Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


4.04.2018

Сагынам

Конкурс! «Мин пионер булдым»

Минем пионер елларым сугыш елларына, сугыштан соңгы елларга туры килде. Шунлыктан пионер елларында истә калырлык зур вакыйгалар булмады. Чөнки ул елларда муенга тагарга кызыл галстук та юк иде. Әле ярый әни каяндыр кызыл тукыма табып, галстук тегеп бирде. Сайлау вакытында иптәш кыз белән һәр сайлаучыны сәламләп, салют биреп торуыбыз истә калган.
Минем пионер елларым 10нчы сыйныфны тәмамлап, белем алып мәктәпкә эшкә кайткач дәвам итте. Яңа Ашап мәктәбенә татар теле укытучысы итеп билгеләделәр. Ә эшли башлагач, мәктәп директоры миңа өстәмә эш итеп пионервожатый вазифасын бирде. Мин бу эшне бик ярата идем, тиз арада балаларны бер дружинага туплап, сайлаулар үткәрдем. Дружина һәм отряд советы председательләре сайладык. Сентябрь аенда “Аҗаган” уены оештырдык. Аның өчен пионерлар ике отрядка бүленеп, төрле билгеләр аша сорауларга җавап табып, төрле сынауларны үтеп, учак ягу урынында очраша иделәр. Кайсы отряд алдан килә, шул отряд учакны ягып, үзенең нәрсәләр эшләгәннәре турында сөйлиләр иде. Соңыннан учакта бәрәңге пешереп, уйнап-көлеп, җырлап, көн озынына рәхәтләнеп ял итә идек. Бу уен балаларга бик нык ошый иде.
Икенче уку елында Сараш авылындагы балалар йортына тәрбияче итеп билгеләделәр. Биредә дә мин пионерлар белән эшләдем. Җәй көне төрле шәһәрләргә экскурсиягә йөрдек. Мәсәлән, Воткинск сусак­лагычын карарга, яңа, яшь шәһәр Чайковский белән танышырга, ә Пермьгә Табигатьне саклау музеена, зоопаркка, шәһәрнең истәлекле урыннарын карарга бардык. Тол елгасында су кереп, балык тотып, шулпа пешереп ял итә идек. Башка балалар йортлары белән аралашып яшәдек. Кунакларны тантаналы дружина линейкасы ясап, салют биреп каршы алдык. Аннан бәйрәмнәр авыл клубында дәвам итә иде. Пионерлар кунакларны, авыл халкын байраклар, быргы-барабаннар белән матур шигырьләр сөйләп сәламли иделәр. Авыл халкы безне аягүрә торып каршы алды, алкышлап озатты. Уку елы дәвамында концертлар белән башка авылларга, район үзәгенә бара идек. Шулай итеп минем пионерда булу елларым 30 яшькә кадәр дәвам итте. Мин бу елларны сагынып искә алам. Балалар белән эшләү бик җиңел түгел иде, шулай да алар белән уйнап, биеп, җырлап үткән гомерем нык истә калган.

Гадилә Харисова, Ижау шәһәре.