Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сагышларны таратты Ижау-Курган арасы
18.07.2018

Сагышларны таратты Ижау-Курган арасы

14 июльдә Курган өлкәсенең Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Илкүләм авыл Сабан туен күрергә Курган өлкәсенең төрле районнарыннан һәм авылларыннан, Россиянең 20 гә якын төбәгеннән кунаклар җыелды (шул исәптән Удмуртиянең Сарапул шәһәреннән һәм Кияс районныннан 12 кешелек делегация катнашты). Бәйрәм Курган өлкәсе хакимияте, Курган өлкәсенең Әлмән районы хакимияте, Курган өлкәсе татарлары конгрессы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Кукмара районы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды. Бөтенроссия авыл Сабан туе беренче тапкыр Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында уздырылды. 2011 елда Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында, 2012 елда Чиләбе өлкәсенең Красноармейск районы Дубравка бистәсендә, 2013 елда Пермь краеның Барда район үзәгендә, 2014 елда Волгоград өлкәсенең Светлояр районы Кече Чупурники авылында, 2015 елда Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында бәйрәм ителде. 2016 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә узды. 2017 елда авыл Сабан туен Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы кабул итте. Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Самара өлкәсенең Камышлы районында узачак.

Самогон, Илизаров аппаратлары, Курган

Кайдадыр ерак юлга чыксаң, иң беренче табигатькә, юлларга игътибар итәсең. Ижаудан Курган өлкәсенә кадәр мең чакрымга якын. Уфа шәһәрен үткәннән соң, борма-борма юллар, биек таулар, куе урманнар, бик күп елга — күлләр үзенә җәлеп итә. Шунысы кызык, Көньяк Уралның М5 трассасында йөз метр саен диярлек, Златоуст, Сатка, Бакал, Усть-Катав, Аша шәһәрләре янында — юл буенда — самавырлар, савыт-саба, самогон аппаратлары саталар. Тутыкмый, күгәрми торган савыт-саба, әллә каян ялтырап, юлчыларны үзләренә чакырып тора. Сатучылар әйтүенчә, иң үтә торганы — самогон аппаратлары. 3 -25 литрлы аппаратларның хакы 12 мең сумга кадәр җитә. Әлеге аппаратларны Аша металлург заводында, Усть-Катав шәһәрендәге шәхси эшмәкәрләр җитештерә икән. Аппаратларны төньякта яшәүчеләр суны чистартучы дистиллятор итеп файдалану өчен дә алалар икән. Курган дигәч, әлбәттә, күңелгә Илизаров аппараты төшенчәсе килә. Гавриил Илизаров чрескостный остеосинтез алымы белән сөякләрне җыю методын уйлап табучы. Бүгенге көндә әлеге аппаратны 60 илдә кулланалар һәм ул бик күпләргә аякка басарга, яңадан сәламәт яшәү рәвешенә кайтырга булыша. Курган өлкәсе Көнбатыш Себернең көньяк-көнбатышында, Тубыл елгасының янында урнашкан. Курган сүзе каберлекләр дигән атамадан чыккан. Юлда барганда күзгә ташланган авыллар, шәһәрләр — Россиянең һәрбер төбәгенә хас. Әйтергә кирәк, байлыгы, төзеклеге белән күзгә ташланып тормый. Биредә яшәүчеләр белән аралашканда, алар эш юклыгыннан зарланып, яшьләрнең Чиләбе, Екатеринбург кебек зуррак шәһәрләргә китеп урнашуларын җиткерделәр.

Тарихи як

Синең белән бер мәрҗәнгә
Тезелгән бит милләтем.
Тонкачев, шагыйрь Юлаев
Кормаши, шагыйрь Макс Гатау
Күтәрделәр шөһрәтең!

Курган өлкәсендә 22 мең татар — алар Әлмән, Аманкүл, Бишнәк, Өчкүл, Туз авыл, Алакүл авылларында яшиләр. Кайчандыр гөрләп торган татар авылы булган Әлмән үзе инде урыслашкан. Элек Әлмәндә зур татар мәктәбе булган, татарча газета чыгарылган, фольклор ансамбльләре эшләп торган, кызганыч, аларның хәзер берсе дә юк икән. Революциягә хәтле Әлмәндә ике мәчет һәм өч йөз шәкерт укыган зур мәдрәсә булган. Таныл­ган дин галиме, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов та Себердән килеп, Әлмән мәдрәсәсендә дүрт ел белем алган, чөнки аның әнисе шушы авылныкы булган. Шулай ук бу авылда милләтебезнең танылган шәхесләре аталы-уллы Ибраһим һәм Фазыл Тонкачевлар яшәгән, алар татарларны яклап Мәскәүдә төрле чараларда катнашканнар, Төркия һәм Бохарада илчелек хезмәтләрен башкарганнар. Нәкъ менә аларны авылга нигез салган дип исәплиләр. 16 гасырда күчереп язылган иң борынгы кулъязма Коръән Әлмән авылында табылган. Татар каллиграфларыннан танылган зат — Габденнасыйр бине Сабит бине Сәфәргали әл-Эчкени әл-Әлмәни дә биредә туган (1746-1841). Аның язмаларыннан күренгәнчә, әл-Әлмәни 223 том китап күчереп язган. Аларның кайберләре бүген дә Әлмән музеенда саклана. Эчкен (Юлдус) һәм Әлмән авылы татарлары бер тамырдан — шушы Эчкеннән чыккан. Тарихтан билгеле булганча, 1586 елны Эчкеннән Әлмән-күл якларына 12 нәсел барып урнаша, шуңа күрә Әлмән районының бүгенге гербында яшел кырга 12 алтын башак һәм чабып барган ат рәсеме төшерелгән.Татар шагыйре Әхмәт Кормаши үзенең атаклы «Таһир-Зөһрә» кыйссасын шушы якларда язуы да билгеле.

Ярамир, утарлар, Башкортстан көрәшчеләре

Беренче көнне Курган өлкәсенең Чүмләк авылында “Курган олимпия резервы училищесы”ның кунакханә комплексы янында корылган сәхнәдә Татарстанның иң яхшы коллективлары һәм йолдызлары катнашында зур концерт узды. Бәйрәм чарасын «Казан» бию ансамбле ачып җибәрде һәм алга таба да бу коллективның чыгышлары концертның төп бизәге булды. Без тамашачылар Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Резедә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Николай Коновалов, талантлы музыкант-виртуоз, Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Габдинов, Фәридә-Алсу, яшь талантлы җырчы Рөстәм Насыйбуллин, гармунчылар Наил Сәгъдиев һәм Булат Хисмәтов, халык җырларын үзенчәлекле башкаручы Сиринә Зәйнетдинова чыгышларын бик җылы кабул иттек. Бүгенге көндә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә белем алучы, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында солист булып эшләүче Ярамир Низаметдинов шушы яклардан. Ул Курган өлкәсе Шадрин районы Юлдус авылында туып үскән, Юлдус урта мәктәбен, Шадрин дәүләт педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт бүлеген тәмамлаган. Сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң Ярамир белән аралаш­тым. Аның шатлыгы эченә сыймый. “Туган ягымда Татарстанның талантлы артистлары чыгыш ясавы минем өчен зур шатлык. Шушы якта туып — үсүем белән бик горурланам. Әйе, безнең якны хәерче, диләр. Ләкин аның табигате матур, кешеләре хөрмәткә лаек, биредәге татарлар киң күңелле һәм ачык булулары белән аерылып тора. Мин Курган татарлары турында шигырь дә яздым. Безнең як табигате нинди бай булса, халкының күңеле дә шундый», — диде ул.
Сабан туе ачылышында беренче булып кунакларны Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин сәламләде. Ул Курганның авыл хуҗалыгы өлкәсе булуын искәртте, бу бәйрәмнең өлкә өчен якын булуын аның төрле халыкларның үзара аралашуы, бер-берсен өйрәнүе өчен мөмкинлек булуын билгеләп үтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсе татар конгрессы рәисе Марат Юнысовка «Форд-транзит» микроавтобусы ачкычы тапшырды. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыены — Корылтае рәисе урынбасары Юмабикә Ильясова кунакларга изге теләкләрен җиткерде.
Кунаклар өчен милли утарлар күргәзмәләре, азык-төлек ярминкәләре, җәмәгать туклану пунктлары эшләп торды. Сабантуй мәйданында урнаштырыл­ган иң беренче һәм иң зур утар Татарстанның Кукмара районыныкы иде. Татарстан республикасының алдынгы районнарыннан берсе булган бу муниципаль берәмлек Татарстанны Россиякүләм авыл сабан туенда беренче тапкыр гына тәкъдим итми. Кукмарадан Курган өлкәсенә 210 кеше килгән. Әлеге утар көн буена үзенең күргәзмәләре, артистлар чыгышы белән кунакларның күңелен күрде. Татарстаннан тыш, үз утарларын Башкортстан Республикасы, Урал арты төбәге, Курган өлкәсенең төрле районнары булдырган иде. Башкорт­стан республикасының утарын кызыксынып карадым. Кара бәрхеттән тегелгән, алтыннар белән чигелгән, затлы тиреләр элгән тирмә, ялт-йолт килеп торган милли киемнәр, төлке бүрекләр кигән егет-кызлар ерактан ук үзләренә җәлеп ител тора.

Һәркайсы биредә үз традицияләрен, гореф-гадәтләрен тәкъдим итте, мили аш-суларын авыз иттерде, кунакларга истәлеккә сувенирлар һәм халык кул эшләнмәләрен тәкъдим итте. Сабантуйның ин мавыктыргыч ярышлары, әлбәттә, көрәш белән ат чабышы. Әлеге ярышларны Курган өлкәсе губернаторы Андрей Кокорин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады. Ат чабышында беренчелекне Воронеждан Юрий Карташовның «Покой» кушаматлы аты яулады. Җиңүчегә Курган өлкәсе губернаторыннан «Шевроле-Нива» автомобиле тапшырылды. Көрәш ярышын исә халык көне буе тамаша кылды. Көрәш бик кызу барды. Ара-тирә хөкемдарларны эт урынына сүгеп ташлаучы көрәшчеләр дә булды. Барлык категорияләрдә дә беренчелекне Башкортстан көрәшчеләре яулады. 70 кг категориясендә җиңүче Рушан Ильясов булды, 80 кг арасында шулай ук Башкортстан егете Зөлкарнаев Артур җиңде, 90 кг беренчелек Айгиз Зәйнетдиновта, 100 кг – Рөстәм Исламов. 120 кг категориясендә Рәдиф Акчуринга тиңнәр булмады. Абсолют батыр исеменә һәм тәкәгә ул лаек булды. Татарстан Президенты бүләге Лада Гранта машинасы исә төрле категориядә батыр калучылар арасында җирәбә буенча билгеләнде. Автомобильнең бәхетле иясе — Рушан Ильясов булды.Төп сәхнәдә исә Татарстан, Башкортстан, Урал арты коллективлары катнашында зур концерт оештырылды.
Удмуртиядән барган Сарапул шәһәре татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев: “Мондый Сабантуйда беренче катнашуым. Бик ошады, ләкин менә спорт ярышларының төрләре аз иде. Сарапул шәһәреннән армрестлинг буенча спорт мастерына кандидат булган егетебез Ринат Нәбиев барды. Гер күтәрү, армрестлинг кебек ярышлар бөтенләй программада юк. Ә бит, яшьләрне күбрәк шундый спорт төрләре кызыктыра”, — дип, үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Бөтенроссия авыл Сабан туенда икенче тапкыр катнашуым. Оренбург өлкәсе Каргалы авылында булырга туры килгән иде инде. Чагыштырга җыенмыйм, инде урыслашып барган бу авылларда россиякүләм милли бәйрәмебез үткәч, үзе бер шатлык. Мәкаләмнең исемендә Сабантуй концертында катнашкан талантлы җырчы Рөстәм Насыйбуллин җырының сүзләреннән алдым. Удмуртиядән барган делегация әгъзалары үзләре өчен бик күп яңалыклар ачты, бу җирләрнең сәнәгате белән танышты. Әйе, хәзер бик күпләр бу якларның географиясен, чәчелеп яшәгән халкыбызның тарихын, географиясен беләчәкләр. Ә шушы тарихыбызны, телебезне саклауны төрле юллар белән гамәлгә куючы — Татарстан республикасы!
Курган өлкәсенә IX Бөтенроссия авыл Сабан туена баруны транспорт белән тәэмин иткән Сарапул шәһәре Электрогенераторлары заводы директоры Сергей Мусиновка, “ЭГЗ-Авто” директоры Илһам Фәрраховка Удмуртия татарларының милли-мәдәни автомиясе, Сарапул шәһәре татар иҗтимагый үзәге, Кияс районы татар мәдәнияте үзәге зур рәхмәт белдерә.

Рәфилә Рәсүлева.