Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Садриев Хафазны котлыйбыз!
24.07.2014

Садриев Хафазны котлыйбыз!

Сарапул районы, Елькино поселогы. 28 июльдә Хафаз Тәкый улы Садриевка 86 яшь тула.

Әтиебез тумышы белән Янаул районы Хмелевка авылыннан. Балачагы авыр тормыш юлларына туры килә, ятимлек ачысын кичерә. 5 ел хезмәт итеп кайтканнан соң, күрше авылның иң чибәр кызына өйләнеп, 58 ел бергә яшиләр. Бүгенге көндә 5 бала үстереп, ун оныгы, ун оныкчыгы бар. Кадерлебез! Сине чын күңелдән барыбыз да бергә җыелып туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа сәламәтлек, тыныч гомер телибез. Син безнең өчен, тормышыбызда иң әһәмиятле зат. Без барыбыз да, бүгенге көндә кемнәр генә булмыйк, башлангычыбыз белән, гомеребез, белемебез, тәрбиябез белән әти-әниләргә бурычлы. Әткәй-әнкәй иң зур ихтирамга лаек, иң олы хөрмәткә ия кешеләр, без аны бервакытта да истән чыгармыйбыз. Күңелебездә сезгә рәхмәт хисен йөртсәк безнең юллар һәрвакыт уңар, шул хис безне әткәй-әнкәй догасы кебек һәрчак яклап йөртер. Әтиебез безнең гамәлләргә куанып тыныч картлыгын каршы алырга лаеклы кеше.
Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син һәрвакыт
Кирәклесең бүген дә.
Олы синең биргән киңәшләрең
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын
Синең үтәсе гомер юлларың.
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зинира, кызларың Венера, Курганнан кызың Хафизә-Саша, Хәмдия-Илгиз, улың Рәиф-Гүзәлия, Роза, оныкларың, барлык туганнарың.