елга 80 млн. кв метр күләмендә торак йортлар төзегәннәр, ә халык ихтыяҗларын тулы канәгатьләндерү өчен 120 млн. кв. метр төзергә кирәк. Бер елда 3 млн. гаилә фатир сатып ала, ә Президент планы буенча 5 млн. гаилә торак сатып алырга тиеш. Әлеге чыгышта саннар күп яңгырады. Ләкин мин ике проблемага аерым тукталып китәргә телим, чөнки аларны чишмичә илнең алга китешен дә, тыныч яшәвен дә тәэмин итү мөмкин түгел!
Беренчесе: илнең технология өлкәсендә алга киткән илләрдән артка калуы. Гади генә әйткәндә, “технология” — нинди дә булса детальне, товарны, продуктны эшләп чыгару ысуы.
Әгәр без Кытай сәнәгатенең чүп тартмасына әверелергә теләмибез икән, үзебездә дөньяның иң алдынгы технологияләрен кулланып, халык куллану товарлары һәм машиналар эшләп чыгара торган завод-фабрикалар төзергә тиешбез. Президент Владимир Путин нәкъ менә шуңа ишарә ясады да инде. Аның бу тәкъдимен, кем генә хупламас микән?
Икенчесе, илнең оборона куәтен әле моңа кадәр күрелмәгән югары биеклекләргә күтәрү.
Минемчә, бөтен ил халкы яңа хәрби техника турындагы хәбәрләрне зур шатлык белән кабул итте. Аеруча кызыклысы әле дөньяда тиңе булмаган лазер техникасы булды.Чөнки илдә бәхетле тормыш төзү өчен, беренче чиратта аның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк.
Шунсын да әйтеп үтү урынлы булыр дип уйлыйм: 1 марттагы Владимир Путин чыгышыннан соң телевизордан (”Время покажет”, “Место встречи” тапшырулары) нинди генә фикерләр ишетергә туры килмәде. Имеш, ракеталарны ипигә ягып ашап булмый – кораллану өчен акча сарыф итәргә кирәкми, башта илдәге социаль проблемаларны чишәргә кирәк, ракеталар аннан соң гына һ.б. Кызганычка каршы, бөтен проблемаларны чишеп бетергәч инде соң булуы бар. Ул вакытта илне НАТО “бүре”ләре канлы тешләре белән төрле кисәкләргә бүлгәләп кабып йотулары мөмкин. Рәсәй патшаларының берсе юкка гына түбәндәге акыллы сүзләрне әйтеп калдырмаган: “Рәсәйнең бары ике генә союзнигы бар: армия һәм хәрби диңгез флоты”. Бу — хак сүзләр.
Ә гади халык үзенең сүзен 18 март көнне бердәм булып сайлау участокларына килеп әйтер. Һәркем үзенең гражданлык бурычын намус белән үтәсен иде.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.

 

“Яңарыш” газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: «Бердәмлегебезне күрсәтик!»

Без дөньяның иң зур дәүләте булган күп милләтле һәм күп динле Россиядә яшибез. Безнең үзара бердәм һәм тату яшәвебез Россияне көчле дәүләт итте һәм бу озак еллардан бирле көнбатыш илләренә һичкенә дә тынгылык бирми. Алар җир шарына Россия турында төрле уйдырмалар таратып, аны сәяси яссылыктан гына түгел, хәтта мәдәният һәм спорт мәйданчыкларыннан да кысрыклап чыгарырга маташалар. Мисал итеп, Көньяк Кореяда узган олимпия уеннарын гына да китерү җитә. Илебезгә шундый һөҗүм барганда, без үзебезнең бердәмлегебезне тагын бер кат күрсәтергә, үз сүзебезне катгый итеп әйтергә тиешбез.
Кадерле милләттәшләр! Без барыбыз да төрле, карашларыбыз да, фикерләребез дә төрле булырга мөмкин. Әмма барыбызны да бер уй берләштерә: Ватаныбызның чәчәк атуын һәм матур, мул, тыныч тормышта яшәвебезне телибез. Бу бердәм омтылышыбыз сайлау көнне ачык чагылырга тиеш. 18 марттан соң илебез нинди юлдан китәчәк? Бу бездән тора. 18 мартта Россия Федерациясендә Президент сайлаулары була. Һәммәбез өчен дә бу — бик җаваплы көн. Чөнки илебезнең алдагы 6 еллык тормышы, яшәеше безгә бәйле. Россиянең данлы үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, бала-оныкларыбызның язмышы турында уйланыйк һәм барыбыз да сайлауларга барыйк!

Илсур Миңнемуллин (Татар иҗтимагый үзәге президенты):

“Сайлауларга барып, тавыш би­рү ул – гражданлык бурычы, бер­дәмлегебезне күрсәтү көне. Чөнки 18 мартта безнең илдә тавыш бирүләрнең ничек узуын бөтен дөнья күзәтәчәк. Алар көчебезне, бердәм булуыбызны күреп торсыннар. Ә аларның алга таба безнең илгә карашлары нинди булу Ил Башлыгы итеп кемне сайлавыбызга бәйле булачак. Сайлауларга барыйк һәм лаеклы кандидатка тавыш бирик!”

Фәрит Халитов (УР Дәүләт Советы депутаты):

“18 март көнне Россия халкы Ил Башлыгын сайлаячак. Сайлауларда катнашу, иң лаеклы кандидатка тавыш бирү – һәрберебезнең төп бурычы. Үз язмышыбызга, ил язмышына битараф булмыйк. Киләсе алты елда илебезнең социаль-икътисади тотрыклылыгын ныгытучы, абруен күтәрүче көчле җитәкчене сайлыйк!”

Илсөя Мөхәммәтшина (эшмәкәр):

“Сайлауга барырга кирәк. Бу фикер безнең буынның канына сеңгән. 18 мартта киләчәгебез, балаларның, оныкларның язмышы хәл ителә бит. Шуңа күрә барлык милләттәшләребезне дә — олысын, кечесен – битараф булмаска чакырам”.