Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сайлауда республика халкының бердәмлеге чагылды
22.03.2018

Сайлауда республика халкының бердәмлеге чагылды

Ниһаять, илебезнең язмышы хәл ителгән 18нче март артта калды. Ил Башлыгы итеп киләсе алты елга Владимир Путин сайланды. Россия буенча ул 76,6% тавыш җыйды. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгъ­лүматларына караганда, Удмуртиядә Россия Президенты өчен тавыш бирү оешкан төстә узды.
Сайлаучылар көннең беренче яртысында зур активлык күрсәттеләр. Респуб­ликада тавыш бирергә тиешле барлык сайлаучыларның 63,26%ы бу көнне үз фикерен белдергән. Шуларның 76,23 проценты (571623 кеше) – Владимир Путинга (2012 елда бу күрсәткеч 65,75% булган), 11,33%ы (84981 сайлаучы) – Павел Грудининга, 6,78%ы (50859 кеше) – Владимир Жириновскийга, 1,54%ы (11518 сайлаучы) Ксения Собчакка тавыш биргән. Республика Башлыгы әлеге нәтиҗәләрне «яхшы» дип бәяләде. “Россия граж­данины буларак, минем өчен Президент сайлаулары мөһим чара. Владимир Путин башлаган үзгәрешләрне киләчәктә дә дәвам итү мөмкинлеге булуына, без Удмуртиядә башлаган эшләрнең яклау табачагына һәм дәвам ителәчәгенә чиксез шатмын”, — диде Александр Бречалов. Җитәкче сүзләре буенча, республикада сайлаулар чиста һәм ачык узган. Бу көнне 16 шикаять кабул ителгән, тикшерү барышында сайлау законнары бозылмавы ачык­ланган. Шулай ук республика тарихында беренче тапкыр быел сайлау вакытында иҗтимагый күзәтүчеләр үзәге булдырылды. Сайлау участокларында алты меңнән артык иҗтимагый күзәтүче эшләде. Республика Башлыгы әлеге үзәкнең эшчәнлеген гаять мөһим һәм җитди адым дип билгеләп, киләчәктә дә бу алымның кулланылачагы турында искәртеп үтте.
Бу көнне Президент сайлаулары белән беррәттән Ижау шәһәрендә беренче чиратта төзекләндерелергә тиеш территорияләрне сайлау буенча тавыш бирү мөмкинлеге бар иде. Әлеге сайлауда 141888 кеше тавыш биргән. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, урыннар түбәндәгечә бүленде:
1. Үзәк мәйдан – 52 546 тавыш.
2. Ижау сусаклагычының яр буе – 47 497 тавыш.
3. Киров исемендәге парк территориясе – 40 928 тавыш.
4. Ворошилов урамында парк зонасы (Устинов районы) – 32 653 тавыш.
5. Коралчы Драгунов урамында парк (Ленин районы) — 28 702 тавыш.
6. Каенлык (Кәҗә паркы) – 28 195 тавыш.
7. «Заречный» скверы (Телегин урамы, 54а Ленин районы) – 26 597 тавыш.
8. Союзная урамында Тишино паркы (Устинов районы) – 24 254 тавыш.
9. Калашников исемендәге сквер (Октябрь районы) – 17 141 тавыш.
10. Бабушкин урамындагы урман зонасы (Индустриаль район) – 16 996 тавыш.
11. 9 Января урамы, №163нчы йорт яны скверы (Индустриаль район) – 16 160 тавыш.
12. 9нчы балалар сәнгать мәктәбе һәм 31нче гомуми белем бирү мәктәбе арасындагы сквер (Первомай районы) — 15 078 тавыш.
13. Пушкинская урамындагы 158 йорт һәм Коммунаров урамындагы 191а йортлары арасындагы сквер – 13 799 тавыш.

Әлеге исемлектәге 13 территория дә “2018-2022 елларда “Ижау шәһәре” муниципаль берәмлек территориясен заманча формалаштыру” программасына кертелде.