Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Сагынып искә алабыз
11.04.2018

Сагынып искә алабыз

Яз җитүгә, дөньядагы тереклек уяна. Ямьле яз айларында кемдер килә, кемдер мәңгелеккә китә. Рәсимә апаның да безнең арадан китүенә бер ел тулды. Бик сагынып искә алабыз. Ансамблебез ятим калган кебек булды.
Рәсимә апабыз көләч йөзле, шат күңелле, юмарт иде. Мич ашлары пешереп, табын ясап, ансамбльне өенә репетициягә чакыра иде. Концерт программасын төрле вакыйгаларга багышлап, күңелле итеп төзи иде. Рәсимә апаның тормыш иптәше Сәях абый да гел безнең арабызда булды. Рәсимә апа аны бик тәрбияләп, соңгы юлга озатты.
Кызганычка каршы, мин ансамбльгә соңрак килдем. Кайгылы вакытым иде, редакциядән Рәсимә апаның телефонын сорап алдым. (Ярый әле ”Яңарышы”ыбыз бар. Ул очраштыра, таныштыра). Рәсимә апа мине репетициягә чакырды. Менә шулай итеп, мин дә “Бәхет” ансамбленә кереп киттем. Ансамбльдә туганнар кебек бер-беребезгә таяныч булып яшибез. Рәсимә апаның эшен Рәфилә дәвам итә. Ул олы яшьтә булуыбызга карамастан, безгә хөрмәт белән карый, яшәү дәрте өсти.
“Бәхет” ансамбле гомерле булсын. Безгә алмашка яшьләрнең килүләрен телибез. Ә концертларда яңгыраган җырлар Рәсимә апа рухына дога булып ирешсен иде.

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре.