Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


27.09.2018

Сагыну

Сагыну… Туган якны, авылны, туган йортны, туганнарыңны, яраткан эшеңне, сөйгән ярыңны сагыну бик авыр диеп уйлый идем мин. Әле бу сагыну булмаган икән. Үзәкләремә кадәр төшеп сагынуларым алда булган икән әле. Авылны сагынсаң, кайтып күрәсең, туганнарыңны сагынсаң, исәннәре белән кайтып күрешәсең. Ә менә әти-әнине югалткач, өзелепләр сагынсаң да, күрешүләр бүтән юк икән. Әнкәемне мәңгелеккә югалт­кач, аның вафатыннан соң башта ышанмыйча гел кайтып керер, кунакка килер, телефоннан шалтыратыр кебек тоела иде. Я булмаса, үзем дә аның юклыгын онытып, телефон төймәләреннән номерын җыеп, хәлләрен сорыйсы килүләр еш булды. Хәтта берсендә бикле өйнең телефонына шалтыратып озак итеп чакыртып та тордым. Трубканы алучы гына булмады. Менә шуннан соң гына чыннан да әнкәемнең юклыгына ышана башладым. Чөнки исән чагында бер тапкыр да телефонны алмый калмый: “Тыштан ишетеп йөгереп кердем, синдер диеп уйлаган идем аны”, — дия иде.
Вафатына өч ел була. Салкын туфрак суыта диләр. Юк икән. Киресенчә, еллар узган саен тагын да ныграк өзелеп сагынам мин аны. Сагынам, бик сагынам мин әнкәемне. Аның һәр хәрәкәте, эше, сүзләре, сөйләшүләре күз алдымнан китми. Зәңгәр чәчәкле халатын киеп, башына яулыгын чөеп бәйләр иде дә иртә таңнан кичкә кадәр эшенең күплегенә хәйран калып йөгерер иде дә, йөгерер иде. Кая гына барып тотынсам да, нинди генә эш эшләсәм дә, утырып торсам да, ятып торсам да әнкәй гел минем уемда. Янымда басып торадыр кебек тоела миңа. Сөйләшкәндә дә җөмләм: “Әнкәй әйткәндәй…” – диеп башлана.
Мин әнкәйнең ап-ак итеп ишегалдын тутырып юган керләрен сагынам. Аның күпереп торган ак күмәчләрен, тәмле коймакларын, өчпочмак-бәлешләрен, токмачлы тавык ашын, зур итеп пешерә торган кош телен сагынам. Боларны мин үзем дә пешерәм, ләкин әнкәемнекенә җитәме соң?
Мин аның абзардан яңа сауган ап-ак парлары бөркеп торучы тулы чиләкле сөтне күтәреп чыгуын, шунда ук безгә сөзеп биреп, үзе пешергән ипи белән тын да алмый шул сөтне эчеп бетерүемне, ак мыек кебек сызылган ирен өстендәге сөтне ялап алуымны сагынам.
Мин әнкәйнең кызу мунчасын, мәтрүшкәле каен пиннеген, төрле үләннәр салып пешерелгән таздагы суларын сагынам. Пиннекне аеруча тәмле пешерә иде ул. “Авырмагыз. Сез авырсагыз миңа бик авыр”, – дип, бал белән тәннәребезне сылый иде. Күз карасы кебек саклап үстерде ул безне.
Мин әнкәемнең ишегалдын сагынам. Андагы тавык-чебеш, үрдәк-каз аларның сары бәбкәләре әнкәемнең олы куанычлары иде. Бик яратты ул шундый вак мал асрарга. Ишегалды яшел бәбкә үлән иде. Бакчасы тулы күз явын алырдай чәчәкләр кар яуганчыга кадәр шау чәчәктә утырды.
Мин әнкәемнең без капкадан кайтып кергәч онлы кулларын билендәге алъяпкычына сөртә-сөртә кочып алуын сагынам. Аның кечкенә генә, ябык гәүдәсен, зәңгәр күзләрен сагынам. Менә хәзер дә ишектән йөгереп килеп чыгар да: “Кайттыгызмы, бәбекәйләрем”, — диеп үбеп алыр кебек.
Юк… Юк шул инде. Болар барысы да сагынып сөйләргә генә калды. Туган өемдә мине хәзер беркем көтми. Әти-әни яшәгән йорт безнең өчен ишекләрен күптән япты.
Әнкәем белән бергә бөтен матур вакытлар да китеп барды. Бары тик сагынып кына яшисе калды. Бу кадәр сагыну дигән сынау­ны Ходай безгә нигә иртә бирде икән? Яраткан бәндәмә гел сынау җибәрермен дигән ул. Сынасын әйдә. Ә безгә сагынсак та, сабыр булырга, әнкәем тыныч йокласын өчен түзем булырга кирәк.

Чулпан Нурмөхәммәтова, Әгерҗе-Көчек.