Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Сабыр холык – үзе бәхет
21.02.2019

Сабыр холык – үзе бәхет

Башкортстанда туып- үсеп, Ижауда гомер кичерүчеләр шактый. Башкортстан… Мәгърур Урал таулары итәгеннән ургылып чыккан саф сулы чишмәләр, куе урманнар, иксез-чиксез киңлекләр… Табигатьнең искиткеч матурлыгы шушы җирдә туып-үскәннәргә матурлык, сабырлык, тыйнаклылык кебек сыйфатлар биргәндер. Бүгенге героем нәкъ шундый. Нинди генә авырлыклар килсә дә, аны язмыш сынавы дип кабул итеп, туганлык, кешеләргә ярдәм итү хисләре белән яши Зимфира ханым. Бианасын, ирен хөрмәт итеп яшәве улы Салаватка да күчкән, әнисе өчен өзелеп тора. Зимфира ханым үзе бик тыйнак, оялчан, мин килеп кергәч тә югалып калды. Аның язмышы башкалардан аерылып тормый шикелле, ләкин…

Зимфира ханым Ишембай районының Әрмәтрәхим авылында ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. “Әниләр гади колхозчы иде, эш эшләп, бер-беребезгә ярдәм итешеп, дөнья көтеп үстек, чөнки безнең яшь аермасы ике генә яшь. Әни миңа: “Син әтиеңнең әнисенә, ягъни әбиеңә охшагансың, аның кебек киң күңелле, мул куллы”, — дип еш әйтә иде. Әтиебезнең холкы йомшак булса, әни киресенчә таләпчән иде. Әле дә исемдә өерелеп барыбыз да сәкедә уйныйбыз, сугышабыз, әни әтигә: “Тый әле шуларны”, — ди. Әти безнең өскә юрган яба да тастымал белән суга… Әни бик матур җырлый, әти гармунда уйный иде. Гомумән, безнең нәселдә барысы да диярлек гармунда уйный. Авылда 360 йорт, авыл халкының күбесе кыяр үстерде. Ә тормыш иптәшем Маратның туган авылы Алмалыда көнбагыш үстерәләр иде. Авылда белем алгач, Ишембайга китеп, анда кичке мәктәптә сатучы һөнәренә укыдым. Биредә тормыш иптәшем белән таныштык. Агымдагы елда Ижауга күчеп килгәнебезгә кырык биш ел тула, 31 мартта бергә торубызга да — 45 ел. Марат нефтьче, мин сатучы булып эшләдем, улыбыз Салават туды. Ул тугач, бианам безгә күчеп килде. Егерме биш ел бергә яшәдек. Эшчән булды, тик тормады, ул бәйләгән оекбашлар бөтен нәселгә җитте. Ул булгач, Салават белән дә мәшәкать булмады. Гомер буе авылдан чыкмаган бианабызны Салават рус теленә, пенсия алыр өчен имза куярга өйрәтә иде. Сагына иде туган якларны, берникадәр вакыт самолет (ул чакта бары тик һава юлы белән генә кайтып була иде) белән кайтып, бәрәңге утыртып та йөрде, сагынуны басар өчен бер эш булгандыр инде ул. Матур итеп яшәп, 91 яшендә дөнья куйды. Ныклы терәк булды безгә.
Мин 57 яшькә кадәр хезмәт куйдым. Беркайчан да авырмаган, көчле тормыш иптәшемә 1993 елда беренче инфаркт булды. Бергәләшеп, балалар тырышлыгы белән, тәрбияләп аякка бастырдык. Аннан соң инфаркт тагын берничә тапкыр кабатланды. Коръәндә: “Иң беренче Аллаһы Тәгалә, икенче ир”, — дип язылган бит. Бергә булганда, нинди генә авырлыклар туса да, җиңеп чыгып була. Дуслар, туганнар, улым Салават, киленем Гөлнара, оныгым Равил, кодагыем Фәнисә белән бер йодрык булып яшибез. Мәчеттә Тәгъзимә, Фәүзия, Әнисә апалардан Ислам дине нигезләрен өйрәндем. Кечкенә чакта әбиләрнең җыелышып мөнәҗәт әйткәннәре исемдә. Без бала-чага булгач, көлеп кенә карый идек. Әнә шул мөнәҗәтләр хәзер исемә төшә. Мәүлид айларында җыелышып мөнәҗәтләр әйтәбез. Шулай сабырлык белән әкрен генә яшәп ятабыз…”
Әйе, хатын-кызлар белә: авыру ирне карау, тәрбияләү чирле бала караганнан да авыррак. Кайгы-хәсрәт беребезне дә аямый, беркемнең дә сандыгы буш түгел. Һәрвакытта да, төн белән көн алышынган сыман, авырлык артыннан җиңеллек килә, бары тик сабырлык белән үткәреп җибәреп, күңел күгеңә кояш чыгуын көтеп ала белергә, иң мөһиме — рухыңны сындырмаска кирәк. Авырлыкларны күп күргән кеше рухи яктан чыныга, башкаларга ярдәм кулы сузарга сәләтле була. Ә Зимфира ханым — әлеге сүзләремнең үрнәге.

Рәфилә Рәсүлева.